+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 февраль 2017, 02:00

Орнелла Мути да Русиягә күченә

Танылган актерлар Жерар Депардье, Стивен Сигал, спортчылар Рой Джонс, Виктор Ан, Роман Нойштедтер артыннан итальян актрисасы Орнелла Мути да Русия гражданлыгын алырга булды. Ул гына да түгел, 62 яшьлек актриса хәтта яшәргә дә Мәскәүгә күченергә җыена – Орнелла Мути башкаланың Остоженко бистәсеннән, Коткаручы Гайса чиркәве алдыннан гына өч бүлмәле фатир сатып алган.

Моның сәбәпләрен әллә каян эзләргә кирәкми: барысы да йөрәк кичерешләре белән бәйле. Эш шунда: картлыгы якынлашканда актриса Фабрис Керерве исемле бизнесменга үлеп гашыйк булган. Ә “кияү”нең бизнесы Русиядә урнашкан икән.

Хәер, барысын да мәхәббәткә генә кайтарып калдырып булмый. Орнелла Мутиның тамырларыннан итальян каны белән бергә, урыс һәм эстон милләтләренең каны да ага. Ул кечкенәдән урыс әкиятләрен тыңлап үсә, аның иҗаты, ул төшкән фильмнар исә русиялеләргә яхшы таныш. Мәсәлән, 1980 елда “Үзсүзлене буйсындыру” исемле фильмны күрү белән СССР тамашачылары анда төп роль башкарган актрисаны үз итте, илебезнең танылган кино осталары аңа хезмәттәшлек тәкъдим итә башлады. Данлыклы режиссер Павел Чухрай шул ук елны актриса катнашлыгында “Тормыш матур” кинофильмын төшерә.

Орнелла Мути Русия белән бәйләнешләрен беркайчан да өзмәде. 2010 елда ул Владимир Путин белән хәйрия чараларында катнашты, күптән түгел шоумен һәм җырчы Александр Ревваның “Челентано кебек” дигән видеоклибында төште. Шуңа күрә Русия тормышы Орнелла Мути өчен һич кенә дә ят түгел. Мәскәү халкы, башкала урамнары, кибетләре, мәдәният сарайлары, студияләре – барысы да актриса өчен якын һәм үз.

Русия башкаласына күченгәч, Орнелла Мути биредә күннән тегелгән аяк киемнәре салонын һәм итальян кухнясы ресторанын ачып җибәрергә ниятли. “Гаилә бюджетына хатын кеше дә үз өлешен кертергә тиеш”, – дип исәпли актриса.
Читайте нас: