+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 декабрь 2022, 10:25

Безнекеләр - җиңүчеләр сафында!

Кичә 2022 елда Фазиль Искәндәр исемендәге халыкара әдәби премия лауреатларының исемнәре билгеле булды

Безнекеләр - җиңүчеләр сафында!Безнекеләр - җиңүчеләр сафында!
Безнекеләр - җиңүчеләр сафында!


Жюри карарын конкурсны оештырган Рус ПЕН-үзәгендә игълан иттеләр. "Проза» категориясендә җиңүне Санкт-Петербург язучысы Александр Мелихов яулады. «Поэзия» категориясендә иң яхшы дип мәскәүле Наталья Лясковская танылды.

Виктория Татур (Мәскәү өлкәсе) һәм Павел Кренев (Мәскәү) «Балалар һәм үсмерләр әдәбияты» категориясендә җиңү яуладылар.

"Киносценарий һәм драматургия» номинациясендә актриса һәм драматург Наталья Захарова лауреат булды. Башкортстаннан Гөлчирә Гайсәрова-Гыйззәтуллина һәм Айдар Хөсәенов, шулай ук Казаннан Әхәт Мушинский «Тәрҗемәләр» номинациясендә җиңү яуладылар.

Котлыйбыз һәм алда да иҗади уңышлар телибез!

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас