+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 гыйнвар 2017, 02:00

Мөселман шигырь бәйгесе башланды

Мәскәүдә XI Бөтенрусия мөселман шигырь бәйгесе башланды. Бәйгене Русия мөфтиләре шурасы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.Русия мөфтиләре шурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дистә еллар дәвамында бәйгегә меңләгән әсәр җибәрелгән. Аларда Русиядә төрле дин тотучыларның Ислам диненә карата кызыксынуы һәм тирән хөрмәте чагыла. Быел бәйгенең темасы — “Биш намаз” һәм Исламның бер баганасы булган биш вакыт намазга багышлана. Намаз – кеше белән Аллаһы Тәгалә арасындагы бөек сер. Бу сергә Изге Коръәндә һәм хәдисләрдә дан җырлана. Бу тема, төрле дәверләрдә язучыларны, шагыйрьләрне һәм рәссамнарны иҗатка рухландырган.

Читайте нас: