+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 ноябрь 2021, 10:10

“Яшел таш”та – бииләр, “Илһам”да – уйныйлар

Чакмагыш районының Имәнлекул авылында мәдәният учагы гөрләп тора.

“Яшел таш”та – бииләр, “Илһам”да – уйныйлар
“Яшел таш”та – бииләр, “Илһам”да – уйныйлар

Чакмагыш районының Имәнлекул авылы элек-электән эшсөяр, тырыш, уңган, җыр-моңга гашыйк халкы белән тирә-якта дан тоткан. Туган җирнең шифалы суын эчеп, саф һавасын сулап, хәтфәдәй яшел үләнле болыннарда йөреп, кара тир түгеп үстергән икмәкне ашап үсүнең хикмәте тими калмый. Шушы авылдан профессор һәм фән кандидатлары, атказанган укытучы, төзүче, нефтьче, мәдәният хезмәткәрләре, композитор, Социалистик Хезмәт Герое чыгуының да сере шундадыр, минемчә.

Имәнлекул авылында туып-үсеп, сәнгать дөньясында танылу алган, йолдыз булып балкыганнары да бихисап. Күренекле композитор, Башкорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе Тәлгать Шәрипов, танылган җырчы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” Русия милли театр премиясе, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илһам Вәлиев, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Айгөл Габдуллина (ул “Туган тел” телека­налы алып баручысы да), Айнур Баянов, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәр­ләре Фәүдәт Гыйләҗев, Фәһим Вә­лиев, Гаяз Исхаков, Рамил Хафизов та шушы авылдан.
Бүген сүзебез Имәнлекул авылында туып-үскән һәм язмышын туган авылы белән бәйләгән Рамил Хафизов һәм аның гаиләсе хакында.
Рамил Гали улы, мәктәпне тәмамлаганнан соң, абыйсы үрнәгендә Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына юл тота һәм оркестр бүлегенә укырга керә. Тик, ярты ел укыганнан соң, егет кире туган авылына кайтып китә. Ике ел Уфадагы заводларның берсендә эшләгән­нән соң, күңеленең сәнгать дөньясына тартылуын аңлап, ул тагын Стәрлетамакка юллана. Бу юлы егет хореография бүле­генә керә һәм бик тырышып укый башлый. Күңелле студент елларында үзенең булачак хатынын очрата. Разалия дә шушы ук уку йортында белем ала. Оста биюче, баянчы егет чибәр кызны кулыннан ычкындырмаска була. Рамил – соңгы курсны, Разалия икенче курсны тәмамлагач, өйләнешәләр.
Разалия Хафизова Учалы районының Сәнсәр авылында туган, балачагы Ураз авылында үтә.
– Режиссер һөнәрен сайлавыма Галимә нәнәемнең һәм әниемнең йогынтысы зур булгандыр, дип уйлыйм. Авылга Сибай һәм лилипутлар театры еш килә иде. Нәнәем белән картәтием үз балалары янына тагын берничә артистны ничек сыйдыргандыр, белмим, тик авылга гастроль белән килүчеләр булса, гел аларда тукталдылар.
Авылда спектакль булган көнне клуб эче шыгрым тула. Бала-чаганы кертмиләр. Ә мине әнием гел генә үзе белән ияртеп алып бара. “Галимә апа, тагын кызыңны алып килдеңме? Ярамый бит!” – диючеләргә ул: “Спектакль караганнан бер начарлык та булмас!” – дип җавап бирә иде. Артистлар килгән көн минем өчен бәйрәмгә әверелә. Нә­нәемнең иртән артистларга мичкә куеп куян ите пешергәне, шул хуш иснең өйгә таралганы әле дә хәтердә.
Нәнәемнең оста оештыручы булганына хәйран калам. Ул юктан гына бәйрәм ясарга сәләтле иде. Яз көне бәбкә саклаган бала-чаганы җыеп, уеннар оештыра, “Сөяк” бәйрәме үткәрә, Җаек елгасында сугылган паласларны юуны да бер бәйрәмгә әйләндерә иде.
Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнинең сүзен тыңлап, товар белгече һөнәренә укырга киттем. Тик үзем документларны Стәр­летамак мәдәни-мәгърифәт училищесына илттем һәм имтиханнарны уңышлы тапшырып, укый башладым. Беренче семестр тәмамланганчы кайда укып йөр­гәнемне әти-әнигә әйтмәдем. Ә инде үзем теләгән һөнәрне сайлаганны белгәч, алар каршы килмәде, – дип сөйли Разалия Лиф кызы. – Гаилә коргач, ике яшь белгеч – ирем һәм мин Миякә райо­нының Олы Кәркәле авылына эшкә киттек. Безне анда колач җәеп каршы алдылар, эшләр өчен барлык шартларны тудырдылар. Без дәртләнеп эшләдек. Бер ел эшләгәч, Рамилнең туган якларына кайтырга булдык. Имән­лекул авыл мәдәният йортына икебезне дә эшкә алдылар.
– СССР чорында үзешчән сәнгатькә игътибар аеруча зур булды. Авылларда яшьләр дә, эшче көчләр дә күп иде. Халык та мөкиббән китеп концертларда катнаша, спектакльләрдә уйный, клуб, мәктәп гөр килеп тора иде. Авылдашлар белән бәйрәм саен концерт куябыз, спектакль уйныйбыз, мәктәптә укучы балалар белән дә шөгыльләнәбез. Икебез дә көне-төне эштә, я гастроль­ләрдә булдык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, “Яшел таш” бию ансамбле, “Хыял” театры халык исемен алды. Безнең чыгышларны үзебездә дә, күрше районнарда да көтеп алалар. Соңгы эшләребездән булган “Балконнан төшкән мәхәббәт”, “Хатын түгел – аҗдаһа” спек­такль­ләре дә бик уңышлы чыкты, тамашачы яратып кабул итте. “Илһам” үрнәкле балалар театры бик күпләргә үзләрен сәхнәдә сынап карарга, көч-сәләтләренә ышанырга ярдәм итте. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Айгөл Габдуллина, Айнур Баянов безнең театрда беренче адымнарын ясады. Чакмагыш телеви­дениесендә эшләгән Гөлназ Юлабаева-Гафарова, Дүртөйле телевидениесендә эшләгән Эльвина Васильева, зур сәхнәләрдә чыгыш ясап йөрүче Әлфия Вәлиева, Илдус Вәлиев үзешчән артист булып беренче адымнарын бездә ясады. “Илһам”ның әлеге әгъзалары арасыннан да зур сәхнәләр яулаучылар булыр дип өметләнәбез.
Районда “Яшел таш” халык бию ансамбле – катнашлыгыннан башка бер чара да үтми. Безнең бию коллективында шөгыльлә­неп, биюче һөнәрен сайлаганнар да бихисап. “Яшел таш” ан­самблендә башта – әти-әнисе, аннары балалары шөгыльләнгән гаиләләр дә бар. Форсаттан файдаланып, Илмир Юнысовка зур рәхмәт әйтәсем килә. “Яшел таш” оешканнан бирле ул, үз эшеннән тыш, ансамбльдә биюче булды. Әйткәндәй, бездә элекке биюче­ләр юк. Алар белән әледән-әле биюләр куеп, концертларда катнашабыз. Өлкәннәргә алмаш тәрбиялибез. Бию белән шө­гыльләнгән бала башкалардан аерылып тора, тәртипкә күнеккән, режимга өйрәнгән була. Гадәттә, андый балалар укуда да алдынгы, – ди Рамил Гали улы.
Тырыш, уңган, үз эшенә мө­киббән булган Разалия Хафизованы Район мәдәният йортына директор итеп чакыралар. Имән­лекул белән район үзәгенә кадәр егерме чакрым араны көн дә йөреп, Разалия ханым бу вазыйфа йөген тартырга алына. Район мәдәният йортында дүрт ел эшләгәч, гадел һәм тәртип яратучы, оештыручы сәләтенә ия, авылдашларының һәркайсын яхшы белгән Разалия Лиф кызын Имәнлекул авыл хакимияте башлыгы итеп сайлап куялар. Ул әле дә шушы җиңел булмаган хезмәтне үтәвен дәвам итә.
Авылда яшьләр күп – бу бик тә мөһим. Аларны туган төбә­гендә калдыру өчен күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, озакламый “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча йортлар төзеләчәк. Бу яңа урамга инде су һәм газ үткәрелгән, юл салынган. Шушы программага ярашлы, клуб һәм балалар бакчасы да төзеләчәк. Бу инде авылның киләчәге өметле дигәнне аңлата, – ди Разалия Лиф кызы.
Разалия һәм Рамил Хафизовлар ике ул тәрбияләп үстер­гәннәр. Алар икесе дә хокук саклау органнарында хезмәт куя. Марсель белән Вадим әти-әнисе үрнәгендә тату гаилә корып, балалар тәрбиялиләр.
“Кече киленне биетеп карап алдык”, – дип шаярта Рамил абый.
Чынында да күрше Җәмәй авылы кызы Айгөл “Яшел таш” ансамблендә озак еллар шөгыль­ләнә. Өлкән уллары Марсельнең хатыны Эмма – Балтач якларыннан. Рамил абый белән Раза­лия апа бүген дүрт оныкларына картәти, картәни булып, балаларына һәрдаим ярдәм итеп яшиләр.
– Үзебезнең балалар “алтын йозак” биге астында үсте. Кайнанамны шулай дип йөрттем. Ирем белән икебез дә сәнгать кешеләре булгач, гастрольләргә күп йөрелсә дә, балаларым өчен бервакытта да хафаланмадым. Чөнки аларның ышанычлы кулларда икәнлеген белә идем. Аллаһка шөкер, килен-кайнана арасындагы татулыкны саклап, озак еллар бергә яшәдек, – ди Разалия апа.
Хафизовлар гаиләсенең уңганлыгына, тырышлыгына сокланырлык. Аларның үз куллары белән салган йорты төзек һәм матур, ихаталары чәчәккә кү­мелгән. Абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар. “Барысына да ничек өлгерә-
сез?” – дигән сорауга Рамил абый болай җаваплады: “Хезмәт­тән тәм табып яшәргә, бер эштән дә курыкмаска кирәк. Мин җәен комбайнчы булып та эшлим. Ты­рышсаң, бар нәрсәгә дә өлгереп була”.
Әйе, Разалия һәм Рамил Хафизовлар – күпләр өчен бар яклап та үрнәк гаилә. Бәхет сере­нең татулыкта, бердәмлектә, мәхәббәттә булуы, үзләре әйт­мәсә дә, бер-берсен сүзсез һәм бер караштан аңлаула­рыннан күренеп тора.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Чакмагыш районы, Имәнлекул авылы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: