Рәиф Кадим улы Әмиров. Башкортстанның гуманитар фәне, мәгарифе, әдәби хәрәкәте, иҗтимагый тормышы ярты гасырдан артыграк инде бу исемнән аерылгысыз. Хәер, туган республикабыздан читтә дә, аеруча Татарстанда киң билгеле: үзенең коллегалары — әдәбият галимнәре арасында, татар милли хәрәкәте даирәләрендә, республиканың югары җитәкчелегендә.
Педагог, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара югары уку йортлары академиясе академигы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары һөнәри белем бирү системасының атказанган хезмәткәре, Халыкара Кол Гали исемендәге, мари халкының Яныш Ялкайн исемендәге, Тәтешле районы хакимиятенең Әнгам Атнабаев исемендәге, Дәүләкән районы хакимиятенең Әхияр Хәкимов исемендәге премияләре лауреаты, Балтач районы Югары Карыш авыл Советы биләмәсенең шәрәфле шәхесе Рәиф Әмиров сиксән яшендә дә тормышның уртасында кайный, җитез хәрәкәтле, һәрчак каядыр ашыга, башы яңадан-яңа идеяләр белән тулы.
Ул — сугыш чоры баласы. 1941 елның 3 ноябрендә Балтач районының Начара авылында дөньяга аваз салганда әтисе, колхоз тракторчысы Кадим өч ай инде фашистларга каршы сугышып йөри. Яшь ана Җәмига бердәнбер улын, шулай ук туганнарыннан калган тагын кечкенә ике сабыйны үстерә, бер үк вакытта зур гына хуҗалыкны да алып бара. Рәифкә 3 яшь тулган көнне әтисенең Латвия җирендә һәлак булуы турында “кара кәгазь”гә кул куела. Шулай итеп, малай әтисен бервакытта да күрмичә, аның сөекле хатынын һәм баласын яратучы, кешелекле һәм кыю образын фронт хатлары, туган-тумачаларның сөйләве буенча гына күз алдына китереп үсә. (Әйткәндәй, 1972 елда ул әтисенең ерак Лиепая шәһәрендәге каберен барып таба).
Рәиф үз авылларында — башлангыч, Зиләзекүлдә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ул чакта тимер юлчы булырга хыяллана. Ләкин әнисе һәм башка якыннары үсмернең бу хыял артыннан каядыр еракка китү ихтималлыгын булдырмый калдыралар. Шуннан аның күңелен токарь һөнәре били. Хәтта ул үзенең бер сыйныфташы белән Уфа янындагы Ново-Александровка бистәсендәге 4нче һөнәрчелек училищесына да килеп карый. Монда да алдан күрүче изге күңелле абзыйларга тап булалар. Алар малайларның “дүртле”, “бишле” билгеләренә укыганлыкларын белгәч, акыллы киңәш бирәләр: “Сезгә урта, хәтта югары белем алырга кирәк, ә монда укырга керергә теләүчеләр сездән башка да күп булыр”.
Улының училищега кермичә кайтуына әнисе чиксез сөенә. “Әни бит мине укытучы итеп күрәсе килә. Аның сүзен тыңларга кирәк шул”, дип уйланып кайта Рәиф. Хәер, алтынчы сыйныфта язма эштә үзе дә “Мөгаен, мин әдәбият укытучысы булырмын”, дип язган бит.
Мәшһүр Батыршаның туган авылы Югары Карыш урта мәктәбен тәмамлагач, Бөре педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Студент чагында ук әдәбият кафедрасына эшкә алына, сабакташларына урыс, совет, чит ил әдәбиятлары буенча дәресләр бирә. Уку, укыту, комсомол эшләре, спорт үзләренә тулысынча бөтереп алып китәләр аны. Алардан тыш та төрле шөгыльләр таба бу тынгысыз җан. Җәмәгать эшләре аша сәясәткә дә кереп киткәли. Гаделлекне, хакыйкатьне яклап чыгышлар ясарга да туры килә. Бервакыт студентларга “югарыдан” Двосья Соркина дигән укытучының дәресләренә йөрүдән баш тартырга, аңа каршы сөйләргә “тәкъдим итәләр”. “Бер көн элек кенә зачеткаңа беренче һәм бердәнбер булган “өчле” куйды шушы начар укытучы, син аңа каршы эндәшми калырга тиеш түгелсең”, — дип, Рәифкә дә киңәш бирәләр. Ләкин ул җыелышта укытучыны яклап чыгыш ясый.
— “Өчле” алуыма мин үзем гаепле. Двосья Львовнага рәхмәтлемен, чөнки ул миндәге ялкаулыкны ачыклады, ялкаулык белән ерак китеп булмаячагын тагын бер тапкыр аңлатты.
Студентларны кирәкмәгән ыгы-зыгыларга җәлеп итү очраклары да булгалап тора. Мәсәлән, үзләре белән килешеп тә тормыйча, аларны Бөредәге Сталин урамының исемен Интернациональгә үзгәртүне таләп итүчеләр исәбенә кертергә телиләр. Монда да каршы чыгучы студентларның башында Әмиров тора. Аңлашыла ки, каршылык күрсәтүчеләрнең бу гамәле Сталинны яратудан түгел, үзләре белән исәпләшмәү аларның ачуын кузгата.
1962 елда матбугатта Рәиф Әмировның тәүге язмасы дөнья күрә — Александр Солженицынның “Иван Денисовичның бер көне” повесте буенча студентлар конференциясе үтүе турында мәкалә була ул. Бу язучының иҗаты “җиде кат йозак астына” алынганнан соң да аның әсәрләрен уку әмәлен таба.
Рәиф Кадим улы бу уңайдан кызыклы хәлләрне искә төшерә: “Мәскәүдәге Ленин исемендәге китапханәдә аспирантлар тыелган әсәрләрне шундагы уку залында ук укый иде. Яшерен рәвештә үзнәшер ысулы белән басылган аерым битләр теләсә кем үрелеп алырлык киштәләрдә тезелеп торган Ленин томнары эчендә саклана. Ленин томын аласың да... Солженицынны укыйсың һәм урынына куясың. Китапханәчеләр бу турыда белсә дә күз йомганнардыр. Шунысы да кызыклы: аспирантлар нинди әсәрнең, яки китапның рәхимсезлеккә тарыячагын алдан сизгәннәрдер кебек. Юрий Некричның “1941 ел, 22 июнь” китабын укып та өлгердек, аны тыйдылар да”.
Рәиф Әмиров институтны тәмамлаганнан соң Бөре районының Базан һәм Нуриман районының Байгилде урта мәктәпләрендә һәркайсында берәр ел гына эшләп ала. Байгилдедә — данлыклы яугир, Брест крепосте герое Ришат Исмәгыйлевның урынбасары вазыйфасында.
1965-67 елларда Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү педагогия институты аспирантурасында укый. Бу урында мәкалә героеның спорт белән мавыгуына иркенләбрәк тукталасы килә. Беренче чиратта — чаңгы. Кемнәрдәндер калган иске чаңгыларга бәләкәйдән үк басып шуа, узыша. Студент елларында бу төр спорт белән ныклап шөгыльләнә, югары уку йортлары арасында, республика беренчелегенә ярышларда катнаша. Бөредән авылга еш кына чаңгыда кайтуын, хат ташучы Нәзирә апа урынына Түбән Карыш авылындагы почтага җилдереп барып килүен якташлары әле дә искә төшерә. Аспирантурада укый башлагач та СССРның җыелма командасы тренеры аңа кар яугач күнегүләргә ныклап тотынырга, җыелма командага керергә киңәш бирә. “Мине бит институт, әнием, хатыным һәм улым чаңгы буенча чемпион булсын дип түгел, ә фән кандидаты, вуз укытучысы булып кайтсын дип җибәрделәр. Минем өчен диссертацияне кем язар соң?” — дип шаяртыбрак та куя якташыбыз. “Дис-сертацияң көтеп торыр, яшьсең әле, берәр заман якларсың”, — ди тренер. Ләкин ул, мастерлыкка кандидат нормативын үтәгәч, чаңгыдан тукталып, фәнни хезмәтенә ныграк тотына һәм 1968 елда “Башкорт совет очеркы. 1917-41 еллар” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Бөре дәүләт педагогия институтына өлкән укытучы булып кайткач та (тиздән доцент итеп тәгаенлиләр) спортның берничә төре белән шөгыльләнә. Җәяүле туризм белән кызыксынып, 1970 елда бер төркем югары разрядлы спортчыларга ияреп, Алтай тауларына китә, 40 көнлек сәфәрдән 10 килограмм авырлыгын калдырып кайткан Рәиф Әмиров 5-6 ел ял итмичә эшли. Студент елларында йөгерү, сикерү, гер күтәрү, спортча атлап йөрү буенча ярышкан, хәтта бокс буенча разрядлы спортчы булган кеше институтта укытканда да озак кына еллар чаңгыда йөгерә. Соңгы тапкыр 55 яшендә ярышта катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәтә.
Бер үк вакытта Бөре шәһәре картиналар галереясына нигез сала, җәмәгать башлангычында аның тәүге директоры эшен алып бара. Вуздагы мәдәният университеты ректоры буларак, студентларны эстетик яктан урындагы шартларны исәпкә алып тәрбияләү системасын эшләү һәм гамәлгә ашыру авторларының берсе булып таныла. “Яшьлек” татар-башкорт әдәби иҗат берләшмәсен оештырып, әдәби фестивальләр үткәрүне гадәткә кертә. Ул заманда “Яшьлек”, гомумән, Бөре шәһәре, республиканың Уфадан соң икенче әдәби үзәгенә әверелеп ала, дисәң дә ялгыш булмастыр. Очрашуларга нинди генә язучылар, шагыйрьләр килми!
Мәгълүм булуынча, күренекле башкорт әдибәсе Һәдия Дәүләтшина гомеренең соңгы елларын Бөредә сөргендә үткәргән, “Ыргыз” романын да шушында язган. 1968 елда ук әле яшь галим Рәиф Әмиров әдибәнең шәхесен, иҗатын республика, ил күләмендә таныту, аңа багышлап гыйльми конференцияләр үткәрү, шәһәр урамнарының берсенә исемен бирү, институт каршындагы скверга һәйкәлен кую, мемориаль музей ачу хәстәрлеге белән йөри башлый. Болар барысы да гамәлгә аша.
Бу вакытта Рәиф Әмировка — тулар-тулмас 32 яшь. Тормыш баскычларына күз салсаң, авыл мәктәпләрендә эшләү аны мөстәкыйльлеккә, гап-гади кешеләр хәленә керә белергә өйрәткән, аспирантура киң әдәби һәм фәнни офыклар ачкан, Бөредә эшләү аны вуз укытучысы һәм җәмәгать эшлеклесе итеп формалаштырган. Аңа проректор вазыйфасын тәкъдим итәләр. Ләкин ул, аннан баш тартып, Башкорт дәүләт педагогия институтында эшен доцент булып дәвам итүне өстен күрә.
Рәиф Әмировның 1986 елда яклаган докторлык диссертациясе “Башкорт әдәбиятында әдәби-публицистик жанрлар. Формалашуы һәм үсеше. ХVI-ХХ гасырлар” дип атала. Биредә ул беренчеләрдән булып чәчәннәр, абызлар иҗатын халык фикерен чагылдыручы шәхесләр буларак тикшерә. Алар җитди гыйльми ачыш дип бәяләнә.
— Башкортның тарихы да, әдәбияты да публицистик характерда, — дип фәнни хезмәтенә кыскача гына анализ бирә аның авторы. — Хөкүмәткә халык исеменнән хатны, гадәттә, чәчәннәр, абызлар язган. Аларда чагу образлар, фикерләр ялтырап калган. Мәхәббәт турында шигырьләр, җырлар тәэсир көчен арттыру өчен сүз уңаеннан гына язылган...
БАССР Язучылар берлегенең очерклар һәм публицистика секциясе рәисе буларак, Рәиф Әмиров 1980-90 елларда әдип сүзенең абруен күтәрүдә күп эшли. Аның башлангычы белән “Башкорт тарихи прозасы: табышлар һәм перспективалар”, “Башкорт әдәбиятында һәм публицистикасында үзгәртеп кору һәм тарихи тема”, “Республиканың гыйльми потенциалы һәм үзгәртеп коруда аның урыны” дигән темаларга “түгәрәк өстәл”ләр оештырыла. Ул заманда республикада экологик хәл кискенләшә башлый. Бу темага күчмә утырышлар язучы-публицистларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрергә булышлык итә.
Рәиф Әмиров М. Акмулла исемен йөртүче Башкорт дәүләт педагогия университетында 40 елга якын хезмәт салды. Доцент, факультет деканы, кафедра мөдире була. 1987 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. Егермеләп монография, уку әсбабы, 300 чамасы мәкалә һәм рецензия авторы. Хезмәтләре, республикадан тыш, Русия, СССР, чит илләр матбугатында басыла. Башкорт прозасы буенча Мәскәүдә һәм Уфада чыккан әдәби җыентыкларны төзүче.
Суфиян Сафуанов, Илсур Мансуров белән берлектә Ислам университеты һәм мәдрәсә шәкертләре, дин әһелләре өчен “Башкорт, татар әдәбиятлары һәм Ислам дине” дигән лекцияләр һәм дәресләр проектлары төзи. Максат — Ислам диненең киң таралуында, үсүендә халык иҗатының, нәфис сүзнең гаять зур роль уйнавын, бүгенге дин әһелләренең дә нәфис әдәбиятка мөрәҗәгать итүенең мөһимлеген, кирәклеген дәлилләү. Чыннан да, ХIХ гасыр ахыры — ХХ гасыр башында Ислам динендәге җитди үзгәреш-яңарыш нәкъ менә нәфис әдәбият аша тормышка ашкан бит. Җәдитчелек белән кадимчелек арасындагы көрәшне дә нәфис әдәбияттан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Гарәп телендә “мәндүб” дигән сүз бар. Ул шәригать кушканның барысын да (намаз, ураза, хаҗ һәм башкалар) үтәп бармый, әмма күңеле белән иманга тартылып, изге гамәлләр кылучы, әхлакка каршы килмәгән эшләр башкаручы кеше дигәнне аңлата. Йогынтылы дин әһелләре Рәиф Кадим улына карата да бу сүзне кулланалар. Ул үзе дә моңа каршы түгел, яңа “исем”нең җисеменә туры килерлек эшләр башкарырга тырыша.
Кайбер каләмдәш-хезмәттәшләренең: “Синең барып тыгылмаган, катнашмаган җирең юк!” — дип шаяртулары да хак. Чыннан да, Рәиф Әмиров һәр яңа башлангычка хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга әзер. Соңгы дәверне генә алыйк. Мәләвез якларында туып-үскән җәлилче Фуат Булатовның исемен якташларына кайтарырга алынган фикердәшләре Әнвәр Халиков белән Закир Әкбәровка ярдәм итте; заманында “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаганнарның язмышын ачыклауга, республика авыллары тарихын өйрәнүгә-язуга алынганнарга киңәшләр бирә; чордаш-замандашлары, төрле елларда үзендә укыганнар белән даими бәйләнештә, аларга еш кына таяныч була. Суфиян Сафуанов, Габдулла Байбурин турында китаплар язып бастырды. 2018 елда Әнгам Атнабаев турында истәлекләр китабы төзеп нәшер иткән иде. Үткән җәйдә Тәтешле районы хакимияте һәм “Китап” нәшрияты тәкъдиме белән шуның киңәйтелгән вариантын эшләде. Бер үк вакытта үзенең 60 еллык иҗат гомерендә язылган хезмәтләре, әсәрләре кулъязмаларын тәртипкә китерү белән мәшгуль булды.
Ә аннан элегрәк аңа илнең югары органнары белән хатлашырга да туры килде. Хикмәт менә нәрсәдә: Югары аттестацион комиссия (ВАК) нинди журналларда басылган мәкаләләрнең кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклауга нигез була алуы хакында карар чыгара. Рәиф Кадим улы бу исемлекне күздән кичергәч, анда бары тик урыс телендәге журналлар булуы Русия Конституциясенең берничә статьясы бозылу дип исәпли һәм... Русия Президентына, Конституцион судка, Дәүләт думасы Рәисенә, Кеше хокуклары буенча комиссиягә хатлар яза. ВАКның бу мәсьәлә буенча карары гамәлдән чыгарыла, милли республикалар телләрендә чыгучы журналлар да исемлеккә кертелә.
Халкыбызның, милләтебезнең, республикабызның кайнар патриоты Рәиф Әмировның туган районына, авылына кылган изге гамәлләренә иркенләбрәк тукталырга уйласак, үзе бер зур мәкалә булыр иде. Хәер, матбугатта бу турыда язмалар күренгәләп тора. Туган авылы мәктәбе бинасын төзеп бетерү өчен акча, материаллар юллавын, җиһазлар, уку әсбаплары белән ярдәмләшүен, авылны утлы, сулы итүдәге тырышлыгын якташлары яхшы хәтерли. Башкалар әле уйлый гына башлаганда аның җитәкчелегендә “Балтач районы: заман һәм кешеләр” дигән китап дөнья күрде. Авылдаш-фикердәше Рәфкать Әүхәтов белән автордашлыкта иҗат иткән гаять зур күләмле “Бер авылның гыйбрәтле тарихы” дигән китапта күпме мәгълүмат, фәһем, сабак!
Укучы балалар кимү аркасында бушап калган мәктәп бинасының эчен-тышын ремонтлап, үзгәртеп, клуб, китапханә, районда туып-үскән әдип һәм галимнәр хакында мәгълүматлар, аларның хезмәтләре тупланган уникаль музей да аның тәкъдиме белән һәм җитәкчелегендә оештырыла. Иганәчеләр, төзүчеләр, материаллар табу, экспонатлар туплау... Рәиф Кадим улы ун көнләп авылда торып, шул эшләргә җитәкчелек итә. Музейны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы да катнаша.
Балтачның күренекле шәхесләре исемлегенең башында Батырша тора. Аның тормыш, иҗат һәм көрәш юлын халыкка җиткерүчеләрнең алгы сафында — балтачлылар Наил Хаҗиев, Рәфис Шәйхәйдәров һәм Рәиф Әмиров. Районнан чыккан Радик Сибәгатов, Әбүбәкер Усманов, Әхнәф Харисов, Кадим Вәлиуллин, Риф Мөхәммәтов, Әхнәф Мазһаров, Әлхәс Миндияров, Фатыйх Сәйфран, Рәзиф Зыятдинов, Гөл Мирһади, Финә Латыйпова һәм башкалар турында музейда материаллар бар.
Рәиф Әмировның тормышында җәмәгать эшләре рәсмиләре белән шулкадәр бәйләнгән ки, тәүгеләре кайда тәмамланып, икенчеләре кайда башланганын да белер хәл юк. Һәм хикмәт монда бу шәхеснең ташып торган энергиясендә, хыял-омтылышларында гына түгел. Туган җиребезгә, халкыбызга, милләтебезгә кагылган бөтен нәрсәдә үзенең катнашлыгы булырга тиеш дип саный ул.
Сиксәненче еллар уртасында, СССРның башка халыкларындагы кебек, татарларда да милли хәрәкәт кузгала. Һәм Рәиф Әмиров аның лидерларының берсенә әверелә. Ул чакларны үзе болай дип хәтерли:
“Башкортстанда Кәрим Яушев җитәкчелегендәге Татар иҗтимагый үзәге үзен реаль сәяси көч итеп танытты, югары даирәләр дә аның белән исәпләшә иде. “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Морзалар мәҗлесе, Татар телле язучылар берлеге, “Ак калфак” һәм башка оешмалар аерым-аерым хәрәкәт итәләр, кайбер мәсьәләләрдә фикер аерымлыклары килеп чыккалый, шуларны килештерергә, берләштерергә кирәк иде. Республика җитәкчелеге Башкортстан татарлары съезды үткәрергә карар итте, аңа әзерлек комиссиясе рәисе итеп Дәүләт җыелышы-Корылтайның Вәкилләр палатасы рәисе Миңнерәис Ишморатов билгеләнде, “Азатлык”тан Заһир Хәкимов белән мин аның ярдәмчеләре булдык. Съездның көн тәртибе, каралачак мәсьәләләр, проектлар әзерләп, атна-ун көн иртәдән кичкә кадәр утырдык.
Бөтендөнья татар конгрессының барлык 5 съездында да делегат, тәүге ике чакырылышта идарә әгъзасы, шулай ук Башкортстан татарларының барлык 4 съездында да делегат һәм мәдәният-әдәбият комиссиясе рәисе булдым.
Казандагы беренче съезд вакытында республикабыз вәкилләре Риза Магазовны, Мадриль Гафуровны, Рәүф Хәсәновны һәм мине Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте. Икенче көнне Минтимер Шәймиевның киңәшчесе Рафаил Хәкимов, Кәрим Яушев һәм мин, төн буе утырып, Татарстан белән Башкортстанның мәдәният-мәгърифәт өлкәсендәге килешү проектын төзедек. Безнең шундагы күп кенә пунктлар соңрак ике республика арасындагы гомум килешүгә дә керде.
Бөтенрусия “Мәгариф” фондының Башкортстан буенча бүлеген оештырдык, аңа “Мәгърифәт” дип исем куштык. Спонсорлар табып, хәтта сәүдә белән шөгыльләнеп, иң тәүдә татар тел-әдәбияты укытучылары өчен методик әсбаплар, арытаба татарча, урысча шигырь, проза китаплары нәшер иттек. “Мәгърифәт”тә авыл укучыларын югары уку йортларына (беренче чиратта педагогия, медицина, авыл хуҗалыгы) керергә әзерләү курслары оештырдык, алар берничә ел эшләп килде...”
Рәиф Кадим улының төрле юбилейлары уңаеннан байтак каләмдәшләре аңа шигырь багышлаган. Марат Кәримов, Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтулла, Фәния Чанышева, Рәшит Фазлыев, Рәис Риян, Фатыйх Сәйфран... Хәтта шагыйрь булмаган җитди галим Әхмәт Сөләйманов та. Ә инде тугры укучысы, дусты Марис Нәзиров остазының 50, 60, 70 яше уңаеннан шигырьләр иҗат иткән. Аның 10 ел элек язган шигыре:
“Акыл көче белән чыбыркылап
Фән тулпарын менгән узаман.
Сиксәндә дә иҗат балкышлары
Булыр әле, гомер узмаган!” — дип тәмамлана. Марис дустыбыз белеп фараз иткән бит!
Фәрит Фаткуллин.