Күптән түгел Уфадан Яр Чаллы шәһәренә юл төшеп, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең концертын карау насыйп булды. (Ансамбль 1999 елда мәшһүр җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла). Сәхнәдәге җырлы-биюле һәр чыгыш – кечкенә спектакль.
Искиткеч бай эчтәлекле, зәвыклы, матур тамаша йөрәкләрне җилкендерде, күңел кылларын чиртеп, уйландырды, канатландырды, илһамландырды. Ә инде югары дәрәҗәдәге концерт ахырына җиткәч, шыгрым тулы залдагы тамашачылар
артистларны сәхнәдән җибәрәсе килмичә, озак һәм дәррәү
алкышларга күмде.
Бай тарихлы ансамбль халкыбызның җыр-моңнарын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру ниятеннән гаять зур эш башкара. Ансамбльнең алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе – Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов. Бүген гәзит укучыларыбызга коллективның һәр әгъзасына зур хөрмәт белән яратып, үз итеп, “балаларым” дип дәшүче җитәкче белән язма тәкъдим итәбез.
Мәкаләне 2013 елда Татарстанда дөнья күргән “Онытырга мөмкин түгел” китабына кергән Айдар Фәйзрахмановның “Әйтер сүзем бар...” язмасыннан алынган өзек белән таныштырудан башлыйсым килә:
“1981 елда мин олуг сәхнәгә аяк атладым – бу Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры иде. 2002 елда, әле театрда эшләгәндә, миңа Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән җитәкчелек итүне тәкъдим иттеләр. Бик күп уйланулардан соң, кыюсыз гына эшкә тотындым.
Фольклор – халык иҗаты. Гасырлар буена тупланып, татар халкының үзе кебек сибелгән, чәчелгән бер гәрәбә. Мин әкрен генә шушы энҗе бөртекләрен бер җепкә тезә башладым.
Аның затлылыгына, тырышлыгына, моңына, аһәңенә гашыйк булып, мин “Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле” дигән “тукталышка” килеп җиттем. Иҗади тукталыш – ул гел эзләнүләр, табулар; күңел аша, йөрәк аша уздырган һәр җырга, биюгә, инструменталь әсәргә яңа сулыш өрү, аңа сәнгать, сәхнә аша янәдән яшәеш бирү.
11 ел мин шушы халәттә яшим, шатланам, иҗатташ дусларым, теләктәшләрем көннән-көн арта”.
Ә инде Казандагы очрашу вакытында әлеге ансамбльнең сән-гать җитәкчесе миңа коллективның үткәне, бүгенгесе хакында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
“Ансамбль эшчәнлегенә күпмедер нәтиҗә ясар чак та җитеп килә – киләсе елда безгә 25 ел була. Шуның 22 елын коллектив белән җитәкчелек итәм. Мин килгәндә ансамбльгә Илһам абый Шакиров тарафыннан кыйбла куелган иде. Ул: “Җир шарының теләсә нинди ноктасында, теләсә кайсы халык алдында “менә без татарлар шушындый” дип күрсәтерлек ансамбль булса иде Татарстанда”, – дип әйтә. Илһам абыйның шушы васыятен, аның әйткән фикерләрен, юлламасын без тормышка ашырдык дип әйтеп була, чөнки Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, дигәндә, менә шушындый универсаль ансамбль күз алдына килеп баса. Ансамбльдә барлыгы 21 кеше эшли. Бер үк артистлар җырлый да, алар бии дә, уйный да (монда мин актер осталыгын әйтәм), шул ук вакытта алар төрле музыка коралларында да уйный.
Универсаль артистлар
Универсаль артистларны тәрбияләү, аларны әзерләү, кызга-нычка каршы, бер генә уку йортында да башкарылмый. Безнең уку йортларыннан я җырчы, я биюче, я музыка коралында уйнаучы булып чыгалар. Менә шу-шы өч юнәлешнең берсе буенча белем алган яшьләр ансамбльгә килгәч, эшләү дәверендә без инде аларны яңа бер баскычка күтә-рәбез. Мин инде гел әйтеп киләм: “Башкортстанда, Татарстанда шушындый универсаль юнәлештә белем бирү төркемнәре булсын иде. Анда вокаль белем бирү, сәхнә хәрәкәте, уен коралында уйный белү дә керсен, ягъни студент универсаль артист булып чыксын”.
Ансамбльнең репертуары
Ансамбльнең репертуарында булган җырларның 90-95 проценты халык тарафыннан иҗат ителгән. Без инде онытылып барган көйләрне, җырларны халыкка янәдән кайтарабыз. Бүгенге көнгә ансамбльнең бу юнәлештә казанышлары бихисап, чөнки без табып, халыкка тәкъдим иткән бик күп җырлар яңа сулыш алып, янә яши башлады. Шунысын да әйтергә кирәк: бу җырларны Татарстан һәм Башкортстандагы фольклор ансамбльләре дә җырлый һәм мин моңа каршы түгел, киресенчә, шатланам. Үзешчән сәнгать конкурсларында безнең ансамбльнең репертуарында булган җырларны башкарганнарын еш күрәм. Кемдер сорап ала, кемдер сорап тормыйча үз репертуарына кертә. “Айдар абый, Сезнең җырларны башкарырга рөхсәт итәсезме?” – дип сораучыларга мин болай җаваплыйм: “Әгәр дә сез бу җырны башкарасыз икән, минем эшләү максатыма ирешкәнлегемне күрсәтәсез. Ә максатым – татар халык җырларының гомерен озайту, аларны яшәтү, киләчәк буынга тапшыру”.
Әлбәттә, мин, ансамбльнең җитәкчесе буларак, һәрвакыт эзләнүдәмен. Мәсәлән, берничә ел элек минем кулга беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән кешедән язып алынган архив материаллары килеп иреште. Алар аша мин “Кара урман”, “Заман” җырларының килеп чыгу тарихы белән таныштым һәм киңкатлам тамашачыга чыгардым. Шуннан соң миңа Кытайда, Үзбәкстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез-дән борынгы язмалар килә башлады. Әлбәттә, мин моңа зур игътибар бирәм һәм чиксез шат, чөнки фольклор ансамбль өчен бу – иң кыйммәтле чимал. Бүген архивымда меңгә якын материал бар. Алар арасыннан репертуар өчен сайлап ала да белергә кирәк: җырның кыйммәтен югалтмаска һәм ул заманча да булырга тиеш.
Башкорт курае
Ансамбльнең репертуарында башкорт җырлары да бар. Башкорт кураен татар фольклор ансамбленә кертү дөресме-түгелме, дигән сораулар да булды. Шуңа күрә архивларда эзләндем һәм, татар халкы да көпшәк курайда уйнаган, дигән фактларга тап булдым. Әйе, бу уен коралы татарда да булган. Архив материалларында моны дәлилләүче сурәт-ләр, язмалар да бар. Шуның өчен бу сорау үзеннән-үзе юкка чыкты.
Әмма дә ләкин шуны әйтәсем килә: башкортлар курайны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргән. Бүген Башкортстан курайчылары Европа оркестрларына кушылып уйный, курайчылар ансамбльләре бар. Бу – бик зур күтәрелеш, шуның өчен дә мин Башкортстанны бу юнәлештә чагу бер мисал итеп куям.
Гастрольләр
Ансамбль 25 ел дәвамында 30 илдә булып, 59 тапкыр чит ил-гә гастрольләр белән чыкты. Бу инде татар халкын, аның мәдәниятен, сәнгатен башка халыклар арасында таныту һәм безнең казанышларның бик зур дәлиле булып тора. Әгәр дә ансамбль чит илләргә барырлык һәм күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел икән, әлбәттә, беркая да чыкмыйча шушында гына утырырга мәҗбүр булыр идек. Ә бүген безгә Мәдәният министрлыгы, җитәкчеләребез тарафыннан һәрвакыт “яшел ут” янып тора.
Ансамбльнең гастрольләр географиясенә күз салсак, ерак һәм якын чит илләрне аркылы-буйга гизгәнебез күренеп тора. Аерым алганда, Төркиядә – 10, Гарәп Әмирлекләрендә – 7, бер-ничә тапкыр Германия, Финляндия, Литва, Франция, Төрекмәнстан, Украина, Казахстан, Польша, Тунис, Монголия, Австрия һәм башка илләрдә булдык. Бу ансамбльнең дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Мондый нәтиҗәләргә авыр хезмәт аша гына ирешеп була.
Ансамбльгә килгән һәр артисттан үзенең нинди хезмәткә тотынуын аңлау, максатлы булу, сән-гати дәрәҗәсен үстерү, камил-ләшү таләп ителә. Җыр һәм бию сәнгатен мин югары спортка тиңлим, чөнки даими рәвештә үз өстеңдә шөгыльләнмәсәң, бернинди нәтиҗәләргә ирешеп булмый.
Пандемиядән соң кайбер чит илләр белән аралар бераз өзелеп тора, шулай да, элемтәләрне тергезеп, без янә гастрольләргә чыгарбыз дип ышанам.
Яшь тамашачы
Ансамблебез белән “Пушкин картасы” проекты кысаларында бик күп чыгышлар ясыйбыз. Әйтергә кирәк, яшь тамашачылар концертларыбызны яратып карый һәм зур кызыксыну белән кабул итә. Чыгышыбыз белән балаларның игътибарын җәлеп итү – бер, ә менә аны югалтмыйча камилләштерә дә белергә кирәк. Халкыбызның фольклорына тамашачы тарафыннан булган игътибарны сүрелтмәс өчен гәзит-журналларда, радио һәм телевидение эфирларында моңа игътибарны күбрәк бүлергә кирәк. Яңгыраган эстрада җырлары белән халык җырлары арасында үлчәм булырга тиеш. Бүгенге көндә классик композиторларыбызның әсәрләре яңгырамый диярлек, бигрәк тә инструменталь әсәрләр, шул ук вакытта фольклор ансамбльләр чыгышы да күбрәк ишетелсен, күрсәтелсен, шулай ук сәнгать советлары да эшләсен иде.
Шигърият
“Олы юл әйтте” циклын 10-15 ел элек башлап җибәрдем. Монда татар классик шагыйрьләренең шигырьләре яңгырый. Әгәр дә сәхнәдән шигырьне дөрес аһәң, интонация белән укыйсың икән, ул тамашачының күңеленә тәэсир итә. Мин һәр концертымда шигырь сөйләгән чагымда күз яшьләрен сөртеп утыручыларны күрәм. Димәк, шигырь сүзләре аларның күңел кылларын чирткән, тетрәндергән.
Гомумән, концертның программасын кечкенә бер спектакль итеп төзибез. Шулай иткәндә генә тамашачы күңел халәтенә рухи азык алып чыга: хатирәләргә бирелә, күңелен моң-җыр белән назлый, баета, уңай хисләр уята.
Дуслык күпере
Мин 1985 елларда татар эс-традасында танылып киттем. Менә шул чорда миңа башкорт эстрадасы артистлары белән аралашу җитми иде. Башкорт кураен, шулай ук Башкортстанның виртуоз гармунчылары, бигрәк тә Редик Фәсхетдиновның уйнавын Татарстан радиосыннан ишетсәң, бер матур халәт була иде. Гомумән, башкорт мәдәниятенә мәхәб-бәт минем гаиләдәге тәрбиядән килә.
Аллаһның рәхмәте белән бераздан Татарстанның яшьләр җыены вәкилләре Башкортстан яшьләре белән тыгыз аралаша башлады. Менә шул чакта мин “Кәрвансарай” төркеме егетләре, Нәзифә Кадыйрова һәм башкалар белән таныштым. Бер очрашуыбызда Рәсүл Карабулатовтан башкорт курае сорап алдым һәм бер ел буена бу уен коралында уйнарга өйрәндем. Аннан соң инде “Җырлыйк әле” дигән җырны башкарганда курайны кулландым. Шулай итеп, татар эстрадасында башкорт кураен кулланучы беренче җырчы булдым.
Фән Вәлиәхмәтовның тальян гармун тартып уйнаганын күреп, мин дә илһамландым һәм үз чыгышларымда төрле уен коралларын куллана башладым. Тугандаш башкорт халкы белән аралашудан илһам чыганагы, көч алып, алга таба атладым.
Ансамбль тарихына Башкортстаннан виртуоз баянчылар Халит Фатыйхов, Айнур Фатыйхов, танылган җырчы Фәдис Ганиевның чыгышлары да язылган. Шулай ук, ансамль тарихында Башкортстанда туып-үскән артистлар да үз эзләрен калдырды. Бүген коллективта Зианчура егете Байрас Кусербаев, Бүздәктән Илдус Хәлиуллин, Салават шәһәрендә туып-үскән Азат Кадыйров һәм Уфа кызы Кадрия Исламова эшлиләр.
Әйе, сәнгатьнең милләте юк, бары тик миллилеге бар. Ике тугандаш халык арасындагы дуслык күперен ныгыту сәнгать әһелләреннән дә тора. Аллаһка шөкер, Татарстан белән Башкортстан театрлары, төрле коллективлар, җырчылар арасында алмаш гастрольләр дә еш булып тора. Без дә киләсе елда Уфа һәм респуб-ликаның берничә районында гастрольләргә чыгарга планлаштырабыз. Исән-имин очрашулар насыйп булсын!”
Зөһрә ИСЛАМОВА язып алды.
Уфа – Яр Чаллы –
Казан – Уфа.