

- Күпмилләтле республикабызның бай мәдәни традицияләре бар. Билгеле бер тарихи дәвамлылык бар, - диде төбәк җитәкчесе. - Салават Юлаев һәйкәле - безнең үзенчәлекле истәлекле урыныбыз. Бу үзенә күрә символ, халык җаны. Ул шул исәптән безнең Гербта да сурәтләнгән. Хәзер монумент авария хәлендә, һәм аның язмышы зур борчу тудыра. Без катлаулы дискуссияләр, фикер алышулар уздырдык һәм җәмгыятьне скульптураның реставрациягә мохтаҗ булуына ышандырдык. Бездә инде техник экспертиза әзер, якындагы планнарда – эшләргә рөхсәт алу. Махсус комиссия җәмәгать күзәтчелеген башкарачак. Безгә ярдәм итүегез өчен рәхмәтлебез, һәйкәлне реконструкцияләүдә сезнең турыдан-туры катнашуыгызга өметләнәбез. Сезнең компетенциягез һәм тәҗрибәгез безнең өчен бик мөһим.
Василий Церетели ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм Салават Юлаевка куелган һәйкәлне реставрацияләүгә Русия Сәнгать академиясенең иң яхшы белгечләрен җәлеп итәчәген билгеләп үтте.
- Бу җаваплы эш. Безнең инде зур тәҗрибәбез бар – без катлаулы проектлар башкардык, шул исәптән Христос Коткаручы храмы буенча. Һәм бу мәдәни мирас объектына бик җаваплы карыйбыз, барысын да югары дәрәҗәдә башкарачакбыз. Бу байлык гасырларга сакланырга тиеш, - дип ассызыклады Василий Церетели.
Башкортстан Башлыгы шулай ук Русия сәнгать академиясенә «Зураб Церетели сәнгать галереясе» музей-күргәзмә комплексында Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның «Хәтер адресы – Воскресенское» күргәзмәсен оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның 8 маеннан 1 июненә кадәр Мәскәүдә Воскресенск картиналар галереясе коллекциясе экспозициясе уза – 100дән артык рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декорация сәнгате әсәрләре. Алар 1939-1986 елларда Мәләвез районының Воскресенское авылында 1941-1943 елларда яшәгән дөньякүләм танылган урыс рәссамнары тарафыннан иҗат ителгән.
Очрашуда Уфада Русия Сәнгать академиясенең филиалын ачу мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Василий Церетели Башкортстан җитәкчелеге башлангычын хуплады. Радий Хәбиров төбәкнең Мәдәният министрлыгына кирәкле документация һәм бина әзерләүгә керешергә кушты.
Соңыннан журналистлар белән әңгәмә булды.
Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.