Балан куагын күрүгә балачакның якты хатирәләре искә төшә, әти-әни, туганнар белән урманда балан җыйган вакытлар, тәлгәш-тәлгәш итеп үрелгән балан баулары, нәнәем пешергән балан бәлеше күз алдына килеп баса. Балан җыяр вакыт җитсә, Агыйдел аръягындагы урманда ярты авыл кешеләрен очратырга мөмкин иде. Өлкәннәргә ияреп, балалар да капчыклап балан җыярга йөрде. Бу һәрбер авылда да шулай иде. Мондый эшләр гаиләне, авылдашларны берләштерү җәһәтеннән дә зур әһәмияткә ия булган.
Шунысы куанычлы, хәзер элекке йолаларны тергезүгә зур әһәмият бирелә башлады. Бәлки, табигатькә чыгып, балан җыючылар да күбәеп китәр әле. Һәрхәлдә, Благовар һәм Чишмә районнары чигендә урнашкан зур акланда баланы да, җыючылары да күп булды. Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, кошлар җылы якка китеп, табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган мәлдә Чишмә районының Югары Тирмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре онытылып барган йолаларны тергезү җәһәтеннән биредә “Балан бәйрәме” үткәрде. Бу чарага алар “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының төбәк бүлекчәсе әгъзаларын да чакырды. Табигать кочагында узган бу чарага кунаклар ерак араларны якын итеп, шатланып-куанып килде: биредә “Ак калфак”ның тагын бер бүлекчәсе эшен башлады.
Аңа Югары Тирмә авыл клубы мөдире Флорида Байкова җитәкчелек итә. Әйткәндәй, мондый идея белән ул күптән яна иде. Берничә тапкыр “Ак калфак”лыларның очрашуларында катнашып, эшчәнлеге белән танышып, үзенең уй-ниятләрен дә җиткергән иде. Менә, ниһаять, хыялы тормышка ашты. Әлеге оешмага ул төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен берләштергән, аларның һәрберсенең җыр-моңга, аш-суга, кул эшләренә осталыгына дә хәйран калырлык. Кунакларны да алар гадәти булмаган бәйрәм әзерләп каршы алды.
Кып-кызыл булып янып торган агачлы ялан... Әнә бит балан быел бигрәк уңган! Бу урынны бәйрәм үткәрү өчен юкка гына сайламаган чишмәлеләр. Беренчедән, әлеге пандемия шартларында чараны саф һавада үткәрү бик отышлы. Икенчедән, мондый баланлы акланга күптән түгел генә тап булганнар, аның матурлыгына исең китәрлек: акланны тирәли кып-кызыл уттай янып торган балан агачлары уратып алган.
Чишмәлеләр бәйрәмгә бик матур әзерләнгән. Оештыручыларга ярдәм иткәндәй, көне дә кояшлы һәм җылы булды. Җыр-биюләр белән үрелеп барган чарада “Ак инәйләр” клубы әгъзалары Милә апа Якупова һәм Нәйфә апа Мансурова балан җыю һәм аны эшкәртү, тәмле-тәмле ризыклар пешерү, дару буларак файдалану ысуллары турында сөйләделәр. Кызлар да аларга ияреп, тәлгәшләп балан җыйды, табындагы ризыкларны тәмләп, әзерләргә өйрәнде.
Халыкта балан белән бәйле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр дә яши. Китапханәчеләр Рәзилә Халитова һәм Айдар Карачурин бу хакта бай мәгълүмат туплаган. Шулай ук “Ак калфак” оешмасының Авдон бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Якупова да балан турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты.
— “Балан” сүзе латинча “үрү” дигәнне аңлата. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Ә яшь кызлар өчен балан мәхәббәт һәм бәхет җимеше дип саналган. Кайбер халыкта аны “туй куагы” дип тә йөртәләр. Мәсәлән, элек туй алдыннан кәләш кияү егетенә балан җимешләре, яфраклары сурәте чигелгән тастымал бүләк итә торган булган. Аерым авылларда кәләшнең туй күлмәген, туй табынын балан белән бизәү гадәте бүгенгәчә сакланган. Яшь пар алдына куелган ризыкларны ал тасма бәйләнгән балан тәлгәше белән бизәгәннәр. Балан яшьләргә матур, бәхетле тормыш китерә, дип ышанганнар, — диде Альбина Ремдат кызы.
Ә Эльза Галимова баланны өй алдына утыртырга киңәш итте. Чөнки ул йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора икән.
— Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә ярамый. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Ә инде кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан ярдәм дә сорыйлар хәтта. Балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртаклашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә, — дип аңлатты ул.
Өлкән апалар баланнан бәлеш, кайнатма, катык, кесәл, повидло, как кебек төрле-төрле ризыклар һәм дәвалану өчен чәй һәм төнәтмәләр ясарга да өйрәттеләр. Әйткәндәй, балан куагы астында корылган өстәлдә боларның барысын күрергә һәм тәмләп карарга мөмкин иде. Балан яратучыларга бу көнне киңәшләр күп булды. Җыелучыларның һәрберсе үзләренең рецептлары белән дә уртаклашты.
Нинди генә бәйрәм җыр-биюсез булсын инде! Ә яланда алар үзенчә бер ямь белән башкарылды. Хәлим Юнысов, Фәнүз Кирәевның оста итеп гармунда уйнавына, Айсылу Карачурина, Лилия Гайнанова, Эльза Галимова, Альбина Әбуталипова һәм башкаларның җырларына кошлар да кушылды диярсең. Ләйсән Еникееваның бөтерелеп биюен барысы да эшләрен куеп күзәттеләр.
Эльвира Ямалетдинова.
Чишмә районы.