Моңа кадәр Массачусетс университеты галимнәре кышын кояш яктысы җитмәүнең симерүгә китерүен исбатлаган иде. Тәүлекнең караңгы вакытында организмда серотонин, ягъни шатлык гормоны азрак эшләп чыгарыла икән. Ул тиешле күләмдә ясалсын өчен кояш яктысы мотлак. Серотонин эшләп чыгаруны сыр, гөмбә, карабодай, банан, шоколад, кофе, хөрмә, әфлисун, помидор кебек ризыклар тизләтә. Ягъни кеше әлеге гормон дефицитыннан котылу өчен кышын күбрәк ашарга тырыша.
Әйе, кеше организмы өчен аерым бер чикләр тәгаенләнгән, аңа һәрнәрсә таман гына кирәк: көне дә, төне дә, яктысы да, караңгысы да. Аеруча ризыкны чамалап ашау мотлак. Әнә бит, үткән елда физиология, медицина буенча Нобель премиясе алган япон галиме Йосинори Осуми да күзәнәкләрнең аутофагиягә, ягъни үз-үзләрен ашарга, сәләтле булуын тикшергән. Һәм стресс кичергәндә, мисалга, ач торганда, организмда бу процессның көчәюен ачыклаган. Нәтиҗәдә, артык яисә зәгыйфь күзәнәкләр, сәламәтләре тарафыннан йотылып, алар өчен энергия чыганагы ролен үти икән.