+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 октябрь 2021, 09:05

“Карткисәкнең ил анасы, Туган якның бизәге!”

Күптән түгел Карткисәк авыл мәдәният йортында Уфада гомер кичерүче күренекле якташыбыз Фәүкыйнур Шәрипованың иҗат кичәсе үтте.

“Карткисәкнең ил анасы, Туган якның бизәге!”
“Карткисәкнең ил анасы, Туган якның бизәге!”
Яңа китапның дөнья күрүе – яңа туган сабый белән бер. Чөнки иҗат җимеше буларак, аны көтеп аласың, зур өметләр баглыйсың. Ә уй-хыялларыңның тормышка ашуы чын мәгънәсендә сине бәхетле итә. Фәүкыйнур апаның да алтынчы китабы “Шигырьләрем – күңел җимешләрем” дип аталуы юкка түгелдер. Фәүкыйнур Әлтаф кызын котларга Уфа шәһә­реннән мөхтәрәм кунаклар – дин әһелләре, туганнары, иҗатташ дуслары килде. Кунакларны авыл Советы башлыгы Ринат Миңнемөхәммәтов, Илдар хәзрәт Муллахмәтов, мәктәп директоры Лилия Миңнемөхәм­мәтова каршыладылар. Кунаклар мәктәп музеенда, тегү цехында бул­ганнан соң мәдәният йортына юнәлде. Ә ул зәвык белән бизәлгән иде. Аны шагый­рәбезнең портреты, китаплары, кул эшләре күргәзмәсе, чәчәкләр бизәде. Бәйрәмне “Ак чәчәк” вокал төркеме “Очрашу” җыры белән башлап җи­бәрде. Чараны Ринат Хәкимҗан улы авыл белән таныштырудан башлады. Ул авылның үткәне, бүгенгесе, уңай үзгәрешләр турында бәян итте. Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете вәкиле Мөхәммәт хәзрәт Галләм үзенең чыгышында авылыбызның гүзәл таби­гатенә, ачык йөзле, якты күңелле ке­шеләренә соклануын яшермәде, илһамланып үзенең шигырьләрен укыды, Фәүкыйнур апага ихлас, җылы теләкләрен җиткерде. Ә “Ихлас” мә­че­те каршында эшләп килүче “Ила­һилар” төркеме солисты Илнур Вәлитовның моңлы җырлары залдагы барлык халыкны әсир итте, җырчыны алкышларга күмде. Аскыннан хөрмәтле кунагыбыз Фәйрүзә Юнысова ничек итеп Фәүкыйнур апа белән “Танып” шифаханәсендә танышулары, со­ңыннан бу очрашуның иҗади дуслыкка әверелүе турында сөйләп үтте һәм менә шул дуслык шагыйрәнең алтынчы китабы басылып чыгуга сәбәпче булды. 2018 елда Фәйрүзә Фаяз кызы мөхәр­рирлегендә басылган бу китап – бүген 90 яшенә җитеп килүче Фәүкыйнур апа өчен олы бүләк. Фәйрүзә Юнысова шагыйрәбезнең авыр балачак елларына байкау ясады һәм олы йөрәкле, ак күңелле агинәйгә соклануын яшермәде.
Бу матур чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Авыл мәдәният йорты методисты Гөлфинә Исмаева һәм аның кызы Карина башкаруындагы биюләрне халык дәррәү алкышларга күмде. Мәктәп укучылары Вилназ Ахунов белән Юлай Хәйруллин шагыйрә­нең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, кечкенә Әнвәр Муллахмәтов җыр башкарды.
Кичәбезнең төп хуҗасы, кадерле кунагыбыз Фәүкыйнур апа үзенең иҗат җимешләрен укып ишеттерде. Аның фәһемле, мәгънәле шигырьләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Карткисәк урта мәктәбенең музей җитәкчесе, ветеран укытучы Фәнирә Нәбиуллина шагыйрәбезгә олы хөрмә­тен, рәхмәтен белдерде. Аларның дуслыгы күп еллар дәвам итә. Фәүкыйнур апа мәктәп музеена әледән-әле экспонатлар, кул эшләрен, китапларын бүләк итеп тора. Үзенең чыгышында Фәнирә Мәүли кызы районыбызның хөрмәтле шәхесе, шагыйребез Альфред Хаҗи­муллинның Фәүкыйнур апага атап язган шигырен һәм үзенең иҗат җимеш­ләрен укып ишеттерде. Авыл мәдәният йорты каршында оештырылган “Сер­дәшләр” фольклор төркеме чыгышлары һәр чараның йөзек кашы, халык аны яратып, көтеп ала. Фәүкыйнур апаның китапларыннан оештырылган күргәзмә белән китап­ханәче Динара Нурмөхәм­мәтова таныштырды. “Фәү­кыйнур апа китап­ханәбезнең якын дусты. Аның бүләк иткән китаплары безнең фондта саклана, очрашулар еш булып тора”, – диде Динара Нәфкать кызы.
Фәүкыйнур апа сугыш еллары балалары күргән авырлыкларны үз иңендә татыган олы шәхес. Шуңадыр да шигырьләрендә сугыш темасына күп урын бирелгән. “Йөрәк бушка типмәсен, гомер зая үтмәсен!” дигән китабында шундый юллар бар:

Сугыштан да яман нәрсә
юктыр,
Тора бит ул мең-мең каһәргә.
Ә шулай да ул өйрәтте безне,
Бу дөньяда уяу яшәргә.

Шагыйрәнең яшьтәшләре хәзер бик аз. Аларның балачагын, яшьлек елларын сугыш урлаган. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмыйча-сыгылмыйча яши белгәннәр. Ә күңелләрендә бер генә теләк: сугышлар башкача булмасын!
Авылыбызның аксакалы Миңне-әхмәт Гыйльванов, Хыйләҗетдин Таҗетдинов үзләренең авыр балачак еллары турында ачынып сөйләде.
Фәүкыйнур Шәрипова зур хөрмәткә, мактауга лаек олы шәхес. Өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә актив, шигырьләр яза, аш-суга оста, кул эшләренә маһир. Дини чараларда да ул актив катнаша, күңеле тулганда кулына каләм ала. Ә тормыш юлы үзе бер китап язарлык. Җәмәгате Радмир белән уллары Рәфыйк, Айрат, Айдарга гомер бүләк иткәннәр. Радмир абый – 35, уллары Айдар 11 яшендә, аннары Айрат 51 яшендә вафат була.
Фәүкыйнур апага киләчәктә дә иҗади уңышлар телисе килә. Яңадан-яңа китапларын күрергә насыйп булсын! Бәйрәмне музыкаль яктан бизәүче, район мәдәният йорты баянчысы Радмир Галиевка зур рәх­мәтебезне җиткерәбез. Өздереп баянда уйнап, күңелләрне күтәрде. Бәйрәмне йомгаклау өлешендә кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фәүкыйнур апа татар телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәт­ләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен – Бөтендөнья татар конгрессының һәм актив хезмәттәшлек иткәне өчен Карткисәк урта мәктәбе­нең Рәхмәт хатларына лаек булды. Чараны китапханәче Динара Нурмө­хәммәтова һәм шушы мәкалә авторы алып бардылар.
Лидия ХАРИСОВА,
Карткисәк урта мәктәбенең элекке директоры.
Аскын районы.

Р.S. Фәүкыйнур Шәрипова иҗат кичәсен оештыруда, үткәрүдә зур көч салган өчен “Кызыл таң” гәзите аша барлык авылдашларына, якташларына, Карткисәк урта мәктәбенең элекке директоры Лидия Харисовага, музей җитәкчесе Фәнирә Нәбиуллинага зур рәхмәтләрен җиткерә һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, уңышлар, гаилә иминлеге тели.

Альфред ХАҖИМУЛЛИН

Ямьнәр өстәп, нур чәчеп!

Карткисәккә ямьнәр өстәп,
Тирә-якка чәчеп нур,
Туган якка кайтып төшкән
Матур апам Фәүкыйнур.

Карткисәкнең ил анасы,
Туган якның бизәге.
Аны күреп беркемнең дә
Юктыр бер дә бизәсе.

Олы тормыш юлы үткән,
Күпне күргән шәхес ул.
Янәшәдә булуыгыз
Безгә олы бәхет ул!

Шигъри җанлы Фәүкыйнур апа
Күп китаплар авторы.
Шигырьләрен укыганда
Шагыйрьләр дә таң калыр!

Ул яшәгән елларның да
Белеп булмастыр санын.
Кемдер әйтә: “Озакламый
Тутыра бит туксанын!”
Тулса тулсын, әйдә, туксан,
Туксан Сезгә чик түгел!
Яшьләр белән бергә булу
Аңа һич тә чит түгел!

Яшәгән җирендә дә ул
һәрчак булды почетта.
Бик тә шәп рәис булды
Домовой комитетта!

Менә шундый җитез җанны
Гөнаһ булыр карт дисәк.
Фәүкыйнур апа, Сезнең белән
Горурлана Карткисәк!

Фәүкыйнур ШӘРИПОВА

Шигырьләрем – күңел җимешләрем

Шигырьләрем туса күңелемдә
Гаеп эзләмәгез, керсез мин.
Күңелкәем тулы шигырь булгач
Йөрәгемә сыймый, өнсез мин.

Мин гашыйкмын, кем соң
гашыйк түгел
Яңа көнгә, якты дөньяга?
Мин гашыйкмын хәтта агачларга
Чәчәкләргә, чишмә суларга.

Туган авылым, Аскын якларына
Уфалардан кайтам ашкынып.
“Танып”кайның шифалы суларын
Кара урманнарын сагынып.

Туган ягым, уңган якташларым,
Сез бит һәрчак күңелем түрендә.
Шигырьләрем белән нур
өстәсәм иде
Изге җиркәемә гомергә.

Каһәрле сугыш

Сугыш чоры – бик хафалы еллар,
Күрдек инде агын-карасын.
Кузгатмагыз, зинһар, йөрәгемнең
Мәңге төзәлмәслек ярасын.

Ачлык-ялангачлык, күз яшьләре
Адым саен безне озатты.
Кан саудырган йөрәк яралары
Сугышларга нәфрәт уятты.

Ачы бураннарда чана тартып,
Утын ташыдык өшеп-күшегеп.
Каһәр суккан сугыш аркасында
Күпләр үлде ачтан шешенеп.

Туган ягым

Кочакларын җәеп тора
Хуш исле каеннарым.
Сезгә кайтсам, тиз уңала
Йөрәктә яраларым.

Ник бер кайтып урамаска
Туып-үскән якларны.
Бассын әле йөрәгемнең
Дөрләп янган утларын.

Каеннар Коръән укыйлар,
Бар дөнья тулган назга.
Талларга чаклы баскан бит,
Баскан изге намазга.

Кошлар сагынып кайткандай
Кайтам туган якларга.
Һавасыннан шифа табам,
Күң(е)лем яраларына.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: