Башкортстанның бәрәкәтле җирендә туып-үскән һәм төрки халыкларның иҗтимагый аңы үсешендә тирән эз калдырган фикер иясе, татар әдәбияты классигы, күренекле дәүләт эшлеклесе, галим, тарихчы, публицист, мәгърифәтче Галимҗан Ибраһимов. Милләтебезнең горурлыгы булган, төрле төсләр белән балкып торган бу шәхес — барыннан да элек әдәбиятыбыз дөньясын гүзәл әсәрләр белән баеткан әдип.
Чагыштырмача кыска гомере эчендә ул дүрт роман, өч повесть, егермеләп хикәя, бер пьеса иҗат иткән. Болардан тыш, азатлык хәрәкәтләре тарихы, әдәбият теориясе һәм тарихы, эстетика һәм лингвистика буенча 12 фәнни хезмәт, тел һәм әдәбият буенча 10 дәреслек, 400дән артык теоретик, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләсе язган. Художестволы һәм гыйльми мирасының гомум күләме 700 басма табактан артып китә. Ул бит әле өстәл артында язып кына утырган иҗатчы һәм галим генә булмаган. Заманында халыкларыбыз арасында шактый абруй казанган, ярлы катлам мәнфәгатьләрен яклаган “Ирек”, “Безнең юл”, “Чулпан” гәзитләрен (1917-18 елларда Уфада һәм Петроградта), егерменче елларда Казанда әдәби-художестволы “Безнең юл” (хәзерге “Казан утлары”), фәнни-педагогик “Мәгариф” журналларын оештырган, аларның беренче мөхәррире булган. СССР Милләтләр эше буенча халык комиссариаты рәисе урынбасары, Татарстанның Мәгариф комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәк рәисе вазыйфаларында гаять зур һәм мөһим эшләр башкарган. СССР Сәнгать фәннәре дәүләт академиясе әгъзасы итеп сайланган, аңа “Хезмәт батыры” дигән югары исем бирелгән.
Бүген укучыларыбызга Чакмагыш районында туып-үскән галим, педагог Флорид Әгъзамовның Галимҗан Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга карата ясаган чыгышыннан өзекләр тәкъдим итәбез.
Галимҗан Ибраһимов эшчәнлегендә публицистика һәм журналистика аерым бер урын тота. Ул үзе дә күп тапкырлар зур горурлык белән: “Мин — журналист”, — дип белдергән. Аның турыдан-туры матбугатка караган хезмәтләре үзе генә дә — үтә бай, күпьяклы һәм колачлы мирас. Һәрхәлдә, аны өч юнәлештә карарга мөмкин: (матбугат теориясе); (матбугат тарихы); (матбугат практикасы). Әлбәттә, бу — шартлы бүленеш. Әлеге өч тармак бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. һәм, гомумән, Г. Ибраһимов хезмәтләренең үзенчәлеге шунда, аларда теоретик мәсьәләләр практика ихтыяҗларыннан чыгып карала, шул чор матбугаты тарихи фактлар җирлегендә тикшерелә.
Революциягә кадәрге хезмәтләрендә Г. Ибраһимов матбугатны белем чыганагы, мәгърифәт чишмәсе итеп карый. “Уфа йоклый” дигән мәкаләсендә ул шәһәр җәмәгатьчелегенең йокы хәлен, сәясәт һәм мәдәнияттән читтә торуын матбага, гәзит-журналлар һәм нәшрият җәмгыятьләре, язу-чылар булмавы белән аңлата. Һәм публицист-галим матбугатны милли үзаң формалаша башлау, рухи яктан уяну, яңарыш күренеше дип саный. “Телләре башка булса да, күңелләре бер” дигән хезмәтендә ул төрки халыкларның төрле төбәкләрдә бер үзәккә туплана баруының хәлиткеч шартлары рәтендә матбугатны да ассызыклап күрсәтә.
Г. Ибраһимов матбугат белән җәмәгатьчелек фикере диалектикасын яхшы аңлый. Мәгъ-лүм булуынча, ирекле матбугат, бер яктан, җәмәгатьчелек фикере продукты булып тора, икенче яктан, ул үзе шул җәмәгать-челек фикерен тудыра. Әдип теге яки бу иҗтимагый ихтыяҗ-ны матбугатта күтәрелгән проблемалар белән билгели. Мәсәлән, “Мәктәптә әдәбият дәресләре” дигән рецензиясендә ул милли әдәбият укытуны заман ихтыяҗы дип санап, моны җәмәгатьчелек фикере, аны чагылдыручы матбугат чыгышлары белән нигезли.
Әдип-публицист прогрессив журналистиканың халыкка хезмәт итәргә тиешлеген яхшы аңлый. “Куәт — халыкта”, — дип белдерә ул. Аның карашынча, революция җәелә барган җаваплы дәвердә матбугатның бурычы — кулдан килгән кадәр хезмәт итү, халкыбызның иң караңгы җирләрдә калган өлешләренә дә безнең хәлләрнең әһәмиятен аңлатырга тырышу. Халыкның аңлавына, үз теләкләрен белдерүенә ирешү өчен аңлы рәвештә, гайрәт һәм каһарманлык күрсәтеп көрәшергә кирәк, ди ул.
Г. Ибраһимов журналистиканың һәм журналистларның бертөрле түгеллеген ачык күрә. Ул социалистик революциягә кадәр үк инде аларның сыйнфыйлыгын һәм партиялелеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә бара. “Өченче социалистик гәзит” дигән мәкаләсендә, мәсәлән, “Кызыл байрак” гәзитенең чыгуын хәбәр итеп, аның юнәлешен социалистик, дип билгеләве белән генә чикләнергә ярамавын әйтә. Башка милләтләр тәҗрибәсенә таянып, каләм эше белән шөгыльләнү — тормыш, әдәбият һәм фәннән хәбәрдар булган талант иясе эше, дип раслый. Журналистларның тормышны тирәнрәк гәүдәләндерү мөмкинлекләрен киңәйтү юллары турында уйлана. Һәм шуларның берсен аларның махсуслашуында күрә. “Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр” дигән хезмәтендә Г. Баембәтов һәм И. Биккуловның иҗатына күз ташлап, берсенең — авыл, икенчесенең шәһәр журналисты булырлык мөмкинлекләре барлыгын һәм шул мөмкинлекләрне файдаланырга кирәклеген ассызыклый. Ул Г. Баембәтовның авыл кешесенең яшәү рәвешен тирәннән белүен, гомумән, авыл хуҗалыгы белән яхшы таныш булуын искәртә.
Әдип-публицист журналистның кыйбласы, иманы, позициясе мәсьәләсен бик җитди куя. Аның фикеренчә, бу – үзәк мәсьәлә. Ул үз йөрәгеннән килгән тәэсиргә, үз рухыннан килгән тавышка колак салырга куша. Журналист И. Биккуловның, кулга каләм алгач, як-ягына карануын, кайсы идарә өчен язганын дикъкатькә алуын, ничек язганда кемгә һәм кемнәргә ничек тәэсир итүен уйлавын, каләмне шул нокталарга каратып йөртүен гаепли. Монда сүз укучылар ихтыяҗын исәпкә алып эш итү турында түгел, ә мәсләкнең, позициянең тотрыксызлыгы, борынны җилгә тоту турында бара.
Шул рәвешле, революциягә кадәрге хезмәтләрендә үк
Г. Ибраһимов матбугат теориясе һәм практикасының әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрә, аларны уңай хәл итү юлларын күрсәтергә омтыла. Әмма аның матбугатка марксистик-ленинчыл карашлары Октябрь революциясеннән соң формалаша. Ул яңа матбугатның яңа җәмгыять төзүдәге урынын, эш принципларын һәм алымнарын, совет матбугатының беренче адымнарын, Русиядәге революцион матбугатның, бигрәк тә татар коммунистик матбугатының үсеш юлларын, реакцион матбугатның тарихын, халыкка каршы асылын, эш “принципларын” һәм “ысулларын” өйрәнеп, шуның нәтиҗәләрен фәнни хезмәтлә-рендә, публицистик мәкаләләрендә бәян итә. Революцион көрәштә актив катнашу, журналистлык тәҗрибәсенең артуы матбугатның яңа җәмгыятьтәге вазыйфасын фәнни аңлавына китерә. Г. Ибраһимов матбугатны сугыш көннәрендә — штык, парламентлар чорында — оратор, университетта — профессорның лекциясе, баррикада вакытында шрапнель (шартлап ярыла торган, күп пулялы снаряд) белән тиңли.
Галимҗан Ибраһимов татар матбугатының киң колачлы тарихчысы була. Аның бу өлкәдәге мирасы аеруча бай. Без бу мираста аерым чорлар, сыйныфлар матбугатына, аерым гәзит-журналларга, әдип-публицистлар иҗатына кагылышлы хезмәтләр, матбугат тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләрен куйган мәкаләләр очратабыз. Ул татар матбугатының барлыкка килүен хаклы рәвештә 1905 елгы революция, ул алып килгән азатлык җиле белән бәйли. Әмма ул аның элгәреләрен дә онытмый. Аны иң элек Каюм Насыйриның журналистлык эшчәнлеге кызыксындыра. Чирек гасыр буе чыгарып килгән календарьларын күздә тотып, аны көндәлек татар матбугатына нигез салучы дип атады. (“Башлангыч. Каюм бабайның йөз еллыгы”). “Беләсез, бездә татар гәзитләре тик 1905 елда гына чыга башлады, — дип язды ул. — Ләкин Каюм Насыйри бу эшкә иң башлап керешүче иде... Ул ярым гәзит, ярым журнал, ярым календарь булган мәҗмугаларын, бик мәшәкать белән булса да, ел саен алып барды”.
Монда безне, беренчедән, К. Насыйрига бирелгән бәя, икенчедән, аның календарьларына карата әйтелгән сыйфатлама кызыксындыра. Әлеге тезисны фәнни нигезләү өчен (һәм, гомумән, матбугат тарихын булдыру максатында да) К. Насыйри календарьларын җентекләп өйрәнергә кирәк. (Бу җәһәттән беренче тәҗрибә ясалды. Әбрар Кәримуллинның “Әйдә халыкка хезмәткә” китабы, Казан, 1985 ел, 11-26нчы битләр). Г. Ибраһимов 1905 ел тәэсирендә барлыкка килгән татар матбугатын тикшерүгә аеруча зур игътибар бирә. Ул төрле сыйныф һәм социаль катлауларның мәнфәгатьләрен чагылдырып, Русиянең байтак шәһәрләрендә барлыкка килгән татар гәзит-журналларын типларга аерып өйрәнә. Гомумән, революциягә кадәрге матбугатның типологиясен эшләүдә Г. Ибраһимовның теоретик һәм тарихи өлеше гаять зур була.
Быелгы премия кемнәргә тапшырылачак?
Авыргазы районы хакимиятендә район башлыгы Арслан Шәһәретдинов җитәкчелегендә 2021 ел өчен Галимҗан Ибраһимов исемендәге муниципаль премияне бирү буенча комиссия утырышы узды.
Премия әдәбият, сәнгать һәм халык иҗаты үсешенә зур өлеш керткән, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торган, оригиналь автор стиленә ия булган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
Беренче премия Галимҗан Ибраһимовның иҗатын һәм биографиясен өйрәнүгә зур өлеш керткән һәм ике томлы “Галимҗан Ибраһимов – документларда” фәнни-популяр басмасы (2020 ел, Казан, “Җыен” нәшрияты) өчен галим, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедия үзәге баш фәнни хезмәткәре, якташыбыз, Башкортстанның Балтач районында туып-үскән Рәмил Фәнәви улы Исламовка бирелде.
Икенче премиягә Авыргазы районы халкы арасында озак еллар мәдәни-мәгърифәт эшчәнлеге белән шөгыльләнгән һәм Галимҗан Ибраһимовның иҗади мирасын актив пропагандалаган, алар өстендә җентекле тикшеренүләр алып барган китапханәче, хезмәт ветераны, озак еллар Авыргазы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры булып эшләгән Замера Гыйндулла кызы Хөсәенова лаек булды.
Премияләрне тапшыру тантанасы 12 мартта, язучының туган көнендә, кече ватаны – Солтанморат авылында узачак.
Сәхифәне Фәрит Фаткуллин әзерләде.