Шундый поэтик яңгырашлы исем астында якташым, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләймановның чираттагы китабы дөнья күрде.
Университеттагы сабакташы, шигъри җанлы профессор, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәфис Зыязетдинов замандашының әлеге җиденче җыентыгына уңай бәя бирергә өлгергән дә инде. Кайчандыр стена, район гәзитләрендә чирканчык алган яшь хәбәрченең беренче мәкаләсен бастыруына да 55 ел булып киткән икән. Бу еллар дәвамында аның язмалары “Якты юл”, “Ленинец”, “Кызыл таң”, “Башкортостан”, “Республика Башкортостан”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Суворовский натиск”, Мәскәүдә чыккан “Советский патриот”, хәтта Германиядә, башка дистәләгән журналларда, җыентыкларда татар, урыс, башкорт, чуваш, немец телләрендә дөнья күрә. “Өмет”, “Кызыл таң” республика гәзитләрендә хәбәрче, бүлек мөдире, үз хәбәрчеләр челтәре җитәкчесе вазыйфаларын башкарганда ул очерк, публицистика жанрына өстенлек бирә. Авторның материаллары илебезне, хәтта дөньяны шаулаткан шәхесләр хакында. Алар соңрак аның китапларында да урын алды.
Әнвәр Сөләйманов лаеклы ялга чыккач та моңа игътибарын киметмәде. Китапларының исем туйлары Уфада, Бәләбәй, Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә районнарында үтте. Соңрак алар Уфа “Нур” татар дәүләт театрында, Казан сәхнәсендә үткән иҗат кичәләре белән үрелеп барды. Иҗат иткән нәсерләре, җыр булып яңгыраган шигырьләре аңа проза өлкәсенә “кармак салырга” комачауламады. Туган авылы Кыңгыр-Мәнәвездә бихисап изге гамәлләр башкару белән беррәттән, ул “Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” дигән бик тә үзенчәлекле, зәвыклы гомер китабын бастырып, бу бәрәкәтле җирдә үзеннән соң якты эз калдыра түгелме соң безнең якташыбыз?!
— Балаларым, оныкларым кебек кадерле булган бу повесть-хатирәне күңелем кушканга, сабырлык касәләләрем тәмам тулышканга язарга базнат иттем, — ди автор. — Тормышта, хезмәт дәверендә үзәк өзгеч, шулай ук ифрат сөенечле мизгелләрне сайлап кына, дистә еллар дәвамында кәгазь битләренә төшердем. Иманым камил, бу сюжетлар озак еллар бәгырьләрне телеп, йөрәк түреннән күңел җимеше булып өзелеп төште.
Әнвәр Сөләймановның “Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” дигән яңа әсәрендә яланаяклы балачак, кыңгыраулы мәктәп еллары, аргамакларда җилдерү, гармунлы аулак өйләр, яшерен тәүге мәхәббәт, шау-шулы студент еллары дисбе кебек бер җепкә җылы хисләр белән үрелгән. Шулай ук бер очтан табыш белән әрнүле югалтулар, изгелек белән явызлыкның “чәкәләшүе”, шактый каршылыклар алдында тез чүкмәгән герой язмышы җан авазы белән чагылдырыла. Автор, фәкать, изге җаннар, гадел, максатчан кешеләр генә җирдә якты эз калдыра, дип раслый.
Биредә сурәтләнгән җан өшеткеч эпизодлар мелодрама булып, сәхнәгә юл алса яисә кыска метражлы фильм итеп төшерелсә, әлбәттә, тамашачыларның күңелен тагын да тетрәндерер иде. Һәммәбез, мин тормыш юлымны дөрес үттемме, якын кешемә тиешле игътибар бирдемме, нахак сүзләр әйтеп, аны рәнҗетмәдемме, дип уйланырга тиештер. Тәүге проза әсәре булса да, Әнвәр Сөләйманов биредәге сюжет-вакыйгаларны йөгерек, әдәби тел белән, метафораларга, эпитетларга “төреп”, ышандырырлык дәлилләр белән укучының күңеленә салган.
Бу җыентыкта “Автографлар ни сөйли? дип аталган бүлек тә бар. Анда Башкортстан, Татарстан республикаларының, шулай ук илебезнең данлыклы шәхесләре тарафыннан тәҗрибәле журналистка бирелгән башка автографлар да урын алган.
Җыентыкка авторның бер шәлкем шигырьләре, җырлары, шулай ук аның турында матбугатта басылган язмаларның исемлеге, әти-әнисенең, туганнарының, кайбер күренекле шәхесләр белән бергә төшкән фоторәсемнәре урын алган.
Редакцияләрдә эшләгәндә хәбәрчегә командировкаларда еш йөрергә туры килә. Әнвәр Сөләйманов Башкортстан Хөкүмәте делегациясе составында 1997 елда Эстониядә дә була. Юл йөрүдән туймаган журналистика ветераны соңгы елларда үзенең данлыклы геройлары: Хәния Фәрхинең (Башкортстан, Югары Тәтешле авылы), Фәнис Яруллинның (Татарстан, Баулы шәһәре), Муса Җәлилнең (Ырынбур өлкәсе, Шарлык районы, Мостафа авылы) туган төбәкләренә шәхси машинасында дуслары белән экскурсиягә бара. Андагы һәр җылы очрашу иҗат ялкынын сүндермәскә янә бер этәргеч була. Бу хакта да автор әлеге китабында кыскача бәян итә. Әлеге заманда да, рухи азыкны өстен күреп, үзенең геройларына гашыйк булып, сокланып, алар белән горурланып йөргән фанатиклар күпме икән бу дөньяда?! Ай-һай, бик сирәктер! Әле дә, ул туган авылы кешеләрен ихлас данлап, шулай ук биредә “Әнкәйләр чишмәсе”н төзекләндереп, әтисе хөрмәтенә аның остаханәсендә кечкенә музей булдырып һәм башка изге эшләр башкара. Әлбәттә, зәвыклы китаплар нәшер итеп, яшьләргә юл күрсәтеп, дөньяга үз карашы булган, тормышны чагыштырмача тирән белгән коллегабыз Әнвәр Сөләйманов үзенең иҗат сукмагыннан бүген дә ышанычлы атлый.
Илшат Хәйретдинов.