+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 март 2017, 02:00

Коралланабыз

Дөньяның корал базарында моңа кадәр булмаган җанлылык күзәтелә.

Берләшкән Гарәп Әмирлек­лә­рендә узган Халыкара оборо­на сәнәгате күргәзмәсендә экспонатлар һәм сатып алучылар саны элегә кадәр күрелмәгәнчә күп булган. Күргәзмәнең соңгы көнендә хуҗалар Франция, Америка Кушма Штатлары һәм Русиядән 5,2 миллиард долларга корал сатып алу турындагы контрактларга кул куйган.

Стокгольмдагы Дөнья проблемаларын тикшеренү институты белгечләре фикеренчә, 2012-16 елларда, “салкын сугыш”тан соңгы чорда иң күп корал сатылган.

Хәрби чуалышлар барган илләрнең күбесе корал җитештерә алмый. Америка Кушма Штатларының “бөтендөнья жандармы” булудан баш тартуын исәпкә алып, әлеге илләр күбрәк корал туплап калырга омтыла.
Читайте нас: