Гомер кояшы акрынлап баеган саен, әллә нишләп үткәннәргә каерылып карыйсы, янә үземнең әдәби геройларымны — якташларымны барлыйсы килә.
Бүгенге сүзем күңелләрдә моң-сагыш булып яңгыраган, гомергә онытылмас “Тальян гармун” пьесасының авторы, райондашым Габдулла Әхмәтшин хакында булыр. Аның тууына 100 ел тула. Моннан нәкъ 40 ел элек, миңа күренекле драматург белән очрашып аралашу бәхете тигән иде. Бу — үзе минем өчен олы горурлык. Базык гәүдәле, күзләреннән очкын чәчрәп торган, сүзгә саранрак, тыйнаклыгы йөзенә чыккан аганың кәефе шәп иде. Ул вакытта мин Бишбүләк район Советы башкарма комитетының бүлек мөдире булып эшли идем. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында Габдулла Әхмәтшинның 60 яшенә багышланган юбилей кичәсендә катнашырга насыйп булды. Без аңа райондашлары исеменнән матур палас бүләк иткән идек. Әйтерсең, күңел җылысын биреп тукылган келәмдә туган якның кабатланмас бизәкләре чагылдырылган. Нечкә күңелле иҗат кешесе моңа сабыйларча сөенде, әлбәттә, бишбүләклеләргә ихлас рәхмәтен белдерде һәм изге теләкләрен тапшыруны үтенде. Һәм бу мизгелләрдә туган якка — чая яшьлеккә музыкаль сәлам булып кабатланмас тальян гармун моңнары яңгырады. Юбилярны тәбрикләүчеләр бихисап иде.
Әдипне оста драматург итеп таныткан, легендага тиң “Тальян гармун”, “Яр буенда учаклар”, “Туй күлмәге”, “Урау-урау юллардан” һәм башка сәхнә әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Әлбәттә, хөрмәтле юбилярыбыз дәррәү алкышларга, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде. Үзе исә миңа “Якташым — якын дустым Әнвәр Сөләймановка. Сине үз күреп, яратып, иң изге теләкләр белән — Габдулла Әхмәтшин. Октябрь, 1981. Уфа”, — дип имзаланган “Туй күлмәге” китабын бүләк итте. Кызыл тышлы, драматургның фоторәсеме урнаштырылган бу китапны мин бүген дә күз карасы кебек саклыйм.
Габдулла Габдрахман улы Әхмәтшин 1921 елның 14 октябрендә Бишбүләк районының Яңа Биктәш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Исламбахтыда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул тәүдә Ярмәкәй район, соңрак республика “Яшь төзүче” гәзитләре редакцияләрендә эшли. Читтән торып Бәләбәй педагогия училищесында укый. Илебез күгендә кара болытлар куергач, якташыбыз үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә. Тәүдә кыска сроклы Черкесск хәрби пехота училищесын тәмамлый. Укчылар ротасы командиры вазыйфасында Совет Поляр аръягын, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш, 3нче Украина фронтларында республиканың күп кенә шәһәр-авылларын азат итүдә катнашып, Габдулла Әхмәтшин шактый батырлыклар күрсәтә. Аяусыз сугышларда ул ике тапкыр каты яралана һәм контузия ала. Аның искиткеч батырлыклары “Кызыл йолдыз” ордены һәм медальләр белән бәһалана. Капитан Әхмәтшин бер үк вакытта 3нче Украина фронтының “Советский воин” гәзите хезмәткәре була, сугыш яланыннан язмалар җибәреп тора. Румынияне, Югославияне, Болгарияне, Чехословакияне, Австрияне азат итүче кыю солдатлар хакындагы очеркларында да хәрбиләрнең чын патриот булуын ассызыклап, оста тасвирлап яза. Бераз вакыт үтү белән Габдулла Әхмәтшинны гәзитнең мөхәррир урынбасары итеп үрләтәләр. Биредә дә ул сынатмый.
Танылган якташымның яугир һәм кешелеклелек сыйфатлары турында аның фронтташы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим болай дип язды: “Шушы егет бөек яуның озын дүрт елы эчендә бозлы кыяларны штурмлады. Украина далаларында кан коеп сугышты, Днепрны кичте, аннан соң, хәрби журналист буларак, яуның иң дәһшәтле урыннарына ташланды, иң хәтәр плацдармнарга үтеп керде. Безнең күп телләрдә чыга торган “Советский воин” журналистлары арасында капитан Әхмәтшин батыр һәм өлгер хәбәрче дигән дан алды. Ә иптәшлеге... Фронтовиклар теле белән әйткәндә, иптәшенә тияр пуляны үз күкрәгенә алырга әзер иде. Ул арымады, ул чирләмәде, ул зарланмады, чөнки бүтәннәрнең аруы, авыруы, зарлануы ихтимал иде. Ул бит ярдәмгә әзер булырга тиеш”.
Илебез күгендә Җиңү салютлары балкыгач, Габдулла Әхмәтшин киләчәген иҗат белән бәйли. 1946-73 елларда ул “Совет Башкортостаны” гәзитендә хәбәрче, бүлек мөдире, соңрак “Һәнәк” журналы редакциясендә хезмәт сала. Шулай ук БАССР Язучылар берлегендә әдәби консультант, ун ел драматурглар секциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Фронт сызыкларында ярыйсы гына чыныгу алган запастагы офицер тыныч тормышта үзенә һәм иптәшләренә таләпчән була. Иҗатташ дусларының сөйләвенә караганда, ул бер вакытта да ярдәменнән ташламый. Кызып киткән чакларында тәнкыйть сүзләрен дә кызганмаган, гаделсезлекнең күзенә карап, турысын әйткән.
Драматургның 1948 елда иҗат ителгән иң уңышлы әсәре — данлыклы “Тальян гармун” музыкаль комедиясе озак еллар Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсеннән төшмәде. “Тальян гармун” чынында исә башкорт драматургиясе күгендә сүнмәс йолдызга әверелде. Ул шулай ук башка театрлар сәхнәләрендә дә зур уңыш белән барды.
Коеп куйган журналист-очеркист буларак та актив языша ул. Әйтик, 1956 елда “Безнең басуларда” дигән очерклар җыентыгын бастыра. Биредә сугыштан соңгы елларда авылның икътисади, мәдәни сулышы чагылдырыла. СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков, шулай ук Сибай чирәм театры, Салават драма театры турында китапларын да дөньяга чыгаруга ирешә. Еллар дәвамында тәҗрибәле драматургның “Алмагачлар күләгәсендә”, “Гөлгенә көтте”, шулай ук авылдашы, беренче Җиңү парадында катнашкан, колхоз рәисе Әмирҗан Вәлиәхмәтовка багышланган “Әмирҗан агаебыз боерык бирә” дигән пьесалары республика һәм колхоз-совхоз театрларында куела. Болардан тыш, китап укучылар һәм театр сөючеләр аның “Урау-урау юллардан”, ”Онытмагыз безне, туганнар!”, ”Яр буенда учаклар”, “Ялан җиле”, “Мәхәббәт исеменнән...”, “Туй күлмәге” һәм башка әсәрләрен яратып кабул итте. Аларда замандашларның эчке кичерешләре, уй-тойгылары һәм рухи дөньясы ачык чагыла. Шулай ук укучылар “Агыйдел дулкыннары”, “Үзем һәм агайларым” китапларын да яратып кабул итте.
Танылган әдип Габдулла Әхмәтшин тәрҗемә өлкәсендә дә зур уңышларга иреште. Ул А. Чехов, И. Тургенев, Е. Шварц һәм башка язучыларның әсәрләрен оста тәрҗемә итте. Аның күп еллар дәвамындагы тынгысыз, намуслы хезмәте югары бәяләнде. Габдулла Габдрахман улы БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 60 яшендә аңа “Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. Мондый шәхесләргә җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар кимемәсен, безгә бу якты, тыныч тормышны яулап алып биргән яугир-әдипнең истәлеге күңелләрдән җуелмасын өчен исеме тулырак мәңгеләштерелсен иде.
Ялкынлы сәхнә әсәрләре һәм публицистик язмалары белән сөендергән яраткан әдибебез 1984 елда, каты авырудан соң, нибары 62 яшендә арабыздан китеп барды. Ә менә туганнары: Резеда, Рәмзия, Сания, Таминдар — Бишбүләк районында, Илсөяр — Приют эшчеләр поселогында, журналист һөнәрен сайлаган кызы Зөлфия Америкада гомер кичерә. Безгә — исәннәргә, туганнарга — ерак араларны якын итеп, аралашып, әрвахларны ихлас искә алып яшәргә генә кала.
Заманында, Яңа Биктәштә мәктәп эшләгән чорда, Габдулла Әхмәтшин исемендәге пионер дружинасы, музейда әдипкә багышланган почмак булуы аңа карата ихтирам билгесе дип кабул ителгәндер. Якташыбызның туган авылында аның исемен йөртүче урам бар. Киләчәктә андый урам район үзәгендә дә калкып чыкса, күренекле шәхесебезгә карата кадер-хөрмәт тагы да зуррак булыр иде. Авыл хакимиятендәге белгечләр 100 еллык юбилей хөрмәтенә Яңа Биктәш авылына кергән бер матур урында яугир-әдип Габдулла Әхмәтшинның үлемсез иҗаты чагылдырылган, фотосурәтләре урнаштырылган баннер куелачагы, аның пьесаларыннан өзекләр сәхнәләштереләчәге, район, авыл китапханәләрендә махсус күргәзмәләр, китап укучылар конференцияләре оештырылачагы турында белдерде. Өметләр аклансын, данлыклы якташыбызның рухы шат булсын, диик.
Әнвәр Сөләйманов.