Игътибар үзәгендә – космик экология
Башкортстанда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында космоска багышланган олимпиада узачак. Бу хакта Русиянең “Яшелләр” фиркасенең республика бүлекчәсе җитәкчесе Руфина Шаһапова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Уфада “Космик чүп-чар” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы узган. Анда Русиянең очучы-космонавты, Русия герое Михаил Корниенко катнашкан. “Түгәрәк өстәл”дә космосны чүп-чардан саклау, космик экология турында сүз барган. Чарада катнашучылар бу проблемаларның кискенлеген игътибарга алып, космик олимпиада уздырырга карар иткәннәр.