+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 февраль 2017, 02:00

Монроның уникаль фотолары ачыкланган

Күптән түгел Интернетта билгеле актриса Мэрилин Монроның моңа кадәр беркайчан да күренмәгән алты фотосы пәйда булган. Аларда Монро авырлы килеш төшкән.

Бу фотолар үткән елның ноябрен­дә Голливудтагы аукционда 2240 долларга сатылган. Уникаль фото­графияләрнең яңа хуҗасы – Тони Майклс.

Мәгълүматлардан беле­нүенчә, Мэрилин Монроның бик тә әни буласы килгән икән. Ләкин сәламәтлегендә тайпылыш булу сәбәпле, ул йөрәк астындагы сабыен өч тапкыр югалткан һәм хыялына ирешә алмаган.

Актрисаның авырлы чагындагы фотолары аның дус­ты Фрида Халлда сакланган. 2014 елда ул вафат булу сәбәпле, бу фотолар да аның милке буларак сатылган.

Монроның “кызыклы” халәтенең гаепчесе дә билгеле. Ул – актрисаның хезмәттәше, актер Ив Монтан.
Читайте нас: