- Тиздән Республика көнен билгеләп үтәбез. Мин, республиканың "Эрвел Мари" мари милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары буларак, безнең күпмилләтле республикада барлык милләт халыклары да дус-тату яши, дип авыз тутырып әйтә алам. Һәр милләт үз туган телен, мәдәниятен үстерү мөмкинлегенә ия. Узган җанисәп алу нәтиҗәләре буенча Яңавыл районында 3343 мари яши, бу барлык халыкның 7 процентын тәшкил итә. Милләттәшләребез башлыча Кисәк-Каен, Сусады-Ябалак, Байгуҗа, Әтлегәч, Сандугач авылларында яши.
Бүгенге көндә телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калырга, үстерергә шартлар бар: балаларыбыз мәктәптә туган телдә - марича укый, авылларда китапханәләр, клублар эшли, мари вокал һәм бию ансамбльләре эшли. Без марилар күпләп яшәгән төбәкләр белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Районда үткән һәр чарада катнашабыз, бездә, шөкер, халыкны милләте буенча аеру юк, бар халыклар да дус-тату яши, мари көе башкарыла икән, аны татар гармуны алыштыра, башкорт курае кушыла. Бер-беребезнең мәдәниятен сеңдереп, телләрне аңлап яшибез.
Катнаш авылларда да халык бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып яши. Чит милләткә хөрмәт күрсәтү, бер-береңә ярдәм итү - бу безнең Яңавыл районына хас сыйфатлар. Милләтара дуслыкны мин иң зур байлыкларыбызның берсе дип саныйм. Шулай булганда гына республикабыз көчле, авылларыбыз ныклы, халыклар бәхетле булачак.
Александр ГАЙСИН.
Яңавыл районы.