-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 октябрь 2021, 13:20

“Ул зур йөрәкле кеше иде..."

Башкалабыз Уфада каләмдәшебез, “Кызыл таң” гәзитенең элекке баш мөхәррире, күренекле журналист, шагыйрь Расих Ханнановның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар узды.

“Ул зур йөрәкле кеше иде..."
“Ул зур йөрәкле кеше иде..."

25 октябрьдә “Башинформ” агентлыгының конференц-залында шагыйрь, язучы һәм журналист, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, популяр җырлар авторы, хезмәттәшебез, “Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире Расих Ханнановның тууына 90 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Расих Ханнановның иҗади мирасын кулланып гамәлгә ашырылучы проектлар турында сүз барды.


“Башинформ”га журналистлар, шул исәптән ярты гасырга якын милли журналистикага гомерен биргән Расих Ханнановның элекке хезмәттәшләре җыелды. Моннан тыш, матбугат конференциясендә төрле өлкәләрдәге иҗади даирә вәкилләре, язучы буларак, Расих Ханнановның иҗади мирасы белән бәйле проектларны тормышка ашыручы кешеләр катнашты.
Аның тормыш юлы һәм казанышлары, әсәрләрен кулланып тормышка ашырылучы яңа проектлар турында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, Баш­кортстанның халык артисты Рим Хәсәнов, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы Вәсил Ханнанов, Башкорт­станның халык язучысы Марсель Сәлимов, Башкортстанда ЮНЕСКО эшләре буенча комитетның Башкарма директоры Элина Гатауллина, Кырмыскалы районы хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, Башкортстанның атказанган рәссамы Раушания Бәд­ретдинова сөйләде­ләр. Шулай ук чарада “Тиктормас” анимацион иҗат остаханәсен булдыру проекты җи­тәкчесе Азат Тимергазин һәм башкалар катнашты.
“Башинформ”ның конференц-холлында Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәр­ләре язучының китаплары һәм музыкаль аудиодисклары күргәзмәсен оештырды.
Расих Ханнанов Башкортстанның иң күренекле композиторлары Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов, Данил Хәсәншин һәм башкалар белән бергә 200дән артык җыр иҗат итте. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә йолдызлары Гомәр Әбделманов, Хәйдәр Бигичев, Илфак Смаков, Галия Солтанова, Идрис Газиев, Гали Хәмзин, Зәки Мәхмүтов, Роза Хәбибул­лина, Салават Фәт­хетдинов, Флүрә Килдиярова, Нәзифә Кадыйрова, Фән Вәлиәхмәтов, Лилия Букеева һәм башка бик күпләр башкарды. Шуңа күрә дә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызларының, шул исәптән Мәскәү, Уфа, Казан шәһәр­ләреннән популяр башкаручыларның “Ак күгәр­чен” конкурсын оештыру идеясен хуплаулары очраклы түгел. Бу конкурсның жюри рәисе композитор Рим Хәсәнов булса, жюри составына, Башкортстан Язучылар берлеге һәм М. Горький исемен­дәге әдәбият институты вәкилләреннән тыш, Русиянең атказанган, Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина керделәр. Алар конкурска җибәрелгән, үз әсәр­ләрен башкорт яисә татар телләрендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр арасында иң яхшы шигырьләрне сайлап алуда катнашачак.
Иң яхшы шигырьгә профессиональ композиторның көй язуы һәм аны милли эстраданың “йолдыз”ларының берсе башкаруы планлаштырыла. Мондый үзенчәлекле бүләк җиңүчегә танылган җырчылар белән беррәттән популярлык яулау мөмкинлеге бирәчәк.
Шигыре җиңүче дип табылган автор өчен бүләк – Мәскәүдә, конкурсның партнеры М. Горький исемендәге әдәби институтта осталык дәрес­ләрендә булу мөмкинлеге.
Яшь җырчы-шагыйрьләр өчен “Ак күгәрчен” конкурсының исеме юкка гына болай аталмый. Ул — Расих Ханнановның вафаты алдыннан иҗат иткән тирән фәлсәфи мәгънәле соңгы җыры.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев “Ак күгәрчен” шигъри конкурсы нигез­ләмәсе белән таныштырды. Журналистлар ярдәме белән бу бәйге турында күбрәк каләм тибрәтүче белсен иде, диде ул.
– Конкурс Расих Ханнановның 90 еллыгына багышлана һәм 28 октябрьдә старт ала. Эшләр 2021 ел ахырына кадәр кабул ителәчәк. 1 гыйнвардан март аена кадәр жюри эшләрне караячак. 21 март – Бөтендөнья шигърият көнендә шагыйрьнең туган ягында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурска башкорт һәм татар телендә язылган шигырьләр кабул ителә. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, – диде Нурлан Ганиев.
Конкурска җыр текстларын hannan@rambler.ru электрон почта адресы буенча җибәрергә кирәк. Шулай ук, Русия почтасы аша Башкортстан Язучылар берлеге адресына (450076, Уфа шәһәре, Коммунистик урам, 34) 2022 елның 1 гыйнварына кадәр 20 стандарт биттән артмаган күләмдә “Ак күгәрчен” тамгасы белән җибәрергә була. Конкурс турында тулырак нигезләмә якын арада Башкортстан Язучылар берлегенең www.белый-голубь.рф сайтында урнаштырылачак.
– “Ак күгәрчен” конкурсы идеясе әтиемнең туган ягында туды.
Кырмыскалы авылында аның 90 еллыгы уңаеннан әтиемнең исеме бер урамга бирелде. Районда күренекле якташларның истәлеген саклап калу өчен күп эшләнә, шигырь конкурсы идеясе дә хуплау тапты. Проектның нәкъ менә туган җирдә старт алуы символик мәгънәгә ия. Бүген безнең дөнья төрле электрон күңел ачу чаралары, гаджетлар, бер тапкыр башкарыла торган җырлар конвейеры, түбән сыйфатлы күңел ачу телетамашалары белән тулы. Күп кенә тың­лаучылар чын сәнгать әсәрләрен кире кайтарырга кирәклеген тойды инде. Болар барысы да әтинең шигърия­тендә булды һәм бар дип уйлыйм, һәм “Ак күгәрчен” конкурсантларының эшләрендә шушы ук сыйфатлар булыр дип өметләнәм, – диде шагыйрьнең кызы Гөлчәчәк Ханнанова.
27 октябрьдә Расих Ханнанов яшәгән йортта тактаташ ачылды. Бу тантанада шагыйрьнең туганнары, хезмәттәшләре, журналистлар катнашты.
Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев үз чыгышында болай диде: “Бүген Башкортстаныбызда тарихи вакыйга – журналист, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баш­кортстанның “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, популяр җырлар авторы Расих Ханнановка үзе яшәгән йорт диварында тактаташ ачыла. Расих Ханнанов үз иленең чын патриоты булды. Аның шигырьләренә күп җырлар язылды. Алар радио һәм телевидениедә даими яңгырап тора. Расих абый зур йөрәкле кеше булды. Ул безнең йөрәкләрдә дә мәңге сакланыр”.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәр­рире Фаил Фәтхетдинов “Кызыл таң”чылардан сәлам җиткерде.
– Безнең гәзитне Расих Ханнановсыз берничек тә күз алдына китереп булмый. Ул – шушы басмага 33 ел гомерен багышлаган шәхес. Расих Нургали улы “Кызыл таң” гәзитендә хәбәрчедән баш мөхәрриргә кадәр хезмәт юлы үткән. “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән чагында аны Партия өлкә комитетына чакыралар һәм Монголиягә “Правда” гәзитенең үз хәбәрчесе итеп җибәрергә теләүләрен җиткерәләр. Ниндидер сәбәпләр аркасында ул анда китми калса да, шушы мисалда гына да Расих Ханнановның нинди югары дәрәҗәдәге журналист булуын ассызыклап була.
Бүгенге көндә “Кызыл таң” гә­зитенең басма рәвештә чыгып ки­лүендә дә Расих абыйның зур өлеше бар. Партия чорында бервакыт төбәкләрдә, автономияле өлкәләрдә милли телдә аерым чыгучы гәзитләрне ябып, аларны урыс телендә чыгучы гәзитләрнең дубляжы итеп калдырырга омтылу була. Расих Ханнанов һәм аның каләмдәшләре “Кызыл таң” һәм “Башкортостан” гәзитләрен аерым басма итеп саклап калыр өчен күп көч, тырышлык сала. Бу инде аның милли матбугатны, журналистиканы саклап калуына керткән зур өлеше булып тора. “Кызыл таң” гәзите һәм “Кызыл таң”чылар булганда Расих Ханна­новның исеме бервакытта да юкка чыкмас, ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яшәр, – диде Фаил Камил улы.
Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Лилия Нургалиева, Кырмыскалы районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәргать Котлыбаев, Уфа шәһәрендә Кырмыскалы районының якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәнил Кодакаев, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, Расих Ханнановның туганнары катнашкан чараны респуб­ликаның Журналистика ветераннары советы рәисе, Башкорт­станның халык язучысы Марсель Сәлимов алып барды.
Тактаташны ачканнан соң Расих Ханнановның кызлары Гөлчәчәк һәм Резида һавага ак күгәрчен очырды.
Шул ук көннең кичендә “Башкортостан” Дәүләт концерт залында шагыйрьнең “Бүтән дөнья” дип аталган соңгы китабына аваздаш Хәтер кичәсенә аның туганнары, элекке хезмәттәшләре, Кырмыскалы районы вәкилләре, мәртә­бәле кунаклар чакырылган иде.
Чарада мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, Уфа шәһәрендә Кырмыскалы райо­нының якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәнил Кодакаев, респуб­ликаның Журналистика ветераннары советы рәисе, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов катнаштылар. Видеоязма аша Башкортстан­ның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Расих Ханнановка бәйле хатирәләре белән бүлеште, музыкаль күчтәнәч белән дә уртаклашты.
Кичәдә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, шигырь­ләре укылды. Шулай ук, күптән көтелгән премьера – “Ак күгәрчен” җыры зур сәхнәдән яңгырады. Аны бу җырның көе авторы, күренекле композитор, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов үзе башкарды.
Бу кичтә “Башкортостан” Дәүләт концерт залының фойесында ша­гыйрьнең тормышына багышланган фото һәм китаплар, “Бүтән дөнья” китабының иллюстраторы Тамерлан Ханнановның күргәзмәләре дә эшләде.
Җырлы-моңлы һәм шигырьле чара көзге салкын кичтә күңелләрне сагышка да, моңга да чорнады.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: