+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 ноябрь 2021, 16:35

Шигъри җанлы, җырлы-моңлы шәхес

Архангель районының Кысынды авылыннан Раушан Хаҗиәхмәтов “Каурый каләм” республика әдәби конкурсында катнашып,  “Башкорт телендәге шигърият” номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Шигъри җанлы, җырлы-моңлы шәхес
Шигъри җанлы, җырлы-моңлы шәхес

Күптән түгел Уфада “Каурый каләм” республика әдәби конкурсына йомгак ясалды. Быел ул язучы һәм журналист Сергей Довлатовның тууына 80 ел тулуга багышланды.
Республикадан йөзгә якын кеше катнашкан мәртәбәле бәйгедә Архангель районының Кысынды авылыннан Раушан Хаҗиәхмәтов үзенең бер шәлкем шигырьләрен тәкъдим итте. Җиңүчеләр гомум җыелган баллар исәбеннән чыгып билгеләнде. Нәтиҗәдә, аның төрле темаларга язылган 15 иҗат җимеше иң яхшылар исәбенә керде һәм “Башкорт телендәге шигърият” номинациясендә беренче урын белән билгеләнде.

Раушан Хаҗиәхмәтов — Архангель районының билгеле һәвәскәр шагыйре. Туган төбәгендә узган барлык чараларның актив катнашучысы гына түгел, оештыручысы да ул. Шигъри җанлы, җырлы-моңлы шәхеснең төп эшчәнлеге мәдәният өлкәсе белән бәйле – өч дистә елга якын Кысынды авылы мәдәният йортына җитәкчелек итә. Шушы җирдән, шушы туфрактан ул, шуңа туган төбәгенең сулышын тоеп эшли, авылдашларының тормыш-көнкүрешен тагын да чагурак итү өчен күп көч сала. Бер яклап, моны авылдашларының рәхмәт сүзләре дәлилләп торса, биредәге мәдәни тормышның никадәр җанлы баруын социаль челтәрләр аша да күзәтергә мөмкин. Табадан гына төшкән кайнар иҗат җимешләре белән дә нәкъ шунда сыйлый ул үзенең укучыларын.
Раушан Фәйзрахман улының мәдәният өлкәсендә бүген уңышлы, зур казанышлар яулап эшләвенә бер дә гаҗәпләнәсе юк. Кечкенәдән иҗатка тартылып үссә дә, мәдәният өлкәсенә урау юллар белән килеп керә. Туган авылында — башлангыч, Кызыл Җилем мәктәбендә урта белем ала. 1988 елның июнендә армия сафына чакырыла һәм Красноярск краенда эчке гаскәрләр сафларында ил алдындагы бурычын үти. Аннан кайткач, Архангель авылының 145нче һөнәрчелек училищесын тәмамлап, хезмәт юлын Карташовка авылы кибетендә сатучы булып башлый. 1993 елда Кысынды авыл клубына җитәкче итеп эшкә чакырыла. Мәдәният техникумында куючы-режиссер белгечлеге алып чыга. Бүген ул үзенең тормышын иҗатсыз, сәхнәсез күз алдына да китерә алмый, бу инде күптән аның тормыш мәгънәсенә әверелгән.
Горурланырлык уңышлары да бихисап Раушан Фәйзрахман улының: мәдәният учагы диварларында эленеп торган күпсанлы Дипломнар, Мактау грамоталары шул хакта сөйли. Аның тормышчан, шул ук ваккытта хисләргә бай шигырьләренә республиканың билгеле композиторлары Нурия Абдуллина, Флера Шәрипова, Риф Бикбаев, Хәлил Биктимеров һәм башкалар көй язып, бүген бу җырларны билгеле артистлар башкаруында ишетергә мөмкин.
“Каурый каләм” бәйгесенә тәкъдим ителгән иҗат җимешләрен “Кызыл таң” укучылары хөкеменә дә чыгарабыз.

Сокланам, чиксез гашыйкмын туган ягым көзенә...

Их, каенкай!
Их, каенкай! Күлмәгеңне,
Мактап җырга сузарга.
Бу күлмәгең бик килешә,
Манчылган ул алтынга!

Аклыгыңны, сафлыгыңны,
Саклагансың, каенкай.
Шушы сыфатларың өчен,
Бизәгән сине Ходай!

Соңгы  күбәләк
Әбиләр чуагын син дә
Көтәсеңме, күбәләк?
Мин дә көттем, ашык-пошык
Күбәләрне күбәләп.

Кайвакытта табигать тә
Була үтә аяусыз.
Чиле-пешле өйдем инде,
Янарлапрмы ялкынсыз?

Алтын яфракларга кунып,
Җылы эзли күбәләк.
Көзләр ел да берүк булмый,

Булмый көзгә үпкәләп.

Кояш нурын хәтерләтеп,
Очып йөри күбәләк.
Өмет бар бит, матур булыр
Синең, минем киләчәк.
Һәммәбезнең киләчәк!

Көз
Алтынланган болыннардан
Урманнарны буйладым.
Учлап-учлап тамчылардан
Энҗе таштар җыйнадым.

Таң чыгының һәр бөртеге
Сөйли җәйнең көннәрен.
Тамчыларда күрәм һаман
Җәйнең барча төсләрен.

Көзге җилнең кулларында
Уйнаклый салкын камчы.
Үрмәкүчнең ауларында
Тибрәлә соңгы тамчы.

Камчылаудан чыдый алмый
Өзелде назлы яфрак.
Төрле төсле тамчылар да
Булдылар инде ап-ак.

Көзнең көне шулай инде...
Болыт йотты чуакны.
Кара чаршау каплап алды
Алсуланган офыкны.

Һәм коелды күктән җиргә

Энҗе-энҗе ярчыклар.
Керфегемә кунды кинәт,
Учлап җыйган тамчылар.

Яфрак яңгыры
Бардым әле урманнарга,
Эзләп күңелгә дәва.
Юатыпмы күңелемне,
Яфрак яңгыры ява.

Исеңдәме, икәү калдык,
Яфраклар куенында.
Сүрелмәдек, яндык бергә
Мәхәббәт ялкынында.

Талгын гына шыбырдашып,
“Тама” соңгы яфраклар.
Беләсеңме, сагындыра
Бергә булган минутлар.

Кайтып булмый үткәннәргә,
Без бит өзелгән яфрак.
Син йөрисең япа-ялгыз,
Мин дә һаман ялгызак.


Сокланам
Көзге урман. Чәчләремә
Тәңкәләр коелалар.
Барысы да бик зиннәтле:
Алтын, көмештән алар.
Тәңкәләрнең һәммәсенә
Язылган үз тарихы.
Бар аларда ай яктысы
Һәм кояшның сарысы.
Бу гомерләр яфрак кебек,
Бөреләнә, өзелә.
Сокланам,
Чиксез гашыйкмын
Туган ягым көзенә.

 

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: