Спектакль Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллинаның юбилеена багышланды. Мелодраманың режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев. Инсценировка авторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Усманова.
Премьера көнендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы исеменнән юбилярны министр урынбасары Алмаз Сәетов тәбрикләде һәм актрисаның мәдәният өлкәсендәге зур казанышларын билгеләп үтте. Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай исеменнән котлау сүзе белән комитет рәисе Раил Әсәдуллин чыгыш ясады. “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Альбина Хәлиуллина Русия Федерациясенең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшеваның һәм үзенең җылы котлау сүзләрен җиткерде. Актриса Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе, Башкортстанның халык артисты Александр Кузьменконың ихлас теләкләрен кабул итте. Якташлары исеменнән Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллинаны Кушнаренко районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Александр Десяткин котлады.
Арытаба тамашачы зарыгып көткән премьераны карады. “Урланган яшьлек” спектакле хатын-кыз язмышы хакында. Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина төп Зөһрә ролен уйнады һәм чираттагы тапкыр үзенең таланты, осталыгы белән тамашачы күңелен яулады.
Премьерага әсәрнең авторы Зифа Кадыйрова да кайткан иде. Ул спектакльнең уңышлы килеп чыгуын ассызыклады, театр коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм юбилярга күчтәнәчләрен дә тапшырды. Тамашачы аны көчле алкышларга күмде.
Спектакльдән соң юбилярны коллегалары котлады. Театр директоры Фирзәт Габидуллин театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллинаны Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медаль белән бүләкләде.
Түбәндә күренекле драматург Наил Гаетбайның әлеге спектакль буенча рецензиясен тәкъдим итебез.
Зөһрә ИСЛАМОВА.