“Илһам чишмәләре” дип исемләнгән, исеме җисеменә бик тә туры килгән бу фестивальне республикада белмәгән бер генә төбәк тә, хәбәрдар булмаган бер генә каләм тибрәтүче дә юктыр.
1997 елда ук Башкортстан Язучылар берлеге һәм Бәләбәй районы хакимияте башлангычы белән оештырылып, бүгенге көнгә кадәр яшәп килүче бу чара инде күптәннән үзенең күркәм традицияләре барлыкка килгән; әдәбиятны үстерүгә зур өлеш керткән иҗатчылар өчен Фатих Кәрим исемендәге мәртәбәле әдәби премия булдырган; күңеленә шигырь җене кагылган күп һәвәскәр шагыйрьләр өчен олы шигърият дөньясы ишегенә ачкыч, изге фатиха бирүче зур төбәкара фестивальгә әйләнде.
Бу иҗади чараның нәкъ менә Бәләбәйдә “төпләнүе” дә очраклы түгел. Бәләбәй төбәге – бөек урыс язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Аксаковның туган төбәге, районның Слакбаш авылы – чуваш халкының классик язучылары Яков Ухсай белән Константин Ивановның туган җире, Өсән-Иваново авылына яшь чагында Марина Цветаева сөйгәне Сергей Эфрон белән кымыз эчәргә-дәваланырга килгән һәм Кызлар чишмәсе янында шигырьләрен укыган. Безнең патриот-шагыйребез, татар халкының горурлыгы Фатих Кәрим иҗатының да чишмә башы ул – Бәләбәй. Салкын окопларда үлемсез шигырьләрен язган Фатих Кәрим нәкъ менә Бәләбәй педтехникумында укыган елларында кулына иҗат каләмен алган. Шулай булгач, фестивальнең монда уздырылуына, яшәвенә һич гаҗәпләнәсе түгел.
Быел унисигезенче тапкыр узган фестивальнең матур үткәне, үз тарихы бар. Тарихының шаһиты – ул һәр фестивальгә йомгак ясаучы “Салават күпере” – “Йәйгор” – “Радуга” – “Асамат кепере” китабын чыгарып килә.
Фестивальнең ничек башлануына, дәвам итүенә беренче елларыннан ук үзем шаһит булганга, турыдан-туры аның эшендә катнашканга күрә, яхшы хәтерлим: дүрт телдә тәүге “Салават күпере” китабын чыгару өчен авторларны хәтта тулай торакларга барып эзләп йөргән чаклар булды. Архивлардан Бәләбәйдә эшләп йөргән чакларында иҗат дөньясына аяк баскан яшь кыз Фирдәвес Бәширова, яшь егет Динис Бүләковның шигырьләрен таптык. Шуннан бирле бу үзенчәлекле китап нәшер ителеп килә, фестивальдә катнашучылар өчен үз иҗат җимешләрен шушы басмада күрү – зур сөенеч, мәртәбә ул. Быел да 2019 елгы фестивальнең елъязмачысы булган “Салават күпере” китабы дөнья күрде.
Тора-бара, өченче-дүртенче елларда республиканың төрле тарафларыннан шигъри хатлар ява башлады. Ул чакта шигырьләр гади конвертта, ручка белән язылган килеш килә иде. Һәр хатта төрле почерк белән, төрле стильдә, камил һәм бигүк камил булмаган шигъри сүз... Берсен дә игътибарсыз калдырып булмый. Хәтерем ялгышмаса, дүртенче елда төрле яшьләрдәге каләм тибрәтүче – татар һәм башкорт телләрендә язучы 380 автордан (!) конкурска шигырьләр килде. Төрле һөнәр ияләре, урта яшьләрдәге кешеләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, студентлар, иң сөенечлесе, ун еллар элек кенә төрле яшьтәге балалар шигырьләре белән конкурста катнаштылар. Бу китапка барысын да сыйдырып булмаганлыктан, балалар иҗатын туплап, мәгариф бүлеге ярдәмендә берничә ел аерым “Кулыма каләм алам” – “Проба пера” китапларын чыгардык. Кызганычка каршы, бүгенге көндә балалар шигырь язмый диярлек.
Гомумән алганда, әлбәттә, фестиваль үсте, зурайды, Татарстан, Пермь, Чиләбе якларыннан катнашучылар өстәлде. Санкт-Петербургтан татарча язучы авторлар булды хәтта. Фестиваль шушы еллар эчендә конкурста җиңү яуламаганнарга да илһам канатлары куйды, чәм-дәрт өстәде, иҗатларын үстерүгә булышты.
Кайбер авторлар фестивальдә ел саен диярлек катнаштылар һәм аларның шигырьләре “Салават күпере” китабында урын алды. Шунысы шатлыклы, авторларның байтагы бүгенге көндә – Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары, билгеле шагыйрьләр исемлеген тулыландырды.
Фестиваль хәзер ике елга бер тапкыр уздырылып килә. Заман белән бергә күп нәрсә үзгәрде. Ковид чире ябырылуы безне өйләргә куып кертте, битлекләр кидерде, коточкыч чирдән мантый алмыйча күпме затлы шәхесләребез, якыннарыбыз мәрхүм булды. Дөньялар бушап калды. Кемдер, төшенкелеккә бирелеп, кулындагы шигъри каләмен бөтенләй ташлады, ә кемдер, киресенчә, уй-хисләрен ак кәгазьгә тезеп юаныч таба, чәмләнеп иҗат итә, йөрәк сүзен башкаларның да ишетүен тели. Аллаһка шөкер, Шигырь уты сүнми, каләме әле очлы, тутыкмый, төссезләнми.
Чараның йомгаклау этабы Аксаков бәйрәме кысаларында узды. Күмәк чаралар хупланмау сәбәпле, быел бары тик лауреатлар гына чакырылды. Төрле сәбәпләр аркасында аларның да азы гына килә алды. Килә алмаган лауреатларны да, номинацияләрдә җиңгәннәрне дә котлыйк, хакимият тарафыннан аларга дипломнар да, акчалата бүләкләр дә тапшырылыр.
Быел татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүче кырыктан артык һәвәскәр шагыйрь конкурста катнашты. Урыс һәм чуваш телләрендә язучылар белән бергә – йөзгә якын. Ихласлыклары, шигъри каләмнәрен читкә куймаганнары, фестивальдә катнашканнары өчен аларның барсына да чиксез рәхмәт.
Үзешчән шагыйрьләр – үзенчәлекле шагыйрьләр. Туган җир, туган як, заман һәм тормыш, мәхәббәт, рухи байлык, сугыш һәм тынычлык, әни, өмет, бәхет кебек мәңгелек кыйммәтләр турында яза алар гамь һәм моң, сагыш һәм яктылык, әрнү һәм шатлык белән сугарылган шигырьләрендә. Кулына шигырь каләме тоткан иҗатчы, әлбәттә, сүз тәмен, көчен, моңын, фикер куәтен тоеп язарга омтыла. Җиңүчеләрне ачыклаганда шигырьләрнең әдәби эшләнеше – камиллеге, актуальлеге, миллилеге исәпкә алынды.
Быел башкорт телендә язучы яшь авторларның байтак булуы шатландырса, татар телендә иҗат итүчеләр аз булу көендерде.
Башкорт телендә иҗат итүче авторлардан “Башкортостан” гәзите журналисты Айгөл Габитова (Җәмилова) (Уфа), тележурналист Нурзилә Усманова (Уфа), Динә Солтанова (Белорет районы), Гүзәл Сираҗетдинова (Учалы), Насыйп Сакмаров һ.б. шигырьләре, һичшиксез, зур игътибарга лаек булса, татар телендә язучылар арасында җиңүгә лаек булганнардан тыш, Флюр Абдракыйпов (Благовар), Рита Солтанова (Илеш районы), Мәйрүзә Насыйрова, Рәзифә Сәлимова (Чакмагыш), Әнисә Ягъфәрова, Клара Сәфарова (Дүртөйле) һ.б. ихласлыклары бөркелеп торган матур шигырьләре белән шатландырдылар.
Заман, чор, яшәеш нинди генә зилзиләләр кичермәсен, шагыйрь шагыйрь булып кала, төннәрдә йөрәк авазын шигырь итеп тезә дә дөньяга ишеттерә. Интернет, телефон, телевизор... нинди генә заманча технологияләр булмасын, алардан туктаусыз меңнәрчә төрле мәгълүматлар агылып тормасын, халкыбыз, кеше күңеле барыбер аны көчле, моңлы иткән үз туган телендәге шигъри сүзгә мохтаҗ. Куйма, шагыйрь, каләмеңне!
Зәйфә Салихова,
язучы, фестивальнең жюри әгъзасы.