+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
21 гыйнвар 2017, 02:00

Сыер аттан ким түгел

Яңа Зеландиядә бер кыз сыерга атланып йөри. Инверкаргил шәһәрендә яшәүче Ханна исемле бу кыз кечке­нә­дән әти-әнисеннән пони алуларын сорый. Понилы булу бәхете тәтемәгәч, бозауны өйрәтә башлый. Ул чакта үзенә – җиде яшь, бозау алты айлык була. Хәзер 18 яшьлек кыз Сирен исемле бу сыеры белән теләсә нинди җайдакларны сокландыра ала. Сыер аеруча каршылыклар аша сикерергә бик ярата икән.Кыз энесендә дә сыерга мәхәббәт уяткан. Тим исемле малай беренче тапкыр Сиренга алты айлык чагында ук утырып карый.

Читайте нас: