Хәзерге китапханәчеләрнең эше укучыларга китап бирүдән генә торамы? Юк, әлбәттә! Китапханәчеләр дә заман белән бергә атлар өчен бихисап көч сала. Яңа вакыт яңа мөмкинлекләр дә ача. Хәзерге заман китап укучылары мәгълүматка ирекле керү мөмкинлегенә ия, ул аларның белем даирәсен киңәйтә. Шуңа күрә дә китапханәчеләр даими рәвештә китап укучылар белән эшләүнең яңа формаларын эзли. Шушы хакта без Борай үзәк район китапханәчеләре белән сөйләштек.
– Борай үзәк район китапханәсе – Башкортстанда иң өлкәннәрнең берсе, ул 1913 елда ишекләрен ача. Бу вакытта китап фондында 1330 данә татар һәм урыс телләрендәге китап исәпләнгән була. Шунысы да мөһим: китаплар халык ярдәме белән тупланган була. Ә инде китапханәдән берничә волость укучылары файдаланган.
Әйтергә кирәк, борайлылар – элек-электән укырга яраткан халык. Моның дәлиле булып, 1907 елда теркәлгән “Китап бунты” да тора. Ул болай була: Борай базарында китап сатарга рөхсәт алмаган сатучыны яклап, халык бунтка күтәрелә. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак була, берничә кеше кулга алына. Бу – тарихи факт.
Гадәттә, китапханәләрдә хатын-кызлар эшләвенә күнеккәнбез. Борай районының китапханә системасы башкалардан монда эшләгән ир-егетләр саны белән дә аерылып тора. Китапханәбездә төрле елларда 21 ир-егет хезмәт куйган, шуларның өчесе – Бөек Ватан сугышы ветераннары Григорий Лукин, Хәлим Сәмигуллин һәм Хәниф Садрисламов. Бүген дә бездә 5 ир-егет хезмәт куя.
Әлеге көндә дә биредә үз эшләрен чын күңелдән яратып башкаручы китапханәчеләр эшли. Менә алар: Бакалы авылы китапханәсендә эшләүче яшь китапханәчебез Флүн Биктиев, Кәшкәләү авыл китапханәсендә үз эшенең остасы Рәсимә Гыйндуллина, район үзәк китапханәсендә озак еллар үрнәкле хезмәт куйган Ирина Исмәгыйлова, Рина Баһауова, Флия Илбаева, Гөлшат Гомәрова. Шулай ук, эшкә матур гына өйрәнеп килүче яшьләребез дә бар.
Китапханәче булып төрле яктан үсешкән, үз өсләрендә эшләгән, яңалыктан курыкмаган талантлы кешеләр хезмәт куя. Безнең китапханә каршында “Миләш” вокал, “Салават күпере” кашыкчылар ансамбльләре, “Сәйлән” бию коллективы, театраль студия дә эшләп килә, – ди Борай районы китапханәләр системасы директоры Миләүшә Янгирова.
Район халкына 27 муниципаль китапханә хезмәт күрсәтә. Системада 4 китапханә модельле статуска ия. Балалар модельле китапханәсе “Гаилә белән уку үзәге” проектын тормышка ашыра. Чалкак авылы китапханәсе “Туган якны өйрәнү әдәбияты үзәге” проекты буенча эш алып бара. Олы Бадрак авыл китапханәсе Борай районының башкорт халкына хезмәт күрсәтү буенча база китапханәсе булып тора. Ул “Туган якны өйрәнү мемориаль үзәге” проекты буенча эш алып бара. Китапханәдә башкорт шагыйре Фаик Мөхәммәтҗановның әдәби музее да эшләп килә. Әҗәк авылы китапханәсе “Китапханә – толерантлык территориясе” проекты буенча эшли.
Халыкның этник төркемнәренә хезмәт күрсәтүне дә күз уңында тотып эш ителә. Олы Бадрак авылы модельле китапханәсе – башкорт, Каенлык авылы китапханәсе – татар, Тепләк авылы китапханәсе – урыс, Олы Шукшан авылы китапханәсе – мари, Алтай авылы китапханәсе удмурт халыкларына профильле хезмәт күрсәтә.
2014 елдан район китапханәсендә республиканың Милли китапханәсенә һәм Ельцин исемендәге Президент китапханәсенә тоташкан электрон уку залы булдырылган. Электрон каталог төзелгән, монда урыс, башкорт, татар телләрендә барлык тармакларга караган язмаларны табып була. Китапханәнең планнарында район китапханәләренең бөтен китап фондының тулы электрон мәгълүмат базасын, вакытлы матбугат базасын булдыру нияте дә бар.
– Балалар китапханәсенең эше дә кайнап тора. Монда “Оста куллар”, “Гаилә укулары”, “Әкият яратучылар”, “Чәчәк яратучылар”, “Бизәкле палас” клубларына мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр, әти-әниләр зур теләк белән килә. “Бизәкле палас” түгәрәгенә туку станогы бүләк ителгәч, анда йөрүчеләр саны тагы да артты. Бу инде соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, кул эшләренә игътибар арту белән дә бәйле. Альбина Нәфыйкова белән Әнибә Шәфыйкова бу эшнең осталары буларак, палас сугу серләрен башкалар белән дә уртаклаша, – диде Айгөл Сафарова.
– “Физик мөмкинлекләре чикле укучылар белән эшләү буенча уку үзәге” 1998 елдан эшли. Әлеге көндә районда шундый 1195 кеше бар. Аларның һәркайсының тулыканлы тормыш белән яшисе килә. Безнең үзәктә алар үз тиңдәшләре белән киртәләрсез аралаша. Без бу үзәк белән бик актив эшлибез. Бер генә бәйрәмне дә билгеләмичә калдырмыйбыз. Әйтергә кирәк, үзәк әгъзалары барлык чараларны да көтеп тора, актив катнаша. Кул эшләре күргәзмәләрен дә еш үткәрәбез, төрле конкурсларда катнашабыз. Шушы үзәктә танышып, гаилә корган парларыбыз да бар. Шулай ук, Шәкәрим Төхвәтуллин исемендәге Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсе хезмәткәрләре белән дә актив эшлибез. Алар безнең бер генә мөрәҗәгатебезне дә игътибарсыз калдырмый, ярдәм кулын сузып торалар. Коронавирус белән бәйле рәвештә килеп туган вәзгыять аркасында күп чараларыбыз онлайн-форматка күчте. Нишлисең, заманга яраклашмыйча булмый. Бу афәт тизрәк бетеп, күзгә-күз карашып аралашу вакытлары җитсен иде. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә бу бигрәк тә кирәк, – диде үзәк җитәкчесе Диләрә Нурова.
– Китапханә һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный. “Хәзер кешеләр китапханәгә йөрми” дигән сүзләр белән мин килешмим. Бу сүзләрне үзе китапханәгә йөрмәгән кеше генә әйтергә мөмкин.
Безнең төбәктә җырлы, моңлы, шигъри җанлы халык яши. Югыйсә, ел саен үткәрелеп килүче “Үз телемдә – үз сүзем, үз өемдә – үз көем” шигырь сөйләүчеләр конкурсының даирәсе артуын ничек аңлатасың? Бу конкурс шигъри сүзнең асылын аңлаучыларны җыя. Монда урыс, татар, башкорт, удмурт телләрендә үзләре иҗат иткән шигырьләр укыла.
Әйткәнемчә, китапханә эшчәнлеге кайнап тора. Һәр эшебезне, башлангычыбызны район хакимияте, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, балалар бакчалары белән берлектә башкарабыз.
Әлбәттә, барлык Җир шарына кагылган афәт безне дә читләп узмады. Шулай булса да, халыкка хезмәт итүебезне туктатмадык, дистанцион эш рәвешенә күчтек. Китапханәнең социаль челтәрләрендә төрле чаралар, укучылар марафоны, виртуаль күргәзмәләр, флешмоблар, батллар, конкурслар, викториналар үтеп тора. Әлеге вакытта “Пушкин картасы” ияләренә чаралар әзерлибез. Бу да яшьләрне китапханәнең серле дөньясына күбрәк җәлеп итүнең бер ысулы, – диде директор Миләүшә Муллаян кызы.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Борай районы.