+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 март 2017, 18:43

Изге эш өчен акча тарата

Уфада туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче 28 яшьлек бизнесмен Стас Ермилов “Добрый миллионер” дигән хәйрия акциясе башлап җибәргән. 12 атна эчендә миллионер якташыбыз гади кешеләргә 225 мең сум акча таратып биргән.

Эшкуар атнасына бер тапкыр социаль челтәрдәге битендә биремнәр яза. Егет катнашучыларның изге гамәлләре турындагы фотоларны Интернетка куеп бара һәм атна азагында аларга 15 мең сум акча тапшыра. Бер ел эчендә егет изге гамәлләр өчен 1 миллион сум акча таратырга ниятли.
Читайте нас: