+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2021, 11:30

Аның кул эшләре – чын сәнгать!

Илеш районының Рсай авылында яшәүче оста Җәүдәт Камаловның көянтә-сандыкларын күрше төбәкләрдән дә килеп алалар.

Аның кул эшләре – чын сәнгать!
Аның кул эшләре – чын сәнгать!
Әле кайчан гына һәр авылда мичче, арба-чана ясаучылар, пима басучылар, балта осталары булса, хәзер инде бу һөнәр ияләре юк дәрәҗәсендә. Моңа халыкның көнкүреше үзгәрүе, яңа технологияләрнең үсеше дә үз өлешен кертә.

Соңгы елларда кибеттән җаның ни тели, шуны сатып алырга мөмкин. Советлар Союзында яшәгәннәр мондый хәлгә “күгәрчен сөте”н дә табып була, дип әйтер иде. Шулай да шыплап тутырылган кибет киштәләрен карап йөргәндә нинди дә булса үзенчәлекле бүләк эзләүчеләр дә юк түгел. Нәкъ шундый чакта кул осталары ярдәмгә килә дә инде. Күз нурларын түгеп, күңел җылысын биреп эшләнгән әйберләр үзгә матур була, аларның кадере арта төшә, минемчә. Шулай ук, элек-электән кул көче белән генә ясый ала торган җайланмалар, эш кораллары да бар бит. Шундыйларның берсе, мәсәлән – көянтә. Инде яшьләрнең күбесе көянтәнең нәрсә икәнлеген дә белмидер. Ә кайчандыр ул һәр авыл йортында иң кирәкле әйбер иде. Хәзер инде мондый кирәк-яракны бары тик санаулы кешеләр генә ясый белә.
Сүзебез кул остасы Җәүдәт Камалов хакында.
– Мин шушы авылда дөньяга аваз салганмын, газиз туфрагымда беренче адымнарымны ясаганмын. Армия сафында хезмәт итү һәм берничә ел читтә уку, эшләү дәверен санамасаң, гомерем туган авылым белән бәйле, – ди Җәүдәт Камалов.
Җәүдәт Гариф улы “Башкирэнерго”ның Илеш районы электр челтәрләрендә 1976 елдан алып хаклы ялга чыкканчы диспетчер вазыйфасында эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләренә, медальгә лаек була. Аның исеме “Башкирэнерго”ның мактау китабына кертелгән. Ул электр челтәрләре буенча 37 уйлап табу авторы да.
– Кул эшләренә маһирлык нәселдән киләме? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Юк, алай дип әйтә алмыйм. Ә менә умартачылык белән әтием дә шөгыльләнә иде. Мин үзем өйләнгәч тә бер баш умарта тота башлаган идем, шул вакыттан бирле бу эштән аерылганым юк. Авылдашлар мине “Бал бабай” дип йөртә. Ә кул эшләренә ныклап хаклы ялга чыккач тотындым дисәм дә була. Хәер, сменалы эштә эшләгәч, ял көннәрендә ни булса да эшләргә тырыша идем.
Тагын бер яраткан шөгылем – сурәт төшерү. СССР чорында агитация плакатлары төшерергә күп заказлар була торган иде. Урман хуҗалыгы кушуы буенча да плакатлар ясый идем. Сабантуйларга да төрле бизәкләү әйберләре эшләвемне үтенәләр иде.
Сурәт ясау сәләтем мәктәп елларында ук ачылды. Укытучым мактап, күңелне күтәргәч, үзем яхшы дип санаган бер сурәтемне “Пионер” журналына җибәрдем һәм рәсем журналда басылып чыкты.
Агач белән эшләргә яратам. Гөлләр куяр өчен киштәләр, сандыклар, шкатулкалар ясыйм. Сандыкларның күбесен яшь кызлар бирнәсен салыр өчен алалар. Сырлап эшләнгән шкатулкаларны да туйга, төрле бәйрәмнәргә бүләк итеп алалар. Сандык эзләп килүчеләр көянтә дә сорый. Хәзер бит авылларда көянтә белән су ташымыйлар. Шуңа күрә аны ясаучы да юк. Сораучылар булгач, аны да ясый башладым. Яз һәм җәй айларында тал агачын кисеп алып кайтып бөгеп куям, киптерәм. Кыш инде аны буяп, бизәп, эшен тәмамлыйм. Көянтә ясый башлагач, яшь килен өчен бизәкле чиләкләр дә сораучылар күбәйде. Аларын да эшлим. Туйның матур йоласы – су юлын күрсәтү минем көянтә-чиләкләр белән башкарыла.
Сандык эшләү озаграк һәм авыррак. Чималны алдан әзерләргә, пөхтә һәм матур итеп, җөен дә белдермичә җиренә җиткереп эшли белү таләп ителә. Калай белән бизи белү дә осталык сорый. Сандыкка әледән-әле заказлар килеп тора. Кайвакыт өлгереп тә булмый. Бер җәйгә, гадәттә, 5-6 сандыкка заказ була.
Шкатулкаларны яшь юкә агачыннан эшләсәм, картрак агачтан гөлләр куяр өчен киштәләр ясыйм.
– Минем бу шөгылем күбрәк күңел өчен. Күп әйберләремне кешеләргә бүләк итеп бирәм, – ди Җәүдәт абый.
Җәүдәт Камалов — гаиләсендә үрнәкле әти, картәти. Хатыны Фәнилә Зәки кызы белән кулга-кул тотынышып 46 ел бергә гомер итәләр. Бу тату гаиләдә кыз һәм ул тәрбияләнеп үскән. Илмира белән Илнур әти-әниләре үрнәгендә матур гаиләләр корып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Җәүдәт абый белән Фәнилә апа бүген алты онык һәм бер туруннарының яраткан картәни-картәтисе.
Кешенең күңеле гүзәллеккә тартылса, ул яраткан шөгыле белән шөгыльләнсә, өстәвенә, тырыш һәм уңган да булса, аның тормышы да үрнәкле һәм матур була.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы,
Рсай авылы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: