-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2022, 12:30

"Ике аккош" елдан-ел югарырак оча

Кичә "Ике аккош" Бөтенрусия конкурсының Гала-концерты узды.

"Ике аккош" елдан-ел югарырак оча
"Ике аккош" елдан-ел югарырак оча


"Ике аккош" конкурсы Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм аның ире, композитор, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган.

“Ике аккош” бәйгесе тугыз ел дәвамында Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән республиканың Мәдәният министрлыгы, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре ярдәме белән оештырылып килә. Оештыру эшләрендә Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәрдаим ярдәм күрсәтә. Быел бәйге Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән дә үткәрелде.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева һәм башкалар катнашты.

Традиция буенча җиңүчеләрнең исеме Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында игълан ителде. Аннан соң сәхнәдә конкурста җиңүчеләр, финалистлар һәм танылган артистлар чыгыш ясады.

Конкурсның төп шартларының берсенә ярашлы, катнашучы вокалистлар - Фәридә Кудашева репертуарыннан ә, уен коралларында уйнаучылар виртуоз музыкант Бәхти Гайсин әсәрләрен башкара. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде һәм быелгы төп бүләк - Гран-при җырчы Айдар Шәфигуллинга һәм "Ак табын" халык уен кораллары ансамбленә бирелде.

Бу көнне оештыручыларга рәхмәт сүзләре, җиңүчеләргә бүләкләр дә күп булды. Бу хакта тулырак "Кызыл таң" гәзите битләрендә укырга мөмкин булачак.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в