+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 гыйнвар 2017, 02:00

Ата – бер, аналар башка

Әбиләрнең “Ахырзаман җитсә, ата – улны, ана кызны белмәс”, дигәннәре чынга аша бугай. Украинада өч кешенең ДНКсын кушу нәтиҗәсендә яралган бала дөньяга килгән. Бу ысул 2000 ел ахырында Бөекбританиядә уйлап чыгарылган һәм иң тәүдә былтыр Мексикада, чыгышы белән Иорданиядән булган гаиләдә сынап каралган. Ләкин бу очракта аталандырылмаган күкәй күзәнәкләр кулланылган. 34 яшьлек украин хатыны 15 ел буе авырга кала алмаган һәм экспериментка ризалык биргән. Сабыйның ДНКсы төшендә әти-әнисенең 25 меңләп гены булса, 37се – аноним донор ханымныкы.

Читайте нас: