+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 сентябрь 2021, 07:20

Илгиз Закиров Таныпта батып үлә язган

Бу хакта күренекле композитор, искиткеч моңлы җырлар авторы үзе менә ниләр сөйләгән.

Илгиз Закиров Таныпта батып үлә язган
Илгиз Закиров Таныпта батып үлә язган
"Матбугат.ру" җырчыдан Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән бүлешүне сораган. Ул түбәндәгеләр белән уртаклашкан:

- Хәния белән матур итеп эшләп йөрдек, бергәләп бик күп концертлар куйдык. Без бармаган татарлар яши торган бер төбәк тә калмагандыр, мөгаен. Берсендә Хәниянең туган ягы Тәтешлегә Сабантуйга кайттык. Шунда ул беренче тапкыр минем Әнгам Атнабаев шигыренә иҗат иткән «Танып буе - әрәмә» дигән җырымны башкарды. Бу җырның презентациясе булды инде ул.

Сабантуйлар матур гына үтте. Көн эссе, мәйданнан ерак түгел шул җырдагы Танып елгасы ага. Аны-моны уйлап тормадым, яр буена бардым да суга сикердем. Куырып алмасынмы, малай! Чишмә суы кебек салкын! Көчкә кире йөзеп чыккан идем шул вакытта. Мин бит Сөн буйларында туып-үскән егет. Безнең якларда су тиз җылына, июнь башларында ук су коена башлый идек. Ә Танып Пермь якларыннан ук агып килүче салкын сулы тау елгасы икән. Мин аны каян белим инде. Хәния әлеге җырны җырлаган саен шул су кергәнем искә төшә торган иде.

«Кышкы чия» җырының тарихын да сөйләп үтим әле. Минем Уфа якларында йөргән вакытым. Шунда Виниса Фәттахова дигән бер апа миңа «Кышкы чия» шигырен биреп китте. Бик ошаттым, кунакханәгә кайтуга ук аңа көй яздым. Башта Гүзәл Әхмәтовага биреп караган идем. Кабат бу җырны Зәйнәп матуррак башкарыр кебек тоелды. Ноталарны аннан алып, Зәйнәп Фәрхетдиновага илтеп бирдем. Ә ул аны яздырмый да яздырмый. Дүрт ай көттем дә ноталарны өеннән алып чыгып киттем. Ул вакытта Хәния Фәрхи Чаллыда яши иде. Кайту белән ноталарны Хәниягә биреп, җырлап күрсәттем. Ул аны ике-өч көн эчендә яздырып чыгарды. Бу җыр нәкъ аның тавышына туры килеп, аны көтеп торгандыр, минемчә. Хәния аны репертуарына алды, җыр тиз популярлашты. Бу җырны кызым Гөлназ да яратты, әле дә концертларда җырлый.

Фото: tatar-inform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: