+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 март 2017, 02:00

“Евровидение-2017”гә Юлия Самойлова барачак

Моңа кадәр Киевта үтәчәк “Евровидение-2017” халыкара җыр бәйгесенә кайсы җырчы бара дигән сорау тирәсендә төрле имеш-мимешләр йөрде. Яшь җырчы Александр Панайотов, хәтта Иосиф Кобзон, Александров хоры чыгыш ясаячак икән дип фаразлаучылар да булды. Ниһаять, конкурста Русия данын яшь башкаручы Юлия Самойлова яклаячагы билгеле булды.

Юлия Коми республикасының Ухта шәһәрендә туып-үскән. Балачактан инвалидлар коляскасына утырырга дучар булган искиткеч сәләтле бу кыз 2013 елда “Фактор А” проекты финалисты буларак танылды. Ә инде 2014 елда Сочида үткән кышкы Параолимпия уеннарын ачу тантанасындагы чыгышыннан соң, аны меңләгән тамашачы үз итте, яратты, таланты алдында баш иде.

“Евровидение”дә Юлия “Flame Is Burning” композициясен тәкъдим итәчәк. Бәйгенең ярымфиналы – 9, 11 майда, ә финалы 13 майда узачак.
Читайте нас: