Эт һәм мәче Русия чиген боза язды
Американың Нью-Йорк шәһәреннән Таиландка очучы эт һәм мәчене ялгыш Мәскәү самолетына утыртып җибәргәннәр. Аларны Шереметьево аэропортында Русиянең авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Ак лабрадорны һәм “бурма” токымыннан булган мәчене кире АКШка озатканнар. Аларның чикне бозуына юл куелмаган.