+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бу китаплар укылып тузып бетсен!

Уфада әдәбиятыбыз классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар үтте.

Бу китаплар укылып тузып бетсен!
Бу китаплар укылып тузып бетсен!


Үткән җомгада Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында шушы юбилейны билгеләү кысаларында әдипнең 15 томлык академик басмасының һәм “Татар әдәбияты тарихы” 8 томлыгының исем туе үткәрелде. Бу чара шулай ук университетның — 55, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 30 еллыгы белән дә туры килде.

Кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов җыелучыларны тәбрикләп кереш сүз әйтте һәм сөйләшүне алып барды. “Пандемия белән бәйле ике ел аралашмый торганнан соң, ниһаять, менә шундый составта бик тә шатлыклы вакыйга уңаеннан җыелыштык, — диде ул. — Бүген без, шушы чарада катнашучы галимнәр, укытучылар, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият һәм матбугат вәкилләре, бу залны 15 томлык һәм 8 томлык китап­лар нурландырып җибәрүенең шаһиты булып торабыз. Ул уникаль басмаларны безгә бүләккә Казаннан хөр­мәтле кунаклар алып килде”.
Университетның Филологик белем һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Халидә Галимова котлау сүзе белән мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Башкортстан җирендә туган байтак талант ияләре татар, урыс һәм башка әдәбиятларны үстерүгә дә зур өлеш керткән. Бу талантлар йолдызлыгында Галимҗан Ибраһимов исеме аерым бер яктылык биреп тора. Казандагы аның исемен йөртүче Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм менә бу кафедра коллективы яхшы хезмәттәшлек итә. Шундый зур хезмәт башкарып чыккан өчен коллегаларга рәхмәт!”
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Икъсанова да Башкортстаннан чыккан һәм татар әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен үстерүгә фидакарь хезмәт иткән тарихи шәхесләрнең, шулай ук әле илһамланып иҗат итүче байтак якташларыбызның исемен олы хөрмәт белән телгә алды. Аларның әдәби иҗаты, фәнни эшчәнлеге, шул исәптән бүгенге чара да ике республика, ике милләт арасын якынайтуга хезмәт итүен билгеләде.
Галимҗан Ибраһимов әсәрләре һәм хезмәтләренең күптомлыклары тарихы түбәндәгечә. Җиде том итеп план­лаштырганның 1929-30 елларда икенче, бишенче, алтынчы томнары гына дөнья күрә. Сайланма әсәрләренең, планлаштырылганча, барлык биш томы 1933-34 елларда басыла. Күздә тотылган дүрт томның икенче һәм өченче томнарын укучылар кулларына 1936 елда гына ала. Аннары — бу исем оныттырылырга тырышылган ике дистә ел.
Әдип исеменең һәм иҗатының халкыбызга яңадан кайтуын мин инде хәтерлим, беренче сыйныфка укырга төшкән идем. 1956-57 елларда нәшер ителгән зәңгәр тышлы өч томны Солтанморат, Әпсәләм, Корманай авыллары кешеләре кулдан-кулга йөртеп укулары һаман күз алдымда.
Галимҗан Ибраһимовның тууына 80 ел тулуга әзерлек эшләрендә дә катнашырга туры килде. Солтанморат урта мәктәбендә укый идем. Ул вакытта язучының якын туганнары, аны күреп белүчеләр исән иде әле. Аларның истәлекләрен язып алдык, әдип әсәрләренә иллюстрацияләр ясадык, һәртөрле конкурслар, викториналар оештырылды. Укытучыларыбыз җи­тәкчелегендә мәктәпнең бер бүлмәсен музей итеп эшләдек. Кемнәр генә килмәде мәктәпкә ул чорда! Казаннан Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, Афзал Шамов, Ләбибә Ихсанова, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рәдиф Гаташ, Уфадан Сәгыйть Агиш, Наҗар Нәҗми, Йосыф Гәрәй, Фәрит Исәнгулов... Алар белән очрашулардан алган тәэс­соратлар күпме!
Җитмешенче еллар башында әдәби даирәләрдә Галимҗан Ибраһимовның уналты томлыгы турында сүзләр йөри иде. Әмма бу күләм яртылашка гына калган булып чыкты. Сигез томны нәшер итү 13 елга (1974-87) сузылды. Аның бишенче томын ничек зарыгып көткәнлегемне һич онытасым юк. Башкорт дәүләт университетын читтән торып тәмамлаганда якташ әдипнең революциягә кадәрге әдәби тәнкыйть эшчәнлеген анализлаган диплом эше яза идем. Әлбәттә, кулда булган, гомум мәгълүм материаллар белән дә башкарып чыга ала идем. Казанда менә-менә басылып чыгачак бишенче томда моңарчы билгеле булмаган бик күп материал тупланган икән, дип ишеткәч, диплом эшемне тулыландырасым килде. 1979 елның марты иде бу. Көтә-көтә аптырагач, бер атналык отпуск алып, самолет белән Казанга очкан идем. “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) гәзите җитәкчелеге ярдәме белән “Татарстан” кунакханәсенә урнаштым. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре җылы каршылап, зур ярдәм күрсәтте. Томның кулъязмасы әле нәшриятка да тапшырылмаган булып чыкты. 616 битлек томга кергән әдәби тәнкыйть материалларын нәшриятка тапшырылганчы ук укып чыгып, күп кенә өлешләрен күчереп яза алдым. Шуны да әйтәсе килә, томның басылу датасы “1978 ел” дип куелса да, ул 1979 елда да чыгып өлгермәгән иде әле.
Үткәннәргә сәяхәт менә шундый. Ә хәзер М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үткән исем туена әйләнеп кайтыйк. Арытабангы чыгыш ясаучылар 15 һәм 8 томлыклар өстендә эш ничек баруы белән таныштырып үтте. Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге гыйльми хезмәткәре Фәния Фәй­зуллина болай диде: “15 том­лыкның исем туе, әдипнең юбилеена туры китерелеп, беренче тапкыр сезнең алда үткәрелә. Класси­гыбызның моңарчы басылмаган язмалары күп булган икән әле. Мәсәлән, шундый 74 мәкаләсе бу тупланмага кертелде. Баш­кортстанның Милли китапханәсе хезмәткәрләре “Ирек”, “Чулпан” гәзитләрендә басылган кайбер чыгышларын табып бирделәр, рәхмәт аларга! Шулай ук “Безнең көннәр” романының, “Татар хатыны ниләр күрми” по­вестеның ике вариантын да бирдек, чөнки алар бер-берсен кабатламый, авторның иҗади үсешен, фикерләве тирәнәюен күрсәтә”.
Шул ук институтның әдәбият гыйлеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, алдыбызга бүген килеп баскан сорауларга да бөек әдипнең бер гасыр элек язганнары җавап бирә. Казан галиме шулай ук “Татар әдәбияты тарихы”ның 8 томлыгының үзенчәлекләренә тукталып үтте.
Шушы 8 томлыкта якташларыбыз иҗаты ничек яктыртылганлыгы, Башкортстандагы татар галимнәренең бу тупланманы эшләүдә ничек катнашуы турында университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина сөйләде.
Филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмиров бәяләп бетергесез шушы томлыкларны эшләү­челәргә, университетка аларны бүләк иткән хөрмәтле кунакларга рәхмәт әйтте. Үзенең мәктәп елларында “Тирән тамырлар”ны укытучының дәрестә ничә көн буе кычкырып укуын, Галимҗан Ибраһимовның башка әдәбиятларга йогынтысын искә төшерде.
8 томлыкны эшләүдә актив катнашкан хезмәттәшләребез, филология фәннәре кандидатлары Илдус Фазлетдинов белән Дилбәр Булатова фикер уртаклаштылар. “Өмет” гәзите журналисты Алсу Төхвәтуллина да үзенең рәхмәтен һәм теләкләрен җиткерде. “Мондый китаплар музей экспонаты, стенд бизәге булып кына тормасын, кулдан-кулга йөртелеп укып тузып бетсен иде”, — диде ул.
Бу теләккә кушылмау мөмкин түгел!

Фәрит Фаткуллин,
Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиянең беренче (1996 ел өчен) лауреаты.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: