+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 октябрь 2021, 09:15

“Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин...”

Башкортстанның халык артисты Филүс Гәрәевның тууына — 80 ел.  

“Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин...”
“Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин...”

Җәй көннәрендә бакчада чакта бердәнбер каналы эшләүче иске радиоалгычны кабызып куям. Һәм “Ашказар” дип аталган ул радиоканал аша, башка мәдәни тапшырулар арасында, элекке чын җырчыларыбыз башкарган элекке чын җырларыбыз да (хәзер “ретро” дип атала) яңгыраштыра.
Заманында без бөтенебез “аһ” итеп тыңлаган Филүс Гәрәевның моңлы тавышын да еш ишетәбез. Чагыштырмача кыска гомерендә (48 яшь ярым) ул халык ихтирамын татып, күңелләрдә калачагын белеп якты дөньядан китте.

Яшь Филүс Гәрәевның тавышы радиодан тәүге тапкыр ишетелүгә үк халыкның аңа мөкиббән киткәнен, аның җырлары шунда ук отып алынып, бөтен җирдә яңгыраганын мин яхшы хәтерлим. Нәкъ шул чакта ул кемнәр беләндер (алары истә калмаган) безнең авылга да концерт куярга килде. Таза гәүдәле, куе кара чәчле, нур чәчеп торган якты чырайлы, күзлекле, ап-ак костюмлы егет. Әхмәт Ерикәй шигыренә музыкасын утыз яшькә дә җитмичә вафат булган Ләбиб Айтуганов (1935-64) язган һәм “Бизмә­гәндәй яшәү бәхетеннән, юл йөрүдән мәңге бизмәм мин” дип башланган “Юллар” җырын клубтагы халыкның ничек алкышлаганын язып та, сөйләп тә аңлатырлык түгел. Уран Кинҗәбу­латов белән Рәгыйб Нәбиуллин иҗат иткән (анда “Гөлләр ничек үссен, гөлләр ничек түзсен — ак кар ява алсу гөлләргә” дигән сүзләр дә бар) “Гөлләр” җырына да гөрләтеп кул чаптылар.
Халыкны көлдерер өчен генә булса кирәк, “Нәфисә ялкау бичә” дигән шаян җыры да булды аның. Мәктәптәге безнең укытучыбыз, авылыбызга күп­тән түгел килен булып төшкән бик оялчан Нәфисә апабыз залда кызарынып утырмаса, бу җыр хәтердә дә калмаган булыр иде. Җыр таралмады, моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки Филүс Гәрәевның тавышы, килеш-килбәте шаян җырларга бара торган түгел иде, минемчә.
Краснокама районының Иске Янъегет авылында Фазлыйәхмәт белән Кәримә исемле колхозчылар гаилә­сендә 1941 елның 24 октябрендә алтынчы бала булып туган Филүскә шун­дагы табигать гүзәллеге моң булып күчкәндер. Нечкә күңелле булуы белән башка туганнарыннан аерылып торган. Әнисе яланда җырлый-җырлый эшлә­гән. Әтисенең Шакир исемле энесе гармунда шәп уйнаган һәм җыр­лаган. Филүс ул көйләрне күңеленә сеңдереп үскән. Дүртенче сыйныфтан соң туган авылыннан 58 чакрымдагы район үзәге Николо-Березовка мәктә­бендә укуын дәвам итә. Әти-әнисен, туганнарын сагынуы да моңлан­дыргандыр аны.
Филүсне бәләкәйдән үк белгәннәр аңа җырчылык киләчәге юраса да, әти-әнисе кече улларының да “җитди һөнәр” иясе булуын тели. Әлбәттә, кечкенәдән авыл эшендә чыныккан үсмер өчен “җитди һөнәр” дигәннәре дә ят булмый. Сигезенче сыйныфтан соң ул Салават шәһәрендәге техникумда эшче һөнәре ала һәм юллама буенча Сибайга төзелешкә җибәрелә. Монда егетнең җырга сәләтен тиз күреп алалар һәм “Төзүчеләр” клубына үзешчән сәнгать түгәрәгенә җә­леп итәләр. Ул Сибай халык театры спек­такльләрендә катнаша, Кәрим Тинчу­ринның “Зәңгәр шәл”ендә Булат ролен матур уйнавы һәм моңлы җырлавы бе­лән тамашачылар ихтирамын яулый. Үзешчән җырчыларның республика конкурсында җиңеп чыга.
Ул заманда төпкел район-шәһәр­ләргә гастрольгә җыенучы күренекле җырчыларга Мәдәният министрлыгыннан, җырга әвәс яшьләрне дә эзләгез әле, дип әйтеп тә чыгара торган бул­ганнар. Баймак — Сибай тарафларына концерт белән килгән Зәки Мәх­мүтов шул хакта сүз кузгаткач, аңа, безнең шәһәрдә Филүс исемле төзүче егет бар, диләр, аны чакырып китерә­ләр. Җырлатып карагач, Зәки абый аңа Уфа сәнгать училищесына барырга киңәш бирә. Шуннан ул тәҗрибәле укытучы Рәйсә Әхмәдиева классына кабул ителә. Вокал бүлекне тәмам­ларга бер ел калганда 1965 елда аны филармониягә эшкә алалар. Яшь талантны профессиональ сәхнәгә алып менүдә катнашлыгы булганлыгы белән горурлана иде Зәки абый.
Әхәт Уразмәтов бригадасында бераз тәҗрибә туплагач, Филүс Гәрәев җитәкчелегендә аерым яшьләр коллективы төзелә. Ул чактагы яшь композитор Айрат Кәримовның “Ирәндек” ансамбле солисты булып та йөри, күб­рәге Башкортстан тамашачыларын хезмәтләндерәләр, шулай ук Идел буе, Урал, Урта Азия, Казахстан һәм Себер­не күп тапкырлар урыйлар. Эшли башлаган мәлендә Мәскәүгә иҗади хисап белән барган хорның солисты була. Сәхнәдәшләре белән бергә Мол­да­виядә, Венгриядә, Польшада чыгыш ясый. Аның баритон, йомшак бәрхет тавышын кайда да яратып тыңлыйлар.
Филүс Гәрәев “Заман моңнары”, “Ямьле Агыйдел буйлары”, “Яшьлек моңнары”, “Башкорт һәм татар халык җырлары” программалары белән кайларда гына булмады икән! Югарыда телгә алынган “Юллар”, “Гөлләр”дән тыш, “Синдер ул дип уйладым”, “Дим буена кайтсаң”, “Саумы, диләр гөлләр”, “Бер кайтасы иде туган якка”, “Туган ягым — гөлләр иле”, “Үз ягыма кайтсам”, “Чөгендер үстерүче кыз”, “Колхозчы яшьләр маршы”, “Бөрҗән егет­ләре”, башкорт халык җырла­рыннан “Порт-Артур”, “Илче Гайса”, “Сәлимә­кәй”, “Сыбай кашка” артист репертуарында йөзек кашына әверелде. Башкорт һәм татар җырларын, композиторлар әсәрләрен, шул исәптән Заһир Исмәгыйлев, Хө­сәен Әхмәтов­ның катлаулы романсларын да тиешле сәнгать дәрәҗәсендә һәм бер үк вакытта халыкка якын стиль-манерада җырлый иде.
Зур абруй казанган җырчыны 1977 елда Уфа шәһәр Советы депутаты итеп сайлыйлар. Тагын бер елдан — “БАССРның атказанган артисты”, 1987 елда “БАССРның халык артисты” исемнәре бирелә. “Авылга мәдәни шефлык итү отличнигы” билгесе белән дә бүләкләнә.
Филүс Гәрәевның җыр сәнгатенә мөкиббән бирелгәнлеге, тамашачылар алдында шулкадәр җаваплылык белән чыгуы, коллективта, тормышта искиткеч кешелекле, ярдәмчел булуы турында аның яшьрәк сәхнәдәшләре: халык артистлары Фәнүнә Сираҗет­динова, Шамил Хәмәдинуров, атказанган артист Мәгариф Әхмәдиев ми­ңа күп мисаллар китереп сөйлә­де­ләр, аларның истәлекләре аерым зур мәкалә була алыр иде.
Аның тууына 60 ел тулу уңаеннан филармониядә үткән кичәдә халык артистлары Флүрә Килдиярова һәм Әнисә Яхина да сөекле җырчыбызның соңгы гастролен күз яшьләре белән искә төшерделәр. 1990 елның башында без­нең бер төркем артистлар Төмән өлкәсенең Ноябрьск шәһәренә юлга чыга. Уфа аэропортына килгәндә үк Филүс Гәрәевның сәламәтлеге шәптән булмый (моннан алдарак табиблар аңарда лейкоз, ягъни кан рагы авыруын ачыклый). Юлдашларының: “Бәлки гастрольне кичектерербез”, — диюенә каршы: “Юк, бармыйча ярамый, билетлар сатылган, анда бит без­не көтәләр”, — ди. Сәхнәдә өченче җырның икенче куплетына җиткәндә хәле тәмам авырая, җырлаудан туктый да тамашачыларга мөрәҗәгать итә: “Хәлем мөшкел, мин башкача җырлый алмыйм, гафу итегез, исәнлегем рәт­ләнгәч, тагын килермен, тагын очрашырбыз әле. Мин сезнең янга һәрчак ашкынып килдем, бөтен гомеремне җырларыма һәм тамашачыларыма багышладым, минем хакта начар уйлап калмагыз, рәнҗи күрмәгез, бәхил булыгыз...” Менә шулай хушлаша Филүс Гәрәев тамашачылар белән. Сәхнә­дәш­­ләре аэропортта елашып озатып кала. Апрель башында инде ул якты дөньяны калдырып китә.
Фазлыйәхмәт абзый белән Кәримә апа улларына андый сирәк исемне кайдан табып кушканнардыр, әмма ул популяр җырчы булып киткәч, татарда һәм башкортта Филүс исеме күбәйде. Алар арасында сәнгатькә уңышлы гына хезмәт итүчеләр дә аз түгел. Башкортстанның халык артисты Филүс Казакбаев, җырчылар Филүс Калмурзин, Филүс Касыймов һәм, ниһаять, татар җыры йолдызы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, атказанган артист Филүс Каһиров... Алай гынамы соң әле! Концертлар оеш­тыру, баяннар ясау һәм яңарту белән уңышлы шөгыльләнүче Бүздәк егете Филүс Гәрәев та бар.

Фәрит Фаткуллин.
Фотолар “Тамаша” журналыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: