Юл чатында очрашкан икәү, танышмакчы булгач, берсе: “Мин Яхшыйдан”, дигәч, икенчесе: “Ә мин Начардан”, дигән. Яңа Яхшый күптән юкка чыкты, ә район үзәгенә кушылган Иске Яхшый канат куйган данлыклы шәхесләрдән республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре рәссам-педагог Мэлс Вафинга 70 яшь тулды.
Мэлсның остазлары, аны олы сәнгать юлына бастырган, үрнәк булган шәхесләр – Әхмәт Лотфуллинны – “Көтәләр”, Александр Бурзянцевны – “Каеннар”, Рәшит Нурмөхәммәтовны – “Муса Гәрәев туганнар янында”, Георгий Калитовны “Җир суты” (“Соль земли”) рәсемнәре аша танып-беләбез.
Рәссам Мэлс Вафин иҗат иткән күпсанлы рәсемнәр арасында аны төрки-татар дөньясына таныткан Батырша портреты да бар. 1755-56 елларда мөселман дөньясында беренчеләрдән Хак Тәгалә каршында яһүд, православ, язык-мәҗүси һәм, әлбәттә, Ислам диннәренең тигез булырга тиешлеген яклап яуга күтәрелгән мәшһүр якташыбыз Батырша (1715-67) рәсеме тиз арада гәзит-журналларда, фәнни-популяр китапларда таралды. Соңрак аның янында онытылып торган тарихи шәхес, Русия алып барган зур яуларда катнашкан, беренчеләрдән булып Уфа – Магнитка юлы проектын тәкъдим иткән старшина Колый Балтачев та барлыкка килде.
Туган көненә Мэлс Вафин, күпьеллык иҗади тормыш юлын барлап, нәшер иткән альбомдагы исемлектә егермеләп кеше арасында иң зур урынны укытучылар били. Алар арасында заманында әтисе Гадел агага: “Балаңны рәсем ясаудан тыйма, шул өлкәдә үсешсен ул!” дип киңәш биргән Балтач урта мәктәбенең математика укытучысы, шигъри күңелле Әхмәт ага Мазһаров та бар. Дустым, композитор Алик Локмановка, күренекле шәхесләргә дә акыллы киңәшләр биргән, үрнәк булган кеше ул Әхнәф ага. Шуңа да Мэлс Вафин иҗат иткән рәсемнәр арасында танылган укытучысы, акыл иясе мөгаллим Әхнәф Мазһаровның портретын да күрәсе килә. Бу эшне дә Мэлс Вафинга аңа гына хас зур осталык белән башкарып чыгарга язсын!
Рәиф ӘМИРОВ,
Татарстан Фәннәр академиясенең алтын медале иясе, Югары уку йортлары академиясе әгъзасы, Югары Карыш авыл Советының шәрәфле шәхесе, профессор, язучы.