+26 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алсу: “Мин сәхнәгә кайтам!”

Соңгы арада күпләрнең телендә булган җырчы тормышының яңа сәхифәсен ачарга җыенуын белдерде.

Алсу: “Мин сәхнәгә кайтам!”
Алсу: “Мин сәхнәгә кайтам!”

Алсуның якын планнарында — яңа җырлар, гастрольләр һәм чыгышлар яздыру. Артист энергия һәм иҗади планнар белән тулы, бу хакта ул “MK.RU” белән шатланып уртаклашкан: "Тормышта яңа борылышым башлана. Мин сәхнәгә кайтам. Гастрольләр дә, чыгышлар да, яңа җырлар да булачак», – дип белдергән ул.

Алсуның социаль челтәрләрдә язылучылары, җанатарлары аның яңа чыгышларын һәм яраткан җырчыларын сәхнәдә күрү мөмкинлеген түземсезлек белән көтүләрен билгеләп үткән.

Әйткәндәй, соңгы арада җырчы күпләрнең теленнән төшми. Моның сәбәбе — Алсу белән Ян Абрамовның никахлары таркалу. Җырчы май ахырында аерылышырга гариза бирде. Бу адымга аны иренең хыянәтләре этәргән дип фаразлыйлар. Сәхнә йолдызы инде бу уңайдан яңа җыр яздырырга да, социаль челтәрдә күпләрне шаккатырган комментарий калдырырга да, журналистларга җавап биргәндә көндәшен бик төртмәле итеп искә алырга да өлгерде.

Бүген Алсуның туган көне дә әле! Аңа 41 яшь тулды. Һәм нәкъ бүген аның никахын таркату эше буенча судның чираттагы утырышы да уза. Якташыбызга сабырлык, ниятләренең тормышка ашуын, уңышлар телик!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: