Театр һәм эстрада сәхнәсендә бердәй уңыш яулаган артистлар күп түгел. Ә менә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында андыйлар бар һәм шуларның берсе – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин.
Зур сәхнәгә беренче адымнарын Уфа сәнгать институтының икенче курсында укыганда ук ясаган Эльмир, “Нур”ның “беренче карлыгач”лары төркеме белән эшкә алына һәм бер-бер артлы матур образлар иҗат итеп, сәнгать дөньясына чума. Ә инде бераздан аның тормыш сукмагы эстрада юлына борыла. Ул шул чорда Башкортстанда иң популяр төркемнәрнең берсе – “Алтын ай”ны оештыра һәм “Агыйдел кызы”, “Юллар”, “Туган көн” кебек һәм башка популяр җырлары белән танылу ала – эстрада йолдызына әверелә. Ун елдан артык радио һәм телевидениедәге хит-парадларның беренче баскычында торганнан соң, төркем эшчәнлеген туктата. Эльмир Газизуллин кире “Нур”га кайта һәм сагынып көткән театр тамашачысын уңышлы рольләре белән сөендерә. Бүген яраткан артистыбыз гомеренең алтын юбилеен билгели. Истәлекле вакыйга уңаеннан популяр артист белән очрашып сөйләштек.
– Һәр кешенең гомер юлы бихисап сукмаклардан барлыкка килә. Иң тәүгесе, булачак шәхесне формалаштырганы – балачакта салынганнары. Әңгәмәбезне дә шул чаклардан башлыйк әле.
– Мин Стәрлебаш районының Яңгырча авылында туганмын. Әтием Яхъя Сәхи улы колхозыбызның алдынгы механизаторы булса, әнием Сания Хөснетдин кызы – укытучы. Мин гаиләдә бердәнбер бала булсам да, иркә булып үсмәдем. Әтием көне-төне колхоз эшендә, әнием – башлангыч сыйныф укытучысы, шулай ук ал-ялны белми эшләде. Әйткәндәй, ул – Башкортстанның атказанган укытучысы. Бик күп балаларны үз баласыдай укытып, тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган шәхес. Бүген ул туган нигезебезнең җылысын саклап, авылда гомер кичерә.
Әтием бик матур җырлый иде. Әнием дә җырлый һәм мандолинада оста уйный. Мине дә мәктәптә узган чараларда җырлаталар иде. Башлангыч сыйныфта укыган чагымда “Шәйморатов генерал” җыры белән беренче тапкыр сәхнәгә чыкканым истә калган. Унбер яшемдә әтием миңа баян сатып алды. Мин аңарда үзем акрынлап уйнарга өйрәндем.
Менә шулай матур гомер кичереп, яңа йорт төзегән чакта бәхетле гаиләбезгә зур кайгы килде. Әтием юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. Миңа ул чакта 13 яшь иде. Тормышым әтиле һәм әтисез чакка бүленде. Шулай да әнием белән икәү туганнар ярдәме белән йортыбызны төзеп бетереп кердек. Баянда да әтием вафат булганнан соң ныклап уйнарга өйрәндем. Күрәсең, шулай сагынуымны, юксынуымны басарга тырышканмындыр.
– Артист һөнәрен сайлау балачак хыялы идеме?
– Унберенче сыйныфтан соң документларымны Наумовка совхоз-техникумына тапшырдым. Хыялым – авылда калып эшләү иде. Тик, күрәсең, язмышым башкача язылган булгандыр – бөтенләй уйламаган җирдән сәнгать юлына алып кереп китте... Мәктәпне тәмамлаган елны Сабантуйда җырлап, беренче урынны алган идем. Районның мәдәният бүлегендә эшләүчеләрнең күзенә шунда чалынганмын да инде. “Нур” театрына беренче төркемне җыйганда, чыгышы белән Стәрлебаш районыннан булган Тальмира Байназарова сәнгать әһелләрен туган якларына алып кайта. Мәдәният бүлегендәгеләр аларга минем турыда хәбәр итә. Шулай итеп, әнием һәм үзем белән сөйләшкәннән соң, мине Уфа сәнгать институтына укырга кереп карарга күндерделәр. Документларымны техникумнан барып алдым да, институтка тапшырдым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кердем.
– Бик күпләр хыялланып та, сәнгать институтына керәлми. Сезгә уңыш үзе елмайган кебек. Уку авыр булмадымы?
– Безне искиткеч талантлы шәхес Фәрдүнә апа Касыймова укытты. Ул студентларына укытучы да, әни дә булды. Укуга килгәндә – артык авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки мин мәктәптә дә яхшы укыдым. Аннары, сабакташларым белән спектакль куеп, авыл сәхнәсендә уйнаган да булды. Җырлаганымны алда әйткән идем инде. Минем өчен иң авыры авылымны сагыну булды. Атна саен авылга кайта идем. Моны Фәрдүнә Касыймовна да белде. Шуннан мине бер атнага авылга кайтарып җибәрде. “Бар, бер атна торып килсәң, бәлки, сагынуың басылыр”, – диде. Шулай да, беренче һәм икенче курсларда туган ягымны нык сагындым.
– Ә хәзер студент елларын сагынасызмы?
– Чынлап та безнең студент еллары сагынырлык булды. Укыдык та, “Нур”да эшләдек тә. Моңа өстәп, нәкъ студент елларында мин булачак тормыш иптәшемне очратып, гаилә кордык. Гөлназ белән беренче тапкыр Уфада узган “Театраль яз” фестивалендә таныштык. Ул Стәрлетамак сәнгать һәм мәгърифәт техникумында укый иде. Икенче тапкыр бер елдан соң шул ук фестивальдә Стәрлетамакта 14 апрельдә очраштык. Безнең арада беренче күрүдән мәхәббәт уты кабынды һәм нәкъ бер айдан соң – 14 майда никах укыттык, ә туйны 30 июльдә үткәрдек. Икебезгә дә унтугыз яшь иде. Быел гаилә коруыбызга утыз ел тулды.
– Эльмир, ничек уйлыйсыз, студент чакта ук гаилә корып, “утны” һәм “суны”, көнкүреш мәшәкатьләрен бергәләп узганнарның гаиләсе ныклы буламы, әллә инде бар яклап та уйлап, утыз яшькә җиткәндә генә өйләнгәннәрнең гаиләсеме?
– Минемчә, барлык нәрсә дә кешенең үзеннән тора. Гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне аңлау, бер-береңә юл куя белү. Минем дусларым, танышларым арасында да бер күрүдән яратып өйләнешеп аерылган һәм җиде ел дуслашып йөргәннән соң гына туй ясап, бер елдан аерылышканнар да бар. Бер гаиләдә дә табак-савыт шалтырамый гына тормый, минемчә.
– “Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән сүзләр белән килешәсезме?
– Килешәм. Бу әйтем минем әтигә дә туры килә иде. Аның кебекләр турында “Кулыннан алтын йөгерә”, диләр. Нинди генә эшкә тотынса да, ул аны белеп, аңлап эш итте. Кыскасы, аның белмәгән эше юк иде. Мин үзем, кирәк булса, теләсә нинди эшне җайлап өйрәнеп, эшлим.
Әти назын юксынган чакларым күп булды. Әтиле дусларымнан хәтта көнләшә идем. Мин авылдан чыгып киткәч, ялгызы калган әниемне дә кызгана идем. Шуңа күрә дә, ул икенчегә кияүгә чыгарга карар кылгач, шатланып риза булдым. Бүген әнием Таминдар абый белән парлап дөнья көтәләр. Туган йортыбызга гаиләм белән еш кайтып йөрибез, кунак булабыз, якыннарыбызга кулдан килгәнчә ярдәмләшәбез.
– Әтиегез турындагы якты хатирәләрегез йөрәгегез түрендә сакланганы сизелеп тора. Балачактагы иң кадерле истәлегегез белән уртаклашыгыз әле.
– Әтием комбайнда эшләгәндә мин аның ярдәмчесе булып йөрдем. Кабинада икәү утырып барганда, ул зур учлары белән минем баштан яратып сыйпаганы әле дә күз алдымда.
Эшләп арыгач, без малайлар белән басу кырында ял итә идек. Менә шул чакта әтинең көчле һәм матур тавыш белән җырлый-җырлый комбайнда урак урганы басуның икенче ягына кадәр ишетелә иде...
– Эльмир, театрда уңышлы эшләп йөргән җирдән, эстрада артисты булып китәргә нәрсә этәрде?
– Һәр гаилә башлыгы кебек үк, мин дә яшь гаиләмне тиешенчә тәэмин итәргә тырыштым. Кызганычка каршы, ул чакта эш хакым әллә ни мактанырлык түгел иде, тулай торакта яшибез, балалар кечкенә. Шуңа күрә дә төрле концертларга алып баручы сыйфатында һәм җырларга чакырсалар, мин баш тартмый идем. Ул чакта беренче аудиоальбомым өстендә эшли башлаган идем инде. Җырларны яздырырга әнием дә матди яктан булышты.
Танышларымның берсе популяр артист Айдар Галимов төркеменә алып баручы кирәклеген әйтте һәм миңа барып карарга киңәш итте. Шулай итеп, “Айдар” театр-студиясендә эшли башладым. Беренче елны театрда да эшләдем, тик китәргә туры килде. Айдар Галимовның “Бәхет бит ул”, “Яшәргә икән – яшәргә” программаларында алып баручы булдым, сәхнәгә җырларым белән дә чыктым. Өч ел эшләгәннән соң 2004 елда “Алтын ай” төркемен оештырып, үзаллы иҗатка тотындым. Төркемгә күбесенчә Стәрлебаш районы егетләрен һәм кызларын тупладым. Кыска гына вакыт эчендә иҗатташ дусларым белән халык арасында популярлык казана алдык, дип әйтә алам. Репертуарыбызга халык җырларын да, заманча эстрада әсәрләрен дә керттек. Әлбәттә, эстрададагы беренче адымнарыбыз җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Бу бигрәк тә матди якка бәйле иде. Шулай да, без күңелебезне биреп иҗат иттек. Җәмгысы ун – аудио, җиде видеоальбом чыгардык. Иң мөһиме – милли рухны саклап эшләдек һәм Башкортстанда да, Татарстанда да иң популяр төркемнәрнең берсенә әверелдек. Хәтта ки, Казанга күчеп эшләргә дә тәкъдим алдым, тик мин Башкортстаннан читтә яшәвемне күз алдына да китермим. Ә хәзер инде гомер юлымның шушы эстрадага багышланган чорын иң җылы хатирәләр белән искә алам.
– Тормышка ашмаган хыялыгыз, үкенечләрегез бармы?
– Тормышка ашмаган хыял бар икән, димәк, ул шулай булырга тиеш булган. Бик теләсәң, хыялны тормышка ашырып була, минемчә. Ә инде үкенечкә килгәндә, хатыным Гөлназ белән “Алтын ай”да бергә гастрольләрдә йөреп, иҗат итә алмадык. Ул бу елларда хатын-кызның табигатьтән бирелгән төп роле – әни булып, балаларны тәрбияләү, гаилә учагын саклау белән шөгыльләнде. Шулай да, иҗаттан тулысынча читләште дип тә әйтә алмыйм. Гөлназ белән бергә мәҗлесләр алып барабыз, концертларда дуэт белән җырлыйбыз. Гаиләбездә өч кыз тәрбияләп үстердек. Элиана үз гаиләсен корып, безгә онык бүләк итте. Энҗе – һөнәре буенча эшли, ул Эчке эшләр министрлыгында тикшерүче. Төпчегебез Таңсылу – әлегә студент.
– 2016 елда Сез кире “Нур”га кайтасыз. Ни сәбәп белән “Алтын ай” сәнгать төркеме таркалды?
– Мин йолдызнамә буенча “Үлчәү” йолдызлыгында туганмын. Шуңа күрәдер, ясар адымымны, эшләремне үлчәп эшләргә тырышам.
Без эшли башлаганда эстрадада берничә танылган җырчы булса, 2012 елда, “Алтын ай” сәнгать төркеме эшчәнлеген туктатканда, авыл клублары да көн саен гастрольләр белән шыплап тутырылган иде. Халыкка бу инде кызыклы түгел иде...
– Кире театрга кайтып, яңадан эш башлау ничек бирелде?
– Коллектив яхшы кабул итте. Үземә дә театрдан аерылып тормаганмын кебек тоелды. Бер-бер артлы матур образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирелде.
– Эльмир, читтән караганда Сез мөлаем йөзле, һәрчак елмаеп торган йомшак күңелле кешегә охшагансыз. Режиссерлар да рольләрне тышкы типажга карап бирүчән. Моның белән килешәсезме?
– Әгәр дә артист табигатенә хас рольләрне генә башкара икән, димәк аның иҗади үсеше туктала. Үзем турында шуны әйтәсем килә – кыяфәтем белән йомшак күренсәм дә, холкымда кызулык та бар. Бенефис спектакле итеп куелган “Мәхәббәт элмәге”ндәге ролем – нәкъ холкыма туры килгән һәм хыялымда йөрткән җырлы рольләремнең берсе. Ә инде театрыбызда күптән түгел генә премьерасы булып узган “Тау” спектаклендәге Сафа – иң көчле рольләремнең берсе. Монда инде мин каты куллы һәм тискәре холыклы образдамын.
Әйткәндәй, театрыбызда эшләү өчен җитәкчеләребез тарафыннан барлык шартлар да тудырылган. Тату, дус коллективта эшләү үзе бер бәхет, минемчә.
– Эльмир, дөньяга фәлсәфи яктан караганыгыз бармы?
– Мин үземне күбрәк реалист дип уйлыйм.
– Аш-су бүлмәсе хатын-кыз өчен генәме?
– Гомумән, ашарга пешерә белмим, шуңа күрә дә аш-су бүлмәсендә бары тик Гөлназ хуҗа.
– Тормыш девизыгыз бармы?
– “Һәрвакыт алга барырга!” дигән девиз белән яшим. Тормышта ихлас булырга кирәк. Туры сүзлеләрне хөрмәт итәм, икейөзле һәм мактанчык кешеләрне яратмыйм.
* * *
Халкыбызда тирән мәгънәле “Йөргән таш шомара” дигән мәкаль бар. Эльмир Газизуллин белән әңгәмә корганнан соң нәкъ шушы әйтем искә төште. Мәкалә героем да үзе салган тормыш юлының сукмакларын ярганда тырышып хезмәт куйган, язмыш сынауларын лаеклы узган, ихласлыгын югалтмаган, кешелекле булып калган.
Эльмир Газизуллинның тәүге җыр альбомы “Җырым белән бәхетле мин” дип атала. Ә бүген инде ул узган гомер юлына берникадәр нәтиҗәләр ясап, бары тик ике сүз белән хаклы рәвештә “Мин бәхетле!” дип әйтә ала, минемчә.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.
Фотолар Эльмир Газизуллинның шәхси архивыннан.