+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 гыйнвар 2017, 02:00

Кремнийга алмаш – алмаз

Германиянең Гамбург шәһәре янында үтә зур куәтле җир асты лазеры (European XFEL) төзелеп ята. Бу халыкара проектта 11 ил катнаша. Лазер төзелешенә Русия керткән өлеш 27 процент тәшкил итә. Әлеге корылма ярдә­мендә галимнәр молеку­лаларның барлыкка килүе һәм таркалуын реаль вакытта күзәтә алачак.

Илебезнең Үтә каты һәм яңа углерод материалларның технологик институты (ТИСНУМ) галимнәре лазер өчен ясалма, ягъни синтетик, алмаз нигезендә яңа буын рентген оптикасы элементларын эшләгән. Гадирәк лазерлар өчен кремнийдан ясалган оптик элементлар кулланылса, ирекле электроннар лазеры өчен алар ярап бетми икән. ТИСНУМ галимнәре бу максатта тәү тапкыр алмаз кристалларын куллана. Алар табигатьтә тиңдәше булмаган, 7 карат зурлыкка кадәр ясалма алмазлар ясауга ирешкән. Алмазның криссталл рәшәткәсе кремнийныкы кебек үк, ләкин ул бик югары җылы үткәрүчәнлек һәм радиациягә тотрыклылык белән аерылып тора.

Галимнәр “үстергән” алмазларны башка өлкәләрдә дә (рентген, спектроскопия, лазер фотохимиясе) файдалану мөмкинлеге ачыла. Бу хакта “Русия фәне һәм технологияләре“ сайты хәбәр итә.
Читайте нас: