Чакмагышта... вертолет җыялар
“26 гыйнварда Чакмагыш районында республика әһәмиятендәге ике конкурсның төбәк этабы үтте. Беренче конкурста мәктәп укучылары үзләрен экскурсовод ролендә сынады һәм туган якның тарихын, табигатен, мәдәниятен белүдә ярышты. Икенче конкурс “Ватан юллары буйлап” дип атала, анда туган як җирлегендә алып барылган фәнни эшләр катнашты”, – дип хәбәр итте районның Балалар иҗат үзәгеннән Наил Һадыев. Чакмагыш районы мәктәпләрендә техник түгәрәкләр дә эшләп килә. Мисалга, Чакмагыш авылында яшь конструкторлар катлаулы детальләрдән вертолет, самолет макетлары җыярга өйрәнә башлаган. Алар белән остазлары Светлана Йосыпова шөгыльләнә. Яңа Балтач авылында исә Азат Исламов балаларга