+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
23 февраль 2017, 02:00

Кайда яхшырак?

Социо­логлар үткәргән тик­шеренүләр күрсәтүенчә, быел иң “чәчкә атучы” ил булып Яңа Зеландия табылган. Моңа чаклы җиде ел беренчелек Норвегиядә булган. Русия 149 илдән 95нче урынны били.

Аның каравы, 53 процент русиялеләр дәүләт курсын хуплый икән. Бу исемлектә иң югары күрсәткеч — Кытайда (90 процент), ә иң түбәне Франциядә (12 процент).

Русиянең үзендә үткәрелгән тикше­ренүләр күрсәтүенчә, иң югары тормыш күрсәткече Төмән шәһәрендә күзәтелә. Ул ике ел рәттән җиңү яулаган. Яшәү өчен уңайлы шә­һәрләрдән, шулай ук, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Краснодар, Екатеринбург һәм Чиләбе аталган. Ә инде аскы баскычларда — Омск, Волгоград, Тольятти, Курган, Әстерхан, Ульяновск шәһәр­ләре.
Читайте нас: