+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 февраль 2017, 02:00

Ташбаш рекордчы

Пакистан спортчысы Рәшит Нәсим гадәти булмаган рекорд куйган: ул бер минут эчендә маңгае белән 43 кокосны ваткан! Мондый фантастик нәтиҗәгә ирешү өчен 30 яшьлек спортчыга осталыгын алты ай чарларга кирәк булган. Бер ел элек бу гаҗәеп кеше 60 секунд эчендә маңгае белән 210 әстерхан чикләвеге ваткан булган. “Гиннессның рекордлар китабы”на биш тапкыр эләктем. Хыялым — 50 тапкыр рекорд куеп, илемнең горурлыгы булу!” — ди спортчы.

Читайте нас: