“Тату илһам чишмәләре” Халыкара әдәби нәфис сүз һәм фотосәнгать конкурсының беренчесе Уфада узган иде. Әлеге киң колачлы чараны оештыручылар — Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә, “Хәзинә” хәйрия һәм милли программалар үзәге” республика җәмәгать оешмасы һәм Дүртөйле шәһәр китапханәсе. Ә бәйгегә килгән әдәбият һәм фото сәнгате өлкәсендәге эшләрне республикабыз һәм Мәскәү шагыйрьләре, язучылары, рәссамнары бәяләде.
— Дүртөйле күңелемне бер күрүдән яулады, — диде Мәскәү кунагы — Заман мәдәнияте халыкара академиясе президенты, язучы, публицист, тәрҗемәче, бихисап китаплар авторы, халыкара премияләр лауреаты, “Әдәби академик альманах” мөхәррире Нелли Копейкина. — Биредә шулкадәр гүзәл табигать, шулкадәр ачык йөзле, мөлаем кешеләр! Ә чараның оештырылу дәрәҗәсе иң югары мактау сүзләренә лаек.
Жюри составында шулай ук Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Олеся Зайцева, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов, “Истоки” гәзитенең баш мөхәррире Айдар Хөсәенов, шагыйрә, журналист Фәния Габидуллина, шагыйрә Светлана Васикова, рәссам Раушания Бәдретдинова һәм башка абруйлы шәхесләр бар иде.
— Бәйге онлайн форматта узды. Анда әдәби һәм фото сәнгате өлкәсенә караган 800дән артык эш килде. Бәйгебездә 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге урыс, татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүче каләм тибрәтүчеләр һәм фото төшерүчеләр катнашты. Башкортстанның 22 районыннан, Татарстаннан һәм Казахстаннан яшьләр аеруча активлык күрсәтте, — диде тантананы әзерләп алып баручы Дүртөйле шәһәре китапханәсе мөдире Алсу Әхмәтова һәм “Хәзинә” оешмасы җитәкчесе Ләлә Мөэминова. — Бәйгебез республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан яклау тапты һәм хәзер ел саен оештырылачак.
Тантана сәнгатьле сүз, концерт номерлары белән аралашып барды. Чарада катнашучыларга үзенең җырларын, флейта моңнарын Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов бүләк итте. Билгеле композитор, музыкант, “Via Chappa” төркеме лидеры Илья Таулияровның (Патрик) дәртле җырлары астында яшьләр биергә төште хәтта. Дүртөйле талантлары: Лилия Сәрвәрова, Радик Сәләхов, “Әллүки” татар халык фольклор ансамбле, “Ак димгел” үрнәкле бию ансамбле чыгышлары да көчле алкышларга күмелде.
Арытаба урыс, татар, башкорт телләрендә иҗат итүче һәм фото сәнгате белән мавыгучы яшьләр өчен танылган язучылар, шагыйрьләр һәм рәссамнар осталык дәресләре үткәрде.
Ниһаять, төштән соң чараның иң дулкынландыргыч мизгеле — җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды.
Татар телендә иҗат итүче яшьләр арасында Дүртөйле кызы Ләйсән Латыйпова җиңүче дип танылды.
— Мин Башкорт дәүләт медицина университетында белем алам. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыган чагымда ук каләм тибрәтә башлаган идем. Нәсер, шигырьләр, хикәяләр иҗат итү белән мавыгам. “Тату илһам чишмәләре” конкурсына “Бабич бакчасында” дигән язмамны юллаган идем. Ул бөек якташыбызның якты истәлегенә багышланган. Хезмәтемнең абруйлы жюри тарафыннан шундый югары бәя алуы минем өчен зур сөенеч булды, күңелемдәге иҗат ялкынын тагын да ныграк дөрләтеп җибәрде, — дип шатлыгы белән уртаклашты Ләйсән.
Башкорт телендә каләм тибрәтүче яшьләр арасында беренче урынны Сибай шәһәреннән Азалия Асманова яулады. Аның эше башкорт халкының танылган ризыгы корот хакында. Корот турында риваятьләр, ул ничек эшләнә — Азалиянең язмасында болар барысы да мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сурәтләнә.
Урыс телендә иҗат итүче яшьләр арасында Дүртөйледән Эльвина Имаеваның эше иң яхшысы дип билгеләнде. Ул үз гаиләсенең тарихы, картәтисенең данлы язмышы турында яза. Фото сәнгате өлкәсендә Благовещен кызы Алина Насретдинова җиңүче булды.
Җиңүчеләргә һәм финалга чыгучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
— “Тату илһам чишмәләре” бәйгесендә минем тәрбияләнүчеләрем дә финалга чыкты, — дип шатлыгы белән бүлеште Бишбүләк районыннан килгән кунак Рәмзия Шәрәфуллина. — Мин Кыңгыр-Мәнәвез модельле китапханәсе мөдире булып эшлим. Иҗат түгәрәге дә алып барам. Бәйгедә яшь иҗатчыларым нигездә туган як тарихы, гүзәллеге темасын яктырткан эшләр белән чыгыш ясады. Нәтиҗәләрдән канәгатьбез, әмма ирешелгәннәрдә, әлбәттә, тукталып калмаячакбыз, икенче елга бу матур бәйгегә тагын да зуррак әзерлек белән киләчәкбез! Дүртөйле районы хакимиятенә “Кызыл таң” гәзите аша ихлас рәхмәтебезне җиткерәсебез килә: район җитәкчелеге безне шулкадәр җылы итеп каршы алды, хозур табигать кочагындагы “Венеция” шифаханәсенә урнаштырды, шундый күркәм концерт карадык!
Бүләкләү тантанасыннан соң да чарада катнашучылар игътибарына бай мәдәни программа тәкъдим ителде: алар Дүртөйле районының тарихны һәм туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды, шәһәрнең истәлекле урыннарына барды, ямьле Агыйдел яры буенда профессиональ фотографлар оештырган фотосессиянең төп геройлары сыйфатында чыгыш ясады.
Тату илһам чишмәләре” бәйгесе киләсе елга да кунакчыл Дүртөйле җирендә оештырылачак.
Фото: М. Латыйпова