Благовещенда – яңа гыйбадәтханә
Раштуа бәйрәме көнне Благовещен шәһәрендә “Благовещение Пресвятой Богородицы” чиркәве ачылды, беренче чаң тавышлары яңгырады. Гыйбадәтханә шәһәр халкы һәм иганәчеләр акчасына алты ел төзелде.Тантанада район һәм шәһәр хакимияте башлыклары Фәрит Фазылов һәм Рөстәм Бадыкшанов катнашты, төбәк православие дине тарафдарларын тәбрикләде.Протоиерей Сергей Катаев үткәргән бәйрәм гыйбадәтендә алма төшәр урын да юк иде.