+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 октябрь 2021, 11:15

“Тауларга үрләр өчен максат кирәк...”

Күренекле шагыйрь, 15 китап һәм 800дән артык җыр авторы Радик Хәкимҗан шулай ди.

“Тауларга үрләр өчен максат кирәк...”
“Тауларга үрләр өчен максат кирәк...”

“Кызыл таң”ның бүгенге кунагы – күренекле шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 15 китап һәм 800дән артык җыр авторы Радик Хәкимҗан. Радик абый редакциягә зур сөенечен уртаклашырга килгән – “Китап” нәшриятында аның унбишенче шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Яңа китап “Тауларга үрләгәндә” дип атала, бик матур, калын, зәвыклы итеп чыгарылган. Сүзне шул китап турында сөйләшүдән башладык.

– Радик абый, яңа “табадан төшкән” җыентык турында сөйләп үтсәгез иде. Аталышы, эчтәлеге, бүлекләре турында...
– Китап алты бүлектән тора: “Туган җир моңы”, “Сикәлтәле тормыш юллары”, “Сугыш уты башка кабынмасын”, “Хатирәләр-багышлаулар”, “Көзләремә кереп барам”, “Йөрәгем тибешләре”. Бүлекләрнең болай аталуы ук үзләре турында, минем тормыш хакында сөйләп тора кебек. Шигырьләремдә туган җиремә чиксез сөю, авыр сугыш елларындагы балачак хатирәләрем, гомер көзем турында фәлсәфи уйланулар чагыла. Бер бүлектә җыр текстлары урын алган. Бу китап минем иҗатка, тормышка йомгак ясау кебегрәк тә яңгырый. Кеше гомерен тауларга үрләүгә тиңләсәк, шуны да әйтәсем килә: тауларга менүләре авыр, ләкин максат, тырышлык булганда аларга үрләп була.
– Яңа китап туе ничегрәк үткәрелде?
– Сентябрь ахырында Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә бик матур чара оештырылды. Анда китапханә хезмәткәрләре, язучылар, артистлар матур чыгышлар ясады. Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаевка чарада катнашуы, төпле сүзе, җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтлемен.
– Быел җәй ахырында Сез матур юбилеегызны – 80 яшегезне билгеләдегез. Халыкта “Кырык яшьтә – ир уртасы, сиксән яшьтә – ил агасы”, – дигән әйтем бар. Ил агасы яшенә җиткән шагыйрен туган ягында ничек хөрмәтләделәр?
– Туган ягым – газиз Кыйгымда бик зурладылар, рәхмәт яусын. Мәктәпләрдә шигырьләремне яттан сөйләү буенча конкурслар оештырылды. Соңыннан иҗат кичәсе кысаларында җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы да булды. Минем өчен бик кадерле булган бу җылы очрашуда, матур бәйрәмдә ихлас катнашкан һәркемгә – район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенкога, аның урынбасары Петр Рудневка, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Шәрәфетдиновка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфинә Харисовага, үзәк китапханә директоры Әлфирә Фатыйховага, “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Владислав Шәрифул­линга, җырчы Азат Камаловка, 1нче мәк­тәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Хөрмәтул­линага, туган авылым – Югары Кыйгы авыл Советы рәисе урынбасары Шамил Сәгадиевка бик рәхмәтлемен.
Мәктәп укучыларының шигырьләремне югары осталык белән сөйләве сокландырды. Кичә бик җылы үтте, җыр-моң, нәфис сүз белән үрелеп барды. Соңыннан үземә сүз әйтү, иҗат җимешләремне укып ишеттерү дә бик дулкынландыргыч булды. Бу онытылмас мизгелләр күңелемә матур истәлек булып уелып калды.
Күркәм юбилеем уңаеннан миңа зур хөрмәт күрсәткән, чараларны матур чыгышлары белән бизәүчеләргә тирән ихтирамымны, рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар – “Ашкадар” радиосы директоры Гәүһәр Батталова, “Юлдаш” радиосы җитәкчесе Тәнзилә Үлмәсбаева, билгеле язучылар Фәрзәнә Акбулатова, Ринат Камал, сәхнә йолдызлары Фәнәви Салихов, Резеда Әминева, Радмир Вәлиев, Дамир Таипов, Урал Нигъмәтуллин, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев.
– Әйткәндәй, 80 яшь – инде үтелгәннәргә йомгак ясау, нәтиҗәләрне барлый тор­ган вакыт та. Сез тормышыгыздан канәгатьме? Үтелгән гомер юлына байкау ясап, ниләр әйтер идегез?
– Без авыр заманда үстек. Тырышлык, көч белән үз юлыбызны ярдык. Максат куеп яшәдек. Бөтен хыялларым да тормышка ашты дия алмыйм, әлбәттә. Барысына да өлгереп булмый бит. Башта миңа сәнәгать өлкәсендә күп еллар эшләргә туры килде. Гаилә, балалар дип тырыштым. Өскә – кием, тамакка аш кирәк бит. Иҗат гомер буе икенче канатым булды. Бер уңайдан “Кызыл таң” гәзитенә һәрвакыт минем иҗатка игътибарлы булганы өчен зур рәхмәт әйтәм.
– “Кызыл таң”, дигәннән. Сезнең үткән гасырның 60нчы елларында ук “Кызыл таң”ның әдәби түгәрәгенә йөргәнегезне беләбез. Бу матур елларны искә алып үтсәгез иде?
– Ул елларны сагынып искә алам. “Кызыл таң”дагы әдәби түгәрәкнең җитәкчесе Әнгам Атнабаев булуы гына да күпне сөйли. Рәшит Гатауллин, Рим Идиятуллин, Муса Сираҗи, Альберт Котыев, Зиннур Насыйбуллин, Рәдиф Тимершин белән бергә бу түгәрәккә йөрү күп фәһем бирде, онытылмас истә­лекләр бүләк итте. Искиткеч матур, җылы очрашулар була иде анда. Ул елларда игътибар зур булды. Һәр утырышта бер авторның иҗатын бергәләп тикшерә идек. Шуңа без үзебезне гомер буе “Кызыл таң”ның тәрбияләнүчеләре дип тоябыз.
– Радик абый, Сез – бик күп матур җыр текстлары авторы. Күп танылган талант ияләре белән иҗади хезмәттәшлек булдыргансыз. Киләчәктә яңа җырла­рыгызны ишетербезме?
– Шөкер, 800дән артык җыр иҗат ителде. Аларга матур көйләр язган, югары осталык белән башкарган иҗатташ дусларыма, сәхнә йолдызларына бик рәхмәт­лемен. Зәки Мәхмүтов, Гали Хәмзин, Идрис Газиев, Вахит Хызыров, Айдар Галимов, Фәнүнә Сира­җет­динова, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Рәсим Низамов, Зөфәр Хәйретдинов, Габделфәт Сафин, Фирзәр Мортазин, Фәрит Хатыйпов, Зиннур Сафиуллин, Роза Сәхә­ветдинова, Данил Хәсәншин, Фәдис Ганиев, Роберт Тимербаев, Наил Шәй­мәрданов, Айрат Нәбиев, Илдар Шәрипов, Рәвилә Мәсәлимова, Лилия Биктимерова – барысын да санап бетерерлек түгел, бу композиторлар һәм җырчылар минем шигырьләрне үлемсез итте. Җырларымнан торган байтак концертлар күңелдә матур тәэссоратлар калдырды. Хәзерге “Башкортостан” дәүләт концерт залы шыгрым тулы “Дуслык күпере” концертлары була иде... 70, 75 яшьләрем шундый концертлар белән билгеләп үтелде. Быел андый мөмкинлек булмады инде. Вакытлар гади түгел, исән-сау булыйк. Яңа җырларга килгәндә, хәзер, олыгайгач, күп язуга түгел, ә тирән фикерле әсәрләр иҗат итүгә күбрәк игътибар бүләргә кирәктер дип уйлыйм.
– Киләчәккә планнар ничегрәк соң, Радик абый?
– Яшәргә! Җыр-моң казанында кайнап, иҗат итеп, гүзәллеккә сокланып яшәргә.
– Амин, шулай булсын! Әңгәмә өчен рәхмәт!

Ләйсән Якупова әңгәмәләште.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: