+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
3 Марта 2017, 21:00

Русия — туган илем...

Элекке хоккейчы Павел Бу­ре АКШ гражданлыгыннан баш тарткан. Ул элек­тән үк Ру­сия­нең туган йорты булуын һәм аны алыштырырга җыенмавын әйтә иде. “Мин күптән хоккей уйнамыйм һәм миңа икенче граж­дан­лыкның кирәге юк. Нинди генә булуына карамастан, Русия — минем илем һәм балаларымны мин тик шушында гына үстерергә һәм тәрбияләргә җыенам”, — дигән ул.Павел Буре хоккей лигасында 1991 елдан 12 сезон дәвамында чыгыш ясый. Русия җыелма командасы составында ул Олимпиадаларның көмеш һәм бронза призеры булган, дөнья чемпионатында җиңгән.

Читайте нас