Драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына — 130 ел.
Мирхәйдәр Фәйзи 1910 елларда әдәбият мәйданына килеп, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал нигез салган демократик традицияләрне үстерүчеләрнең берсе була. Ул үзенең барлык иҗат көчен, талантын халыкка хезмәт итүгә багышлый. Аның мәңге яшәр “Галиябану” драмасы һәм башка әсәрләре бер гасырдан артык инде татар һәм башкорт сәхнәләреннән төшми уйналып килә.
Мирхәйдәр Фәйзи (Фәйзуллин) 1891 елның 19 октябрендә Ырынбур губернасының Күкшел авылында туган. Әтисе Мостафа миллионер Хөсәеновлар утарында идарәче булып эшли. Унбер баланың иң кечесе буларак, Мирхәйдәр иркә үсә, көннәрен челтерәп аккан чишмәләр, чәчәкле болыннар кочагында уйнап үткәрә. Хискә бай малайның “хыялый” күңелен бу тагын да баета.
Кышларын абыстайда бер кадәр гыйлем өйрәнгәннән соң Мирхәйдәрне Орскидагы бер мәдрәсәгә бирәләр. Әнә шунда ул китап уку белән мавыгып китә. К. Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләрнең әсәрләре белән таныша. Беркадәр урыс телендә дәресләр тыңлый. Аннары — Ырынбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсе... Тик, зур хыяллар белән килсә дә, монда да артталык, искелек диварына төртелә.
Русиядәге беренче революция нәтиҗәсендә карашы беркадәр яктыра төшкән шәкерт, үзе әйтмешли, “иске ысул белән укытуның зур дошманы булып китә”. “Чүкеч” журналында, “Әльислах” гәзитендә мәдрәсә тәртипләрен хурлап мәкаләләр бастыра башлый.
Ләкин Мирхәйдәргә мәдрәсәдә дәрес тыңлавын дәвам итәргә туры килми. Йөрәк авыруы көчәеп, табиблар аны укудан тыя. Әмма белемгә омтылган үсмер күңел төшенкелегенә бирелми. Үзлегеннән төрек әдәбиятын, урыс классикасын укый. Абыйлары алдыра торган гәзит-журналларны даими укып бара. Озакламый аларда үзе дә шигырьләр бастыра башлый. Ә 1912 һәм 1913 елларда ике шигырь җыентыгы чыгара. Ни хакында яза соң яшь әдип? Билгеле, утар тормышы белән чикләнгән, муллыкта яшәгән Мирхәйдәрнең бу чордагы иҗатында дөнья әле гаҗәеп матур булып күренә. Ул табигать хозурлыгын мактый, мәхәббәткә дан җырлый. Кешеләр яшәешендә дә гүзәллек күрергә тели. Бу әле Мирхәйдәр Фәйзи иҗатындагы романтик ашкыну, дөньяны матур итеп күрергә теләгән чор. Мәгърифәтчелек идеаллары белән әсәрләнеп кулына каләм алган яшь егет өчен табигый бер мавыгу.
Әмма аның күңеле драматургиягә тартыла. Бу өлкәдәге беренче адымын ул тәрҗемә аша ясый. 1912 елда балалар язучысы Клавдия Лукашевичның “Среди цветов” дигән пьесасын урысчадан татарчага әйләндереп китап итеп чыгара. Гомумән, бу әдипнең балаларга әхлак тәрбиясе, белем бирүгә өндәгән әсәрләре М. Фәйзине рухландыручы мәгърифәтчелек карашларына бик тә тәңгәл килә. Шуңа да ул аның дүрт пьесасын тәрҗемә итеп, гәзит-журналларда бастыра. Тәрҗемә белән шөгыльләнү аңа драматургия кануннарын өйрәнергә дә ярдәм итә. Бераздан инде Мирхәйдәр үзе дә пьеса язу белән җитди шөгыльләнә башлый. 1912 елда “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясе дөнья күрә. Аны тамашачы яратып кабул итә.
Бу әсәрләр әле Мирхәйдәр Фәйзи иҗатындагы эзләнү чорына карый. Аның исемен татар җәмәгатьчелеге арасында таныткан әсәр асылда “Кызганыч” мелодрамасы (1914) була. Чөнки ул татар драматургиясенә яңа тема — халыкка хезмәт итү темасын алып килә. Бу һич тә очраклы хәл түгел. Нәкъ менә шушы елларда татарларда социаль прогресска, милли азатлыкка омтылыш көчәя. Ул, үз чиратында, иҗтимагый мәнфәгатьләр алдында шәхси теләкләрдән баш тартучы фидакарь җаннар таләп итә. “Кызганыч” әсәренең романтик геройлары Заһид белән Гәүһәр халыкка хезмәт итү юлында үзләрен корбан итүдән дә курыкмыйлар.
Иҗатының икенче баскычында Мирхәйдәр Фәйзи капиталистик җәмгыятьнең фаҗигаләр тудырган тәртипләрен күрсә дә, корылыш белән шәхес арасында гармония булдыру юлын таба алмый әле. Әнә шуңа да аның романтик геройлары һәлакәткә очрый. Ләкин тора-бара ул җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне ачыграк төсмерли. Авыл тормышын, крестьян хезмәтен якын күрә. Үзе теләп печән чабуда, иген сугуда катнаша, крестьян хезмәтенең авырлыгын да, ләззәтен дә татый. Кичләрен авыл яшьләре белән уеннарга чыга. Әнә шул тәэсирләр нәтиҗәсендә “Авыл бәйрәме” пьесасы иҗат ителә. Аның геройлары “Кызганыч”тагы геройлар кебек, язмыш изүеннән зарланып яшь түкмиләр инде. Болар — җир уллары һәм кызлары. Алар әсәргә үзләренең уеннары, җырлары, мәхәббәте белән реаль тормыштан килеп кергән. Яңа теманы тасвирлау өчен яңа алымнар кирәк булуы ачыклана. “Авыл бәйрәмнәре”ндә әнә шул юлдагы эзләнү ачык төсмерләнә.
“Галиябану”... Татар драматургиясенең һәм театрының үсешендә гаять зур урын тоткан бу әсәр 1916 елда языла. Һәм менә 105 ел инде татар һәм башкорт сәхнәләреннән төшми, халык тарафыннан яратып карала. Кайберәүләр моның сәбәбен әсәрнең җыр-моң белән үрелүеннән генә күрә. Әйе, моңга бай халкыбыз драманың бу ягын гаять үз итеп каршы алды. “Галиябану” үрнәгендә дистәләгән музыкаль драмалар һәм комедияләрнең язылуы нәкъ шул турыда сөйли. Татар һәм башкорт опера сәнгатенең “чишмә башы”нда “Галиябану” драмасы тора дисәк тә хата булмас. Ә минемчә, “Галиябану”ны бүгенгәчә яшәткән сыйфат — ул әсәрнең гаять дәрәҗәдә халыкчанлыгында һәм чын сәнгатьчә эшләнешендә.
Шундый әсәр иҗат итәргә нинди нигез булган һәм сәбәбе нәрсәдә соң? Моңа кыска гына итеп җавап бирүе кыен, әлбәттә. Әдипнең халык тормышына якынаюы, дөньяга карашының киңәюе. Монда беренче Бөтендөнья сугышы китергән фәкыйрьлек, тигезсезлек тә, яу кырында байтак дусларының ятып калуы да зур роль уйнагандыр. Юкка гына әдип: “Бәдбәхет сугыш! Гөлдәй яшьләрне әрәм итеп бетерәсең. Ләгънәт сугышны башлаучы “җиһангир”ларга!” — дип ачыктан-ачык нәфрәт белдерми! (Көндәлекләр, 1915 ел).
Әсәрнең үзәгендә — мәхәббәт темасы. Автор аны гаҗәеп дәрәҗәдә көчле итеп сурәтли. Хәлил белән Галиябануның бер-берсен өзелеп сөюләре ифрат саф һәм ышандырырлык итеп тасвирлана. Бу геройларны тамашачы башта ук яратып өлгерә. Яратмаслык та түгел шул. Галиябану тыйнак, эшчән, кешелекле кыз. Хәлил дә аңардан калышмаган. Шул ук вакытта язучы аларны беркадәр “бизи” дә төшкән. Икесе дә чибәрләр; өстәвенә Хәлиле — тирә-якта дан тоткан гармунчы. Әнә шулай реалистик сыйфатларга беркадәр “күтәренкеләрен” кушып, Мирхәйдәр Фәйзи бик тормышчан типлар иҗат итә.
Тамашачы якын күргән геройларның бәхетенә кулак Исмәгыйль һәм аның иярченнәре каршы төшә. Ике якта да гаять дәрәҗәдә көчле характерлар. Беренчеләре саф һәм ныклы мәхәббәткә ия булса, икенче якта — байлык, көч. Мондый бәрелеш фаҗига белән генә тәмамлана ала. Шул рәвешле, әсәрнең үсешенә сыйнфый конфликт өстәлә. Бу инде “Галиябану”ны бермә-бер җитдиләндерә һәм шуның белән сәнгати кыйммәтен шактый арттыра, аны чынбарлык, конкрет чор белән ныклап бәйли.
Әсәрнең реальлеге андагы геройларның прототиплары булуы белән дә дәлилләнә. Мәсәлән, Хәлил образына “оеткы” салуда Баймак районының Юлык авылыннан Вафа Әдһәмов сәбәпче булуы билгеле. (Алга китеп шуны әйтергә кирәк, 1919 елда М. Фәйзи үзе якын күргән шушы егет яшәгән авылга китапханә мөдире булып эшкә килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзе иҗат иткән геройлары прототиплары арасында яши). Бу атаклы драманың сюжеты да күктән төшмәгән, “Галиябану” көенең тарихы нигезендә яткан тормышчан вакыйгалардан этәргеч алып китә ул.
Җыеп кына әйткәндә, Мирхәйдәр Фәйзи “Галиябану” драмасы белән татар әдәбиятына зур яңалык алып килә: ул унынчы елларда крестьян тормышындагы сыйнфый каршылыкларны күреп, аларны сәнгати югарылыкта тасвирлый. “Галиябану” драмасы белән Мирхәйдәр Фәйзи социалистик реализмга ишек шакый.
Октябрь революциясен драматург шатланып каршы ала. Илдәге вакыйгаларның асылына ныклап төшенеп бетмәсә дә, үзе күптән хыял иткән яңа тормышка юл ачылуын тоя. Шуңа да карамастан, үзенең иҗатында яңадан романтизмга борыла. Аның “Урал суы буенда” (1918), “Асылъяр” (1918-20), “Ак калфак”, “Адашкан күңел” (1923) кебек әсәрләре темасы белән дә үткәнрәк заманга караган, образлары да җирдән шактый аерылган. Сәбәп нидә соң? Романтик рухтагы әдип, революция булганның икенче көнендә үк дигәндәй, дөньялар үзгәреп халык матур тормышта яши башлар дип көтә. Ләкин барысы да ул уйлаганча ук тиз көндә булмый. Гражданнар сугышы башлана — ил тифтан, ачлык, фәкыйрьлектән арына алмый тора. Матурлыкка, тормыш гармониясенә омтылган романтик язучыга ни кала? Билгеле, гүзәл тормышны хыялда тудыру. Әдипнең революциядән соң иҗат иткән музыкаль пьесалары әнә шундый эшчәнлек җимеше.
Билгеле, аларны бөтенләе белән хыял тудырган дию дөрес үк булмас иде. Мәсәлән, “Урал суы буенда” пьесасындагы вакыйгалар асылда тормыштан алынган. “Бай егеттән баш тартып, сөйгән егетемә, ярлыга кияүгә чыгуым турында Мирхәйдәр Фәйзигә мин үзем сөйләдем”, — дип яза бер хатында Зифа прототибы булган Гайшә Корбангалиева. Әнә шулай бәхеткә ирешү өчен бу пьеса геройлары буржуаз тәртипләрне, аның кануннарын таптап үтәргә тиеш була. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең тормыш турындагы хыялларын Зифа теле белән әйтеп бирә. Язучының симпатиясе үз көче белән көн күрүчеләр — хезмәт ияләре ягында.
1922 елда Мирхәйдәр Фәйзи эш буенча Бөрҗән-Тәңгәвер кантоны үзәге Темәс авылына күчерелә. Ул биредә урындагы театрга җитәкчелек итә һәм бер үк вакытта “Кызыл Урал” гәзитен чыгара, әдәби түгәрәк оештырып җибәрә. Бу түгәрәктән Сәләх Кулибай, Батыр Вәлид кебек күренекле башкорт шагыйрьләренең күтәрелеп чыгуын исәпкә алсаң, М. Фәйзи эшчәнлегенең кыйммәте тагын да ачыграк күренер.
Әдипнең иҗатында да реализмга таба борылыш сизелә. “Урал суы буенда”, “Асылъяр”, “Ак калфак” кебек әсәрләрендә уңай геройларын куе романтик буяуларга буяп, гадәттән тыш хәлләргә куеп иҗат иткән булса, “Кызыл йолдыз” пьесасында инде әдип чорның иң актуаль темасын — авылда яңа тормыш төзү өчен барган көрәшне тасвирлый.
Төрле катлам кешеләр белән аралашу һәм тормышның күзгә күренеп яхшыра баруы Мирхәйдәр Фәйзинең дөньяга карашында зур борылыш ясый. Бу исә аның иҗатында тормышчанлык сыйфатларын үстереп җибәрә. “Кызыл йолдыз” пьесасында ул авылда барган сыйнфый көрәшне дөрес һәм ачык тасвирлап, комсомол яшьләр эшчәнлеген күрсәтә.
Мирхәйдәр Фәйзи бер елга якын Уфада һәм Казанда торса да, калган гомерен Баймак эшчеләре арасында яшәп иҗат итә. 1928 елның җәендә аны соңгы юлга рудник эшчеләре озата. Ул 37нче яшь белән барган була.
Атаклы драматургның кабере Баймак шәһәрендә, Гражданнар сугышында яңа тормыш өчен көрәшеп һәлак булган батырлар белән бер зиратта, исеме алар белән янәшә тора. Бу гадәти булмаган янәшәлектә символик мәгънә бар, минемчә. Мирхәйдәр Фәйзи дә көрәшче була. Ул хезмәт ияләренә матур тормыш даулап көрәшә. Әнә шуңа да аның иҗаты халык күңелендә матур моң булып яши.
Муса Мөлеков,
филология фәннәре кандидаты,
“Кызыл таң”ның 1986-91 еллардагы мөхәррире.