+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 октябрь 2021, 12:10

Милләтләрне берләштерә Аксаков бәйрәме!

Арабызда балачагында “Ал чәчәк” әкиятен укымаган һәм албастыга эләккән сәүдәгәр кызының язмышы өчен борчылмаган кеше юктыр. Бу әкиятне һәм “Гаилә хроникасы”, “Багров-оныкның балачак еллары”, “Истәлекләр” повестьларын барысы да белә һәм алар безнең күңелләрне горурлык хисе белән тулыландыра, чөнки бу әсәрләрнең авторы – якташыбыз, бөек урыс язучысы Сергей Тимофеевич Аксаков.

Милләтләрне берләштерә Аксаков бәйрәме!
Милләтләрне берләштерә Аксаков бәйрәме!
Башкортстан аның иҗатында гына түгел, язмышында да зур роль уйный. Монда уздырган иң бәхетле балачак еллары аның шәхес һәм язучы дәрәҗәсенә күтәрелүенә дә, һичшиксез, йогынты ясый. Язучының иҗатын өйрәнүчеләрнең берсе билгеләвенчә, Башкортстан Аксаков өчен тәрәзәләреннән илебезнең барлык матурлыгын ачык күрсәткән йортка әверелә. Соңыннан үзенең әсәрләрендә ул безнең республика данын һәм матурлыгын барлык дөньяга таныта.
Ә Аксаковның исеме Башкортстанның халык язучысы Михаил Чвановның ярдәме белән республикабызның бренды һәм визит карточкасына әверелде. Өч дистә ел элек ул беренче Халыкара Аксаков фестивален үткәрә, менә шуннан бирле ул йолага әверелеп, быел 31нче тапкыр оештырылды.
Бу көннәрдә шәһәр-районнарда Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Халыкара Аксаков фонды, Уфа шәһәре, Бәләбәй, Кырмыскалы районнары хакимиятләре ярдәме белән шаулап-гөрләп Аксаков көннәре узды. Бәйрәм чараларында катнашу өчен Русиянең төрле төбәкләреннән мәртәбәле кунаклар килде.
Аксаковның тууына 230 ел һәм Мемориал йорт-музеена 30 ел тулу уңаеннан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чара узды. Бу кичәдә якташыбыз исемендәге Бөтенрусия әдәби премия язучы Александр Сегеньга тапшырылды. Шулай ук Аксаков бәйрәме алдыннан ел саен югары уку йортлары һәм колледж студентлары арасында да фәнни һәм иҗади эшләр конкурсы үткәрелеп килә. Бу кичәдә аңа йомгак ясалды.
Тамашачыларга республикабызның танылган хореография һәм вокал коллективлары катнашлыгында бай концерт программасы тәкъдим ителде.
Башкорт дәүләт университетында “Хәзерге дөньяда славян этнослары, тел һәм мәдәният” VI Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Биредә Болгариянең Башкортстандагы шәрәфле консуллыгы “Болгариянең милли традицияләре” дигән фотокүргәзмә тәкъдим итте.
Кырмыскалы районында Аксаков бәйрәмендә катнашучыларны җыр-биюләр, милли ризыклар белән каршы алдылар.
Иң чагу һәм күпмилләтле бәйрәмнәрнең берсе ел саен бирегә килүчеләр күңелендә якты хатирәләр калдыра.
Бәйрәм чаралары Иске Кыешкы авылында башланып китте. Аксаковның әтисе бу авыл янында сатып алган биләмәгә үзенең беренче улының исемен бирә һәм шушы Сергеевка авылына ул Сембер губернасындагы үзенең крестьяннарын алып килә. Сергей Тимофеевич та мондагы матурлыкка сокланып туя алмый, алар аның шәхес булып формалашуына да зур йогынты ясый, алга таба мондагы күренешләрне һәм бу вакытлар турындагы истәлекләрне ул үзенең әсәрләрендә, аерым алганда “Багров-оныкның балачак еллары”нда да язып чыга.
Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Альмира Колдәүләтова, методист Алсу Гафарова, “Uteur” авиакомпаниясенең төбәк директоры, Русия Герое, Мәскәү шәһәрендәге Аксаков фондының Попечительләр советы әгъзасы Николай Гаврилов, Санкт-Петербургтагы “Пушкин йорты” әдәби музее директоры Юлия Веретнова, Аксаков фонды рәисе урынбасары Вячеслав Аброщенко, хәрби фәннәр докторы Батыргәрәй Зөлкарнәев һәм башка мәртәбәле кунаклар Сергей Аксаковның бюстына чәчәкләр салганнан соң, аның исемен йөртүче урындагы мәктәпкә узды. Биредә “Ал чәчәк” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән тамаша, район китапханәсе тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсен карадылар һәм Аксаков исемендәге әдәби музейда булдылар.
Чараларның бай программалы икенче өлеше район үзәгендә дәвам итте. Биредә кунаклар башкорт, татар, урыс, чуваш һәм мордва ихаталарында булып, районда күпләп яшәүче бу милләт вәкилләренең борынгы кәсепләре белән танышты, осталык дәресләрендә, милли уеннарда катнашты һәм милли ризыклардан авыз итте.
Ачык һавадагы сәхнәдән Сергей Аксаковның әсәрләре, котлаулар яңгырады, кунаклар бәйрәмнең әһәмияте, халыклар дуслыгы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. 31нче тапкыр уздырылган бәйрәмнең бүгенге тормышыбызда зур роль уйнавын, аның төрле милләт вәкилләрен берләштерүен, төбәкләр арасындагы дуслык җепләрен ныгытуын да билгеләп үтте кунаклар. Шул ук вакытта бу еллар эчендә республикада гына түгел, илебезнең башка төбәкләрендә дә Аксаковның истәлеген мәңгеләштерү буенча байтак эшләр башкарылуына да тукталдылар.
Район Мәдәният сараена килеп керү белән кунаклар үзләрен борынгы чорга эләккәндәй хис итте. Бал биюләрендә әйләнгәннән соң, мәдәният учреждениесе сәхнәсендә әкияти тамаша башланды. “Ал чәчәк” пьесасы буенча куелган һәм төрле стильләрне үз эченә алган театрлаштырылган тамаша кырмыскалылыларның талантын бар яклап күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Милләтләрне берләштерә Аксаков бәйрәме!
Милләтләрне берләштерә Аксаков бәйрәме!
Милләтләрне берләштерә Аксаков бәйрәме!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: