-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 октябрь 2021, 19:45

“Ирекнең дә чиге бар”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы премьерага чакыра.

“Ирекнең дә чиге бар”
“Ирекнең дә чиге бар”


Көз — мул җимешләр чоры. Театрларда да гөрләп сезоннар ачылу мәле. Сәхнәгә премьералар чыга. Әлбәттә, пандемия безне өйрәнелгән яшәү рәвешен үзгәртеп, яңа шартларга җайлашуыбызны таләп итә. Бу да кирәк — саулыкта яшәү зур бәхет. Ләкин тән сихәтлегеннән тыш, кеше рухи сәламәтлеккә дә бик мохтаҗ. Бигрәк тә әлеге катлаулы хәл-шартларда. Театр сәнгате үз тарихында нинди генә авырлыкларны узмаган. Сугышын, ачлыгын, революция тетрәнүләрен, технология казанышларын. Ләкин ул гел булган, эшләгән, яшәгән. Бүген дә, бүгенге чикләүләр белән бәйле сынауга карамастан, үз асылына — җанлы сәнгать булуына тугры кала ул.

Үзенең 30нчы юбилей сезонына аяк баскан “Нур” театры да яңа премьера әзерләде. 15-16 октябрьдә билгеле башкорт драматургы Наил Гаетбаев­ның “Ирекнең дә чиге бар” спектакле сәхнәгә чыгачак. Әсәрне режиссер Илдар Вәлиев әзерләде. Исеменнән күренеп торганча, спектакль актуаль темаларны күтәреп чыга: ирек, азатлык һәм аның чикләре, тыюлар. Төп герой шул азатлыкның корбанына әверелә. Ләкин язмыш сынавын үтәргә үзендә көч, ихтыяр, кешелеклелек сыйфатларын таба. Автор һәм режиссер безне әнә шул темалар турында уйланырга чакыра. Әлбәттә, әсәр гел проблемалардан гына тормый, анда, тормыштагы кебек үк, шатлыкка да, мәхәб­бәткә дә урын бар. Төп герой да бер­не югалтып, икенчесен таба. Тетрә­нүләр шаукымында, мәхәббәтен очратып, буйдак тормышын гаилә җы­лысына алыштыра. Театрның яңа сәхнә әсәре тормышыбызны тулыканлы итеп чагылдыруга омтылган, безне төрле кичерешләргә, хисләргә алып кергән, уйлануларга да этәргән, елмаерга да мәҗбүр иткән тирән мәгънәле спектакль.
Анда Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Резида Фәхруллина, Башкортстанның халык артистлары Финә Вәлиева, Рушат Мөдәрисов, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артистлары Резида Зарипова, Альберт Шәрәфетдинов, шулай ук Эльмир Газизуллин, Ләйсән Алтынбаева, Илмир Хәертдинов, яшь артистларыбыз Лилия Таҗетдинова, Айгөл Юнысова, Вадим Хәйруллин, Айдар Хөснетдинов катнаша. Сәхнә оста­ларының яңа премьера спектакле турында кыска гына фикерләре сезгә дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

Илдар Вәлиев,
Башкортстанның атказанган артисты, спектакльнең режиссеры:
— Режиссер те­ге яки бу әсәрне куярга алынганда үзе борчыган темаларны сайлый. Әле­ге әсәр мине шул ягы белән җәлеп итте. Үзәк­тә — социаль темалар, аңа үрелеп башка – әхлакый һәм рухи проблемалар ачыла. Безнең репертуар өчен бу яңалык булып тора. Тормышта бар да үзара бәйләнештә яши бит. Илебез тормышындагы вакыйгалар шәхси яшәешебезне формалаштыра, безнең аңыбызны, тормышка карашыбызны, үзара мөнәсә­бәтләрне билгели. Монда да шулай. Демократия исеме астында шул­кадәр пычрак эшләр эшләнә, ялганлау, коррупция, тәлинкә тоту, вазыйфаңны үз мәнфәгатеңдә файдалану һәм башкалар. Вакыйгалар 90нчы һәм 2000нче еллар кисешкән чорда барса да, бүген дә ул күре­нешләр юкка чыкмаган. Һәр җитәкче, һәр коллектив, һәр кеше моның белән очраша. Шундый сынаулар, бәрелеш­ләр вакытында кешелек сыйфатларын югалтмау мөһим. Тирә-ягыбызны әз генә булса да яхшырту өчен әсәрдәге кебек көчле кешеләр, шәхесләр кирәк. Тагын мине бик борчыган бер тема — ата-аналар һәм балалар мөнә­сәбәте. Бик катлаулы, нечкә материя. Ул минем күп кенә спектакль­ләремдә күтәрелеп чыкты инде. Монда ул тагын бер яссылыкта анализга алына. Тормышыбызның башка яклары, көндәлек тормышта безне сынап торган мәлләре дә чагыла бу спектальдә. Күпләр спек­такльдә үз тормышын күреп утырыр. Спек­такль­дән соң өйләрдә, гаилә­ләрдә фикер алышу дәвам итсә, һәркем үзенә, үз гамәлләренә, тормышына бәя бирсә, нәти­җәләр чыгарса, мин бик шат булыр идем.

Финә Вәлиева,
Башкортстанның халык артисты:
— Без совет чоры тәрбиясе алган кешеләр. Чыныгып, эшләп үс­тек, бер нәрсәнең дә җиңел бирел­мәгәнен белеп. Бүгенге яшьләр начар дип әйтмим, аларга да авыр, заманалар болганчык, тик алар әзергә, җиңелгә өйрәнде. Аларга бар да бүген үк, хәзер үк кирәк. Ата-ананы да гаепләп булмый монда, үз балаң өчен тырышмый кая барасың. Бүген яшь кеше өчен үзаллы аякка басып китү бик авыр, безнең чордагы кебек тигезлек, иртәгәсе көндә ышаныч юк. Изгелек, бер-береңә мәрхәмәтлелек юкка чыкты, бар да байлык артыннан куа. Гади генә мисал, юлда йөргәндә һәркем үзенең байлыгына таянып хәрәкәт итә. “Текә” машинадагылар гади автомобильдәгеләрдән бөтен­ләй башкача йөри. Мин тормышка хуҗа, кит минем юлдан, дигән кебек. Бәреп китәргә дә күп сорамый. Хәйран калырлык. Безнең әсәрдә дә шун­дый хәлләр, персонажлар сурәт­ләнә. Ләкин ахырда алар барыбер ярык тагарак алдында кала. Сурәтләнгән вакыйгалар аша без тормышыбызны яхшыртырга, күңел­ләрне чистартырга тырышабыз. Бүген кешеләр җылы сүзгә, ачык күңелләргә мохтаҗ. Аны ул безнең театрыбызда , шушы яңа әсәребездә табар. Безнең күңелләр тамашачыга һәрвакыт ачык.

Лилия Таҗетдинова,
яшь актриса:
— Бөтен әйбер­нең дә үз мәдә­нияте, үз тәртибе, чиге була. Хәтта бәхетнең дә чиге бардыр. Тормыш юлын үткәннәр моны белә. Юкка гына безгә нәнәйләр, күп шатланма, күз тияр дип әйтми иде. Без, яшьләр, кайвакыт чик дигәнне белеп бетермибез. Бигрәк тә олыларга карата. Спектакльдә ул ярылып ята. Шулай да мин анда килешмәгән әйберләр дә бар. Яшь­ләргә кагылганнары буенча. Күбрәк интернет боза яшьләрне. Чиксез интернет дисәләр дә, аның чиге булырга тиештер, дип уйлыйм. Ирекнең генә түгел, сүзнең дә чиге була.

Резида Фәхруллина,
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:
— Әйе, һәр ирекнең чиге була. Адәм баласы үзенә чикне үзе куя бе­лергә тиеш. Ирек ул тирә-ягыңдагы кешеләрне пычратырга, ялган ягарга, дигән сүз түгел. Бу — ирекнең мәгъ­нәсен аңлап бетер­мәүдән, хәлгә анализ ясый белмәүдән килә. Аның икенче ягы да бар, үзеңне артык чикләү. Тор­мышыңда киртәгә әверелергә мөмкин ул. Шәхесне үз-үзе белән конфликтка китерергә. Алтын урталыкны таба белергә кирәк. Элек бар да гади иде. Нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен белеп тора идек. Бүген халыкның башын интернет бутап бетерде. Йомшак психикалы, белеме җитмәгән кешеләр өчен ул мина кебек. Шуннан күреп күпләр­нең җиңел яшисе килә – җиңел акча, җиңел эш, күңел ачу да ял итү. Кая бара бу дөнья? Матурлык, сафлык бүген театрларда гына калып бара, ахры. Монда безнең үзебезнең яшәү кануннары, үз телебез, менталитетыбыз. Яшьләрнең олыларга, олы­ларның яшьләргә әйтә торган сүзе бар бу спектакльдә.
Менә шундыйрак фикерләр. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар, бөтен нәрсәнең дә чиге буламы? Сөй­ләшүебезне “Нур” театрының премьера спекталендә дәвам итик, көтеп калабыз!

Гөлнур Усманова әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: