Иҗади бәйге Русиядә “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителгән 2011 елдан башлап үткәрелә. Быелгы фестиваль “Гаилә елы”на багышланды. Проектта Башкортстан, Татарстан һәм Русиянең башка төбәкләре вузларының һәм урта махсус уку йортларының вокал бүлекләрен тәмамлаучылар һәм студентлар, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.
Төрле елларда бәйгедә Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Октябрьский, Стәрлетамак, Сибай, Ульяновск шәһәрләреннән һәм Башкортстан районнарыннан яшь башкаручылар чыгыш ясады. Латвия, Грузия, Кытай, Мексика, Үзбәкстан, Көньяк Корея җырчылары да фестиваль лауреатлары булды.
Конкурсантларны Башкортстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре: жюри рәисе, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Фәрзәнә Сәгыйтова, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал кафедрасы мөдире, профессор Флүрә Килдиярова, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, “Идел” фестивале гимны авторы Урал Иделбаев, шулай ук “Идел” фестивале лауреатлары – Башкорт дәүләт филармониясе солисты Рәфис Сирусин һәм Башкортстанның атказанган артисты Зилә Бәхтиева бәһаләделәр.
Ә инде “Башкортостан” дәүләт концерт залында узган гала-концертта иң-иңнәр чыгыш ясады. Балалар, яшьләр башкорт һәм татар халык, эстрада җырларын, билгеле композиторларның классик әсәрләрен башкардылар.
Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин җыелучыларны министр Әминә Шәфыйкова исеменнән сәламләде һәм фестивальнең ике тугандаш республика арасындагы дуслык күперен ныгытуга зур өлеш кертүен ассызыклады.
Фестивальгә Татарстаннан да мәртәбәле кунаклар килгән иде.
– Ундүрт ел дәвамында барган әлеге конкурс-фестиваль ике республиканың мәдәни тормышында мөһим урын алып тора һәм ул әһәмиятле чарага әверелде. Бүген, сәнгать һәм җыр дөньясына да яңарыш чоры килгән дәвердә, милли моңны саклау зарур. “Идел” фестивале шушы максатка тугры калып килә. Әлеге фестиваль катнашучылар өчен иҗади бәйге генә түгел, планнарыбызны яшь буынга җиткерү чарасы да. Бигрәк тә алар аша иҗат әһелләренең, композитор, шагыйрьләрнең исемнәрен яңадан ачабыз. Оештыручыларга чын күңелдән олуг рәхмәтемне белдерәм. Идел елгасы тирән һәм киң булгандай, әлеге фестивальнең дә елдан-ел киңәюен, арытаба да уңышларга ирешүен телим, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Ул “Идел” башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Халыкара фестиваль-конкурсы җитәкчесе һәм оештыручысы Лилия Бәдамшинага һәм аның ярдәмчесе Диана Ногмановага Бөтендөнья татар конгрессының кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.
– “Идел” Халыкара фестиваль-конкурсының үз йөзе бар. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, хәтта, без заявкалар кабул итүне туктаткач та алар килүен дәвам итте. Быелгысының үзенчәлеген исәпкә алсак – ул балаларның күп катнашуы. Көчле педагогларның укучылары катнаша һәм, әйтергә кирәк, һәркем ныклы әзерлек белән килә, чөнки конкурс күптән танылу алды. Безнең сәнгатебез, җырыбыз, моңыбызның киләчәге ышанычлы кулларда дип әйтергә була, чөнки ел да бик көчле катнашучылар була. Бу конкурста башкорт һәм татар халык җырлары номинациясе булу да бик мөһим. Шушы җырларны тыңлап, җырлап үскән балалар киләчәктә милләтебезнең йөзек кашы булуына шик тудырмый. Шулай ук, җыр сәнгате аша туган телгә сөю дә тәрбияләнә, – диде Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.
Фестивальнең гала-концертын иң яшь башкаручыларны бүләкләүдән башладылар. Әлеге номинациядә 6 яшьтән 15 яшькәчә балалар чыгыш ясый. Кечкенә йолдызчыкларның искиткеч матур чыгышлары тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде, көчле алкышларга күмелде. Кечкенә төркемдә җиңүче дип Әминә Мортазина табылса, үсмерләр төркемендә Илназ Харисов I дәрәҗә лауреат булды.
Ә инде “Башкорт халык җырын башкаручы” номинациясендә җиңүче дип Зөлмир Закиров танылса, “Татар халык җырын башкаручы” номинациясендә Элина Сафина беренче дәрәҗә лауреат булды.
“Башкорт эстрада җыры” номинациясендә – Азамат Гобәйдуллин, “Татар эстрада җыры” номинациясендә Камил Вәлиев I дәрәҗә лауреат исемнәрен алды.
“Академик җырлау” номинациясендә Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов – I дәрәҗә лауреатлары, Аделия Латыйпова, Юй Цзяцзюнь – II дәрәҗә лауреатлары, Ильяс Сәлахов III дәрәҗә лауреат дип танылдылар.
Дуэт белән җырлаучылар арасында Юлия Усманова белән Марсель Нурисламов җиңүче булса, Алия Ильясова белән Данияр Бесаев “Тамашачылар сөюе призы”на лаек булдылар.
Концертта Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов үзенең өр-яңа җырларының берсен бүләк итүе, Башкорт дәүләт филармониясе солисты Рәфис Сирусин һәм Башкортстанның атказанган артисты Зилә Бәхтиеваның чыгышлары ямь өстенә ямь булып, тамашаның дәрәҗәсен тагын да арттырды.
Быелгы гала-концертны да фестивальнең алыштыргысыз алып баручылары – Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Галия Вахитова һәм радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров бизәделәр.
Бу көнне сәхнәгә чыгучы һәркем оештыру комитетыннан һәм фестиваль партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр алды.
Башкортстанның һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган фестиваль тарих битенә язылды һәм XV юбилей фестивале дә шушындый ук югары дәрәҗәдә үтәр дигән өметләр уятты.
Зөһрә ИСЛАМОВА.