-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2021, 09:35

“Бүтән дөнья”

Башкортстан “Китап” нәшрияты күптән түгел Расих Ханнановның шундый исемдәге җыентыгын бастырып чыгарды. Бүген гәзит укучы­ларга Гөлчәчәк Расих кызы Ханнанованың бу китапка язган кереш сүзен һәм өлкән каләмдәшебезнең анда кергән берничә шигырен тәкъдим итәбез.  

“Бүтән дөнья”
“Бүтән дөнья”

Әле кулыгызга алган бу китап бик үзенчәлекле. Аны ике иҗади кеше тудырган. Аларның берсенә табигать — Сүз, икенчесенә — Пумалачык һәм икесенә дә әйләнә-тирә дөньяга бары тик үзләренчә генә күз ташлау сәләте биргән.
“Бүтән дөнья” дип аталган поэтик җыентыкка шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнановның элек басылмаган шигырьләре кергән, ә аларга иллюстрация итеп аның яшь фамилиядәше Тамерлан Ханнанов картиналары бирелгән.
Һәр икесенә тормышта авырлыклар күп төшкән. Шактый озын гомер кичергән берсенә балачагы ач-ялангач сугыш чорына туры килү һәм гомер буе киеренке эшләү аркасында бер-бер артлы дистәләрчә чир белән көрәшергә язган. Икенчесе гомеренең тәүге минутларыннан ук, күпләр өчен фаҗигале булган диагнозга карамастан, “башкалар кебек” булу хокукы өчен һәр көнне көрәшә. Икесенә дә, Европа телләреннән сүзмә-сүз тәрҗемә иткәндә, “көче юк” дигәнне аңлатучы “инвалид” дигән “титул” эләккән. Аларның физик көченә карата бу күпмедер дәрәҗәдә дөрестер. Әмма бу китапның ике авторы да, авыру булуларына карамастан, гаять зур рухи көчкә һәм иң мөһиме — эшләү, иҗат итү теләгенә ия булуларын исбат иттеләр.
Күрәсең, аларның бер үк фамилия йөртүе дә очраклы түгелдер. Фаразларның берсе буенча, гарәп-европадан кергән Ханнан — Аллаһ исемнәренең берсе. Ә инде безнең телдә ул “шәфкатьле”, “мәрхәмәтле”, “рәхимле”, “игелекле”, “яхшы күңелле” дигәнне аңлата. Кайбер тарихчылар әйтүенчә, Иван Грозный заманында бу фамилия затлы ырулар, токымнар вәкилләренә мактау яисә бүләк итеп бирелгән.
Ничек кенә булса да, бу китапның авторлары безне көндәлек ыгы-зыгыга башка күзлектән карарга мәҗбүр итә. Расих Нургали улы, сөякләре сыну сәбәпле, гомеренең соңгы биш елында өйдән чыга алмады, дөньяны күпкатлы йорт тәрәзәсеннән күзәтте һәм шул ук вакытта, кайбер кешеләрне, иң якыннары белән аралашырга вакыт калдырмыйча, рәхәт яшәү, шөһрәт, карьера артыннан куып, көчен бушка сарыф итүләре өчен кызганды.
Яшь рәссам Тамерлан картиналар язмый — ул һәр аерым мизгелдә үзенең кәефенә туры килүче төс һәм буяуны гына сайлап ала. Аның дөньяны күрүе абстрактлы, күпләр өчен сәер, әмма ул да шулай ук акча һәм дан артыннан куып йөрүчеләрне абынырга мәҗбүр итә. Ул әйтерсең лә иҗади, тирәнтен бүтән дөнья ача кебек. Дөньяны тою шул мизгелендә мөһим һәм безнең гадәти көнебезне тутырган нәрсәләрнең 99 проценты бөтенләй мөһим булмаган бүтән дөнья.
Тамерланның әтисе малайга реабилитацион программа сыйфатында материал бирә, малайның фикеренчә, анда гармонияле композиция өчен ниндидер элемент җитешми. Шуннан инде Тамерлан әтисе белән бергә сынлы сәнгать һәм графика эшләреннән берничә серия иҗат итә. Малай тумыштан килгән тоемлау ярдәмендә үзеннән-үзе, кагыйдәләргә һәм стандартларга ябышып ятмыйча, үзенә ничек кирәк шулай картинаны тулыландыра һәм бер үк вакытта Давид Ойстрах һәм Владимир Спиваков башкаруында Чайковскийның скрипка концерты, үзе яраткан башка классик музыка әсәрләре дөньясына чума.
Андый үзенчәлекле балалар — җиргә төшкән фәрештәләр кебек, мәхәббәт һәм изгелек чагылышы булып торалар. Җиһан белән дә бәйлелек бар монда, һәм бу китап битләрендәге акыллы-зирәк шигырьләргә соклангыч аваздаш булган полотнолар барлыкка килгән.
Ә шагыйрь Расих Ханнанов, төрле елларда язылып, революциягә кадәр үк чыгарылган “Ундервуд” машинкасында басылган, әмма беркайда да дөнья күреп өлгермәгән шигырьләрен ахыр чиктә бер папкага тутырып, бакыйлыкка күчте. Әйтерсең лә шулай итеп ул укучылары белән мәңгелеккә хушлашырга һәм дөрес, туры юлдан тайпылганнарны анда кире кайтарырга теләде.
Үз-үзеңне күрсәтү өчен мондый мөмкинлекне эзләү — авыр хәлдә калган һәм тормышта үз урынын табарга тырышучы күпләр өчен үрнәк. “Китап” нәшрияты, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте, Башкортстан Язучылар берлеге һәм Русия инвалидлары язмышына, алар үз индивидуальлекләрен тулырак ача алсын өчен шартлар тудыруга битараф булмаган башка оешмаларның бу китапны чыгару идеясен хуплаулары очраклы түгел.
Бу китап тирәсендә “Бүтән дөнья” дип аталган тоташ проект төзелә башлый. Аның чикләрендә әдәби укулар, рәсем күргәзмәләре, хәйрия акцияләре, әле сез кулыгызга алган җыентыктагы шигырьләргә балалар мультфильмнары серияләре төшерү буенча иҗади проектларны тормышка ашыру күздә тотыла. Проектның максаты — бер яктан — инвалидлар проблемаларына игътибарны юнәлтү, икенче яктан — безнең дөньябыз һәм аңа карашлар никадәр төрле икәнлеген күрсәтү. Болар барысы да тормышка ашар дип ышанабыз.

Гөлчәчәк ХАННАНОВА,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: