Пимада туплы хоккей
9 гыйнварда башкаланың 130нчы мәктәбе боз мәйданында Октябрь районы хакимияте, “Хәмзә” мәчете, 130нчы мәктәп һәм “Матрона Московская” чиркәве командалары “пимада туплы хоккей” турнирында көч сынашты. Тәнәфес вакытында командалар чәй эчеп җылынды, дусларча аралашты.130нчы мәктәп һәм “Матрона Московская” чиркәве командалары финалга чыкты. Ярышта чиркәү командасы җиңеп чыкты.