+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 гыйнвар 2017, 02:00

Гомереңме, шаурмамы?

Яңа ел бәйрәмнәрендә Уфада шаурма сатылучы киоскны талаганнар. Эчеп алган ханым кирпеч белән сатучыга ташланган. Шаурма пешеп өлгер­мәгәнгә, ун мең сум акча алган. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре бик тиз килеп җитеп, җинаятьчене кулга алган. Көнчыгыш ашханәсен үз итүче 24 яшьлек хатын моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Ул барын да тәфсилләп сөйләп биргән. Кичен аның нык итеп ашыйсы килгән. Шул ук вакытта, кесәсендә бер тиен дә акча да булмаган. Нәтиҗәдә, шаурманы көч кулланып, талап алырга булган. Хәзер ул җәза билгеләүне көтә.

Читайте нас: